+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2008, 03:00

Мигрант булсаң, тәртипле һәм белемле бул!

Русия Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенә бердәм дәүләт миграция сәясәтен гамәлгә ашыру йөкләтелгән. Алар арасында ил халкы санын, Русиягә вакытлыча килгән һәм биредә яшәүче чит ил гражданнарының һәм гражданлыклары булмаган кешеләрнең миграция исәбен алып бару, Русиядән чыгу һәм илгә керү өчен паспортлар тапшыру, чит ил гражданнары арасында тикшерү чаралары үткәрү һәм башка бурычлар бар.


Күптән түгел идарә җитәкчесе урынбасары Хәмит Нәфыйков өч айлык эшчәнлеккә йомгак белән таныштыру өчен журналистлар белән очрашты. Әңгәмә яңа паспортлар темасыннан башланып китте. Бүгенге көнгә республикада халыкка Русиянең яңа үрнәктәге паспортлары тапшырылган. Ә менә алты мең кеше һаман да 1974 елгы паспортлар белән калган. Моның сәбәпләре күптөрле: кемдер паспортына кул селтәгән, чиргә тару сәбәпле ала алмаганнары да бар, кайберәүләргә дини карашлары документ артыннан йөрүне тыя. Быел идарә хезмәткәрләре 175 кешенең өенә барып, яңа паспорт тапшырган.
Чит ил паспортларына килгәндә, Башкортстанда аларны алучылар саны елдан-ел арта. Моның бер сәбәбен Хәмит Мансур улы халыкның яшәү дәрәҗәсе күтәрелү, чит илләргә чыгып йөрү теләге һәм мөмкинлеге барлыкка килү белән бәйли. Узган елның шушы чорына чит ил паспортлары 12 мең кешегә бирелгән булса, быел инде 18 меңнән артык кеше шундый документка ия.
Республикада теләгән кешегә биометрик мәгълүматлар (чип) теркәлгән яңа үрнәктәге чит ил паспортлары да тапшырыла. Аны алу өчен озаграк вакыт таләп ителә, чөнки ул Мәскәүдә эшләнә, хакы да югарырак — 1000 сум. Тиздән мондый паспортлар Уфадан тыш, Октябрьский, Нефтекама, Стәрлетамак, Сибай, Межгорье шәһәрләрендә дә бирелә башлаячак. Бүген республикада аларны 300дән артык кеше йөртә.
Миграция өлкәсендә законнар әледән-әле яңарып тора. Бу табигый, чөнки Русиягә, шул исәптән республикага килергә теләүчеләр саны елдан-ел арта. Аларны бездәге тотрыклы икътисад, имин социаль хәл, тынычлык һәм татулык та җәлеп итәдер. Быел гына 17 меңнән артык кешене сыендырганбыз. Шуларның яртысы диярлек Уфаны сайлаган, 1500 кеше фермерлык эше киң җәелдерелгән Туймазыны үз иткән, башка шәһәрләрдә урнашучылар да бар. Республикага килгән 8242 мигрантның максаты хезмәт эшчәнлеге белән бәйле, 5524 граждан шәхси чакыру буенча аяк баскан, 24е биредә белем ала. Узган елда сигез мең чит ил кешесе Русия гражданы булып китсә, быел инде 1786 кеше сафларыбызны тулыландырган.
Мигрантларга бүген республикада эшләү өчен рөхсәт алу авыр түгел. Иң мөһиме — эш белән тәэмин итүченең чит ил гражданнарын эшкә җәлеп итәргә рөхсәте булырга тиеш. Әле Башкортстанда 138 шундый оешма бар. Килүчеләрнең 57,5 проценты төзелешләрдә эшли, ә моннан ике ел элек кенә беренче урында сәүдә исәпләнгән.
Идарә хезмәткәрләре чит ил кешеләре яшәгән урыннарны даими тикшереп тора. Торак секторга, базарларга, төзелеш һәм башка объектларга аеруча зур игътибар бирелә. Кызганычка каршы, мигрантлар арасында да төрле кешеләр очрый, араларында хокук бозучылар да аз түгел. Былтыр законга каршы гамәл кылган 18 мең чит ил кешесе җаваплылыкка тарттырылган, мең кеше илдән чыгарып җибәрелгән. Быел хокук бозучыларга карата өч меңнән артык протокол төзелеп, шәһәр һәм район судлары карарлары белән 133 мигрант Русиядән озатылган. Соңгы елларда алар арасында җинаять кылучылар саны кими төшкән.
— Миграция өлкәсендә проблемалар да җитәрлек, — дип билгеләде Хәмит Мансур улы. — Әйтик, республикага килгән гражданга без ун көн эчендә рөхсәт кәгазе бирергә тиешбез, ә ул сәламәтлеге турында белешмәне утыз көн эчендә тапшыра. Кызганычка каршы, килүчеләрнең сәламәтлек торышы бик яхшыдан түгел, араларында СПИД, туберкулезлылар да бар. Чирле икәнлекләрен белгәч, без бирелгән рөхсәтне кире алырга тиеш булабыз һәм кешене эзли башлыйбыз. Законнарга мигрантның сәламәтлеген белми торып, яшәргә рөхсәт бирмәскә, дигән төзәтү кертү тәкъдиме белән чыктык.
Эшкә чакырылган белгечләрнең дипломнары булуын, мигрантларның урыс телен мотлак белүен дә шарт итеп куярга кирәк, дигән теләктә Нәфыйков. Ә, гомумән, республикада үткәрелүче сәясәт шундый: тәртипле, белемле, эшлекле гражданнарга юл һәрвакыт ачык.
Читайте нас: