+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2008, 03:00

Үз йолдызын тапкан кеше

Бу дөньяга мин дә килдем бит, дип аваз салучы һәр адәм баласы үз сәләт-талантлары белән туа. Бәгъзе берәү, ни хикмәт беләндер, бу тормыштагы үз билгеләнешен, үз юлын башта ук дөрес тоялмый, ә икенче бер бәндә гомеренең ахырына чаклы җаны тартмаган шөгыль-кәсеп белән булашып маташа һәм үзенең соңгы көннәренә ризасызлык, канәгатьсезлек туплап килә. Бу хакыйкать һәркемгә кагыла. Язучылар, артистлар гына түгел, төзүчеләр, миччеләр, итек тегүчеләр дә дан казана ала. Әгәр халык арасында исемең абруйлы икән, әгәр үз хезмәтеңнән җан ләззәте табасың икән, димәк, син үз язмышыңны дөрес корасың. Һәм бу юлдан сине көнчеллек тә, киртәләр дә кире бора алмас.



В. С. Дульцев урман эчендәге ерак авылда туа. Гади авыл малаен гади язмыш көтәдер кебек тоела. Ләкин ул ниндидер сизгерлек белән үз юлын дөрес билгели һәм Социалистик Хезмәт Герое булып таныла. Унынчы бишьеллыкта (1975-1980 еллар) аның исеме Башкортстанның Хезмәт даны китабына кертелә, ә портреты бишьеллык геройлары аллеясына куела.
Район үзәгенә каршы, Караидел аръягында Абыз авылы бар. Шундый ямьле урында, геройның өендә без үткән көннәр турында әңгәмә корабыз.
— Василий Семенович, бала чагыгыз турында сөйләп үтсәгез иде?
— Мин 1931 елда Александровка авылында туганмын. Гаиләдә алты бала идек. Мин — иң өлкәне. Авылда мәктәп булмаганлыктан, өч чакрымдагы Андреевка башлангыч мәктәбендә белем алып йөрдек. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтине фронтка алдылар. Әйткәндәй, авылдашым Николай Романов та сугышка китте һәм Советлар Союзы Герое булды. Ә миңа унике яшемдә колхозчы булырга туры килде. Көчең җитәме, юкмы, сорап тормадылар, барлык эшне безнең кебекләргә йөкләделәр. Әтием 1946 елда кайтты. Ә минем бик нык укыйсым килә иде. Сугыш аркасында берничә ел укымый торганнан соң, Айдос мәктәбенә юл тоттым. Ләкин хыялым хыял булып калды. Хәерчелек комачаулады, ә укыр өчен акча кирәк иде. Хәтерем ялгышмаса, 1947 елда бәрәңге харап булды. Крестьяннар ризыксыз торып калды. Шул чакта әтием күченергә уйлады. Ул заманда бер колхоздан икенчесенә күченергә генә рөхсәт ителә иде. Безнең гаилә Ургуш ягындагы Әтәрбаш авылын сайлады. Мин колхозда сабанчы булдым, печән ташыдым, молотилкада эшләдем.
— Ә сездән бик еракта, Югары Сөян авылында, сезнең булачак тормыш иптәшегез дөньяга килгән. Өйләнүегезгә дә 56 ел тулган икән...
— Татьянаның язмышы бигрәк тә аяныч. Ул да 1931 елда туган. Әтисе фин сугышында катнашкан, яшьли үлгән. Бөек Ватан сугышы вакытында әнисез калган. Бу болай була: су аша чыкканда печән арбадан ишелеп төшә, хатын бозлы суда басып торып (аякта чабата), шул печәнне төяп маташа. Шуннан соң мантый алмый, шәм кебек эреп, бик тиз гүр иясе була. Ике бала ятим кала. Картәнисе кызны ятимнәр йортына бирми, ләкин Татьяна өчен ифрат авыр тормыш башлана. Ул колхоз басуларында чүп утый, ашлык суга, ат җигеп җир тырмата. «Атны камыт кияргә өйрәтеп кенә бетердем, аны фронтка алып киттеләр», — ди хатыным.
Тылдагы кыенлыклар фронттагыдан ким булмагандыр. Бераздан минем Татьянам фермада сыер сава башлый. Сыерлар ач, язга кадәрле абзар башындагы саламны ашап бетерәләр, яңа туган бозаулар җиргә ябышып туңа.
Буйга шактый зур күренгән унбиш яшьлек Таняны Стеклозаводка урман эшенә җибәрәләр. Ләкин аны, әле балигъ булмаган, дип, кире кайтаралар. Икенче тапкырында ул инде яшен арттырып күрсәтә. Колхозда адәм түзгесез авыр булса, урман эшен дә җиңел дип булмый. Ләкин биредә аз булса да акча түлиләр. Шуңа да кыз 1952 елда Түбән Сөяннән Комсомол поселогына, абыйсы янына качып килә. Ул чагында эштән китүе ансат булмый, ләкин ятимә кызны кызганалар, башбаштаклыгы өчен эзәрлекләмиләр. Татьяна биредә пилорамада эшли башлый.
— Ә сез үзегез бу чорда ничек яшәдегез?
— 1944 елда мине ФЗОга алдылар. Ул чакта телисеңме, юкмы, сорап тормыйлар иде. Авылдан ике егет киттек, ләкин иптәшем медкомиссия үтәлмәде. Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәренә эләктем. Ярты ел өйрәнчек булып йөрдем. Аннары үзаллы эшли башладым. Слесарь-монтажчы идем, шахталар төзедек. Урыннан урынга еш күчерәләр иде. Даими яшәгән урыныбыз булмады.1951 елда туган якка кайтырга уйладым. Бу вакытта әти-әнием дә леспромхозга күченгән иде. Әти Караидел леспромхозының Комсомол урман пунктындагы Северный мастерлык участогында балта остасы булып эшләде. Соңрак бу предприятие Магинск леспромхозы итеп үзгәртелде.
— Ә яшь йөрәкләрнең кавышкан чагы?
— Северныйда балта остасы булып эшли башладым. Татьянаны очраттым. Ничектер бик тиз аңлаштык һәм килештек. Ир белән хатын булып яшәвебезгә 24 февральдә 56 ел тулды.
— Василий Семенович, урман эше кай ягы белән сезгә ошады соң?
— Башта шуны әйтәсем килә. Колхозны урман сәнәгате белән чагыштырып булмый. Колхозда кемдер ал-ял белми көчәнә, ә икенче берәү өендә ята. Эшләгән өчен «таяк» кына язып куялар. Урман предприятиесендә исә миңа башта ук тәртип ошады, акчаны да эшләвеңә карап бирәләр. Илленче елларга кадәр безнең аяктан чабата төшмәде бит инде, ә биредә без үзебезне кеше итеп тоя башладык. Өстебезне юнәттек.
Өч елдан соң мине урманга, ботак тунаучы итеп билгеләделәр. Ул чакта балта осталарын кыш диләнкеләргә җибәрәләр иде. 1953 ел кышында агач егучы булып эшләп карадым. Мастер электр пычкысы бирде, ничек эшләргә күрсәтте. Әнә шулай, механизаторлар курсын тәмамлап, ике ел трелевкалау тракторында эшләгәннән соң, мин янә агач егу эшенә кайттым. Эш авыр, хәвефле, төгәллек һәм игътибар таләп ителә. Моңа кадәр һәркем аерым эшли иде: ботак чабучы, чокеровщик, егучы. Һәркем үзе өчен генә җаваплы. Ә алтмышынчы еллар башында бригадалар оештырылды. Тик торулар азайды.
— Сезгә пычкы тоттырган кеше ялгышмаган, шулай бит?
— Эшемне яраттым. Хөрмәт Сәйфуллин тәүге остазларымның берсе иде. Соңыннан мин аны социалистик ярышка чакырдым. Егучы (вальщик) язылмаган закон буенча бригадир да бит әле ул. Әле бер, әле икенче бригада алга чыга иде. Владимир Погадаев, Рухылбаян Сәләмов, Хәтмулла Гыйльметдинов, Мөгаллимә һәм Канифҗан Гишваровлар эшләгән безнең бригада 1961 елның 17 гыйнварыннан “Коммунистик хезмәт бригадасы” исемен йөртә башлады. Һәрберебез зур җаваплылык тоеп эшләдек. Механизатор булмаса, техникага мин утырам, мине башка кеше алыштыра ала иде. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе булсын өчен тырыштык. Кисеп аударган агач түгел, ә түбәнге складка илтеп бушатканы исәпкә языла иде.
— Һәм сезнең күкрәккә — Ленин ордены!
— Җидееллыктагы (1959-1965) удар хезмәтем өчен бирделәр. Мин һәм Хөрмәтуллин җитәкләгән ике бригада ярышып эшләдек, нәтиҗәдә план гына түгел, социалистик йөкләмәләр дә күпкә арттырып үтәлгән булып чыкты. Ләкин без аз гына алдарак идек. «Башлес» буенча беренче урынга чыкканбыз. Менә шуның өчен мине — Ленин, ә Хөрмәт Сәйфуллинны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләделәр. Бригаданың башка әгъзалары да дәүләт бүләкләренә лаек булды.
— Без сезнең Биязда эшләвегезне дә яхшы беләбез.
— Биязга барасым килмәде. Ни дисәң дә, Северныйда 13 ел яшәп өлгергән идек инде. Круш урман пунктының Бияз участогына без 1966 елда күчендек. Әтиләр анда 1964 елда күчкән иде. Биредә без, нигездә, гаилә бригадасы төзедек. Абыем Александр — тракторчы, әти — ботак тунаучы, мин, әлбәттә, пычкы хуҗасы — агач егам. Эшчеләр җитми иде. Ярдәмгә башка авыллардан кешеләр җибәрделәр. Тиздән безнең кече бригадабыз “коммунистик хезмәт коллективы” исемен йөртә башлады. Ә 1969 елда без республикада икенче булып сигезенче бишьеллык планын үтәвебез турында рапорт бирдек, дәүләткә 57 мең кубометр агач хәзерләп чыгардык. Ягъни, бишьеллык планын өч ел да ун ай эчендә үтәгәнбез, ә бишьеллык азагына, 1970 елга кадәр, тагы да 19,5 мең кубометр «яшел алтын» бирдек.
— Ә 1971 ел сезгә Социалистик Хезмәт Герое исеме алып килде.
— Бу вакытта мин каптырмалы төягечтә эшли идем. Монысы урман сәнәгатендә яңа техника иде. Башта Свердловск өлкәсенә барып, стажировка үттем. Җиңелрәк булыр дип уйлаган идем. Юк. Тәүлек әйләнәсенә эшли идем. 14 ел буена шушы техникада күпме агач төягәнмендер, күз алдына китерүе кыен. Җитештерүчәнле хезмәт өчен яхшы түли иделәр. Минем абый да шундый ук техникада эшләде.
— Ул замандагы сәясәткә ничек карыйсыз?
— Безнең хезмәт уңышларыбыз имин тормышны якынайта, дип ихлас ышана идек. Ә чын сәясәт белән мин 1971 елда, РСФСР Югары Советы депутаты булып сайлангач очраштым. Мин сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча комиссиядә эшләдем. Әгәр шулай дип әйтергә яраса, чөнки без үз эшебезне ташламадык бит, аннан азат ителмәдек. Сайлаучылар белән очрашуларны хәтерлим. Леспромхозга техника алуда ярдәмләштем. Халыкның тормышы яхшырсын, дип тырыша идем.
КПССның XXVI съезды делегаты булдым.
— Пенсиягә кадәр техникада эшләдегезме?
— Юк. Сәнәгать тогы Биязга 1987 елда килде. Аңа кадәр поселок урындагы электр станциясеннән ток ала иде. Ялга чыгар алдыннан өч ел шунда эшләдем.
— Элек Караидел леспромхозы, аннары Магинск ЛПХсы бөтен Русиядә данлы иде. Хәзер исә урман сәнәгате, урман авылларындагы тормыш бик авыр хәлдә. Сезнең бу хакта уйланганыгыз бармы?
— Әлбәттә. Туксанынчы елларда илнең икътисады көрчеккә терәлде. Аллага шөкер, хәзер ул акрынлап күтәрелә. Әлеге вакытта минем улым Биязда, җаваплылыгы чикләнгән «Озерлес» җәмгыятендә механизатор булып эшли. Монысы банкротка чыккан Магинск леспромхозының элекке Круш урман пункты була инде. Улымның тракторы иске, еш ватыла. Ә элек техника белән проблема юк иде. Хәзер сыйфатлы урман да бик аз. Ул уңайсыз җирләрдә генә торып калды. Элек бер диләнкедә сигез бригада яртышар кыш эшли идек. Түбәнге складларда агач әрәм булып ятмады. Язын ул сал белән озатылды. Шулай арзанга төшә иде, әмма экология зыян күрде. Минемчә, урман байлыгын шул ук урында эшкәртү кирәк, район җитәкчеләре бу юнәлештә эш алып бара.
— Әйткәндәй, экология турында ни әйтер идегез?
— Без эшләгән урыннарда әле 200-250 ел урман үсәсен көтәсе бар. Элек лесничестволар үсентеләр утырта иде, питомниклары булды. Әгәр диләнкегә яшь урманны шундук утыртмасаң, башта яфраклы агачлар үсеп чыга, шуннан соң гына чыршы, нарат кебек кыйммәтле агачлар баш калкыта башлый. Шунлыктан, урманны кисә тор, утырта тор инде.
— Сез Татьяна Михайловна белән менә дигән балалар үстердегез.
— Әйе, дүрт бала тәрбияләдек: Николай, Галина, Володя, Сергей. Шуңа шатмын, Сергей урман сәнәгатендә эшли. Унбер онык, дүрт туруныбыз бар.
— Узган елларга әйләнеп караганда сез нинди хисләр кичерәсез?
— Шундый данлы юл үтүемә шатмын. Әйе, безгә тормыш бәхет-шатлыкларны алдыбызга чыгарып тезеп тормады, барысын да хәләл көчебез белән таптык. Хәзер инде зарланырга сәбәп тә юк. Тормыш алга бара. Кибетләрдә җаның теләгән һәрнәрсә бар, ә акчаны эшләп алырга була. Муниципаль район хакимияте безгә өй төзеп бирде һәм берничә ел элек Абыз авылына күчендек. Монда авылдагы кебек мал асрарга иркенлек һәм шул ук вакытта район үзәгендә булган уңайлыклардан файдалана алабыз.
Читайте нас: