+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2008, 03:00

Экстремизм үтә алмас

Күптән түгел Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе оешкан җинаятьчелек белән көрәш буенча идарә белән берлектә “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” халыкара террорчылык оешмасы вәкилләренең Башкортстандагы эшчәнлегенә чик куйды. Шушы төркемнең республикадагы бүлекчәләренең төп алты оештыручысы кулга алынган. Алар экстремистик эшчәнлек алып баруда гаепләнә. Болар белән беррәттән, Башкортстанда “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” эшчәнлегенә мөнәсәбәте булган дистәдән артык кеше ачыкланган. Тикшерү барышында оешма вәкилләрендә зур күләмдә агитация-пропаганда материаллары табылган. Алар арасында “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” оешмасының суд тарафыннан экстремистик эчтәлекле дип табылган китаплары, брошюралары, аудио һәм видеоматериаллары бар.


Тикшерү-эзәрлекләү чаралары нәтиҗәләреннән шулар мәгълүм: 2005-2008 елларда Уфа, Сибай, Баймак, Салават шәһәрләрендә, Мәләвез районының Җиргән авылында “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” вәкилләре халык арасында пропаганда эшләре алып барып, үзләренең фикердәшләрен эзләгән, аларны оешма эшчәнлегенә җәлеп иткән, яшерен бүлекчәләр төзегән. Яшерен җыелышларда исә халыкны тулысынча исламлаштыру, Русиянең сәяси системасын һәм дәүләт төзелешен үзгәртү мәсьәләләре тикшерелгән. Боларга ирешү өчен пропаганда гына түгел, җиһад, ягъни террорчылык оешмасы вәкилләренең фикерләре белән килешергә теләмәүчеләргә каршы сугыш алып бару да күз уңында тотылган. Оешма вәкилләренең төп максаты — “Бөтендөнья Ислам Хәлифлеге”н төзү.
Аңлашыла, террорчылык оешмасының идеологиясе Русия һәм аеруча аның Башкортстан кебек күпмилләтле һәм күпконфессияле төбәкләре өчен зур хәвеф белән яный. Милләтара дуслык иң зур байлык саналган республикабызда мондый оешмаларның тамыр җәюенең нәтиҗәләрен күз алдына китерү дә куркыныч. Шунысы көн кебек ачык: яхшылыкка, гаделлеккә, бер-береңә ярдәмләшеп, хөрмәт күрсәтеп яшәргә өндәүче динне үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга тырышучы төркемнәрнең эшчәнлегенә юл куярга ярамый.
Әйтергә кирәк, бу — “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” вәкилләренең Башкортстанда коткы таратырга тырышуы тәүге тапкыр гына түгел. Алар инде 2001 елда ук республика хокук саклаучыларының игътибарын җәлеп иткән. Арытаба оешма вәкилләренең эшчәнлеге Уфа, Октябрьский, Туймазы, Баймак, Дүртөйле, Белорет, Сибай һәм башка шәһәр-районнарда таралыш табып өлгергән. 2005 елның августында исә Башкортстанның Югары суды карары белән “Хизб ут-Тахрир” бүлекчәсенең 9 активисты 3,5 елдан 8,5 елга кадәр иректән мәхрүм ителгән. Алар “Террорчылык”, “Җинаятьчел төркем оештыру”, “Экстремистик эшчәнлек оештыру”, “Сугыш кирәк-яракларын һәм шартлаучы матдәләрне законсыз саклау” статьялары буенча гаепле дип табылган. Соңгы пунктка килгәндә, тикшерү барышында бу кешеләрдә 4 шартлаткыч, 2 граната, сугыш кирәк-яраклары һәм халык күпләп җыелган урыннар билгеләнгән Уфа шәһәре картасы табылган. Бәхеткә, оешма вәкилләре бу кораллардан файдаланып өлгермәгән, иминлек саклаучылар бүлекчә эзенә вакытында төшкән.
Әмма тынычланырга иртә әле. Быел февральдә прокуратура органнары “Хизб ут-Тахрир” оешмасының Уфа, Салават, Дәүләкән, Мәләвез, Сибай шәһәрләрендә яшәүче 10 активистын кисәткән. Алты активистның кулга алынуы да “Хизб ут-Тахрир”ның Башкортстанда ныклап тамыр җәяргә теләве турында сөйли. Тик иминлек саклаучылар да йокламый һәм экстремистик оешмаларның эшчәнлегенә вакытында чик куела. Халык та уяу булып, җәмгыятьтә коткы таратырга тырышучыларны фаш итәргә ярдәм күрсәтсә, аларның ниятләре ният кенә булып калачак .
Читайте нас: