+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2008, 03:00

Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып

Тормыш авырлыклар алдында бөгелеп төшмәгән, гомере буе күркәм эшләр генә эшләгән кешеләре белән матур. Андыйлар күзгә бик бәрелеп тә бармый, ә үзләре сызган туры юлдан ышанычлы адымнар белән киләчәккә атлый. Илеш торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе бухгалтеры Мөршидә Кашапова да нәкъ шундыйлардан. “Үз эшен биш бармагы кебек белә, җитәкчеләр белән сүзгә килешкәне юк, үз тәҗрибәсен яшь хезмәттәшләре белән ихлас уртаклаша, хезмәт алдынгысы, туганнары өчен өзелеп тора”, — ди аны якыннан белгән кешеләр. Шушы көннәрдә Мөршидә Кашапова “Русия торак-коммуналь хуҗалыгының почетлы хезмәткәре” исеменә лаек булды.


Мөршидә Рәис кызының эш телефоны бер минутка да тынып тормый, янына теге яки бу сорау белән кергән кешенең дә исәбе-хисабы юк. Аларның һәркайсының соравына төгәл җавап биреп утыручы Мөршидә апага карап: “Эше бигрәк тынгысыз икән”, дип уйлап куйдым.
— Кешеләр белән аралашу — үзе бер гомер. Бәлки, бу эшемне ихлас яратып башкарганга шулай тоеладыр. Өч дистә ел бухгалтер булып эшләү дәверемдә беркемгә дә тавыш күтәреп эндәшкәнем булмады. “Бухгалтер ул саннар чүпләп кенә утыра”, дисәләр дә, тәү чиратта, кешеләр белән эшли торган кеше ул. Ә алар ачык йөзле, сабыр, төгәл булырга тиеш. Шәхсән үзем гомер буе шушы принципка таянып яшәдем, — диде Мөршидә апа бу хакта сүз кузгаткач.
Мөршидә Кашапова Аккүз авылы кызы. Җиде балалы гаиләдә туып-үскән. Гаиләдә иң өлкәне. Үзеннән соң үсеп килүче алты балага күз-колак булу да аның өстендә. “Кече сеңлем буйга миннән озынрак иде. Аптырагач, чәчен урындыкка басып үрә идем”, дип исенә төшерә ул әти-әнисенә энеләрен-сеңелләрен карашкан чакларын.
Бәләкәй чагыннан ук активистка була Мөршидә. Дружина, отряд советы рәисе буларак концерт-кичәләрне оештыруда башлап йөри. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Нефтекамада бухгалтерлар әзерләү курсларында укып кайта һәм туган колхозында эш башлый. Монысының да кечкенә сере бар. Әти-әнисенә кечкенә туганнарын карашыр өчен туган җирдән читкә китми ул. Төгәл 14 елдан соң гына гаиләсе белән Югары Яркәй авылына күченә. Тәҗрибәле бухгалтерны торак-коммуналь хуҗалыгына эшкә чакыралар. Шуннан башлап 21 ел инде Мөршидә Рәис кызы шушы тармакта.
— Минем хезмәт кенәгәмдә ике генә язма бар, — ди ул яраткан һөнәре хакында сөйләгәндә. — Кайсы участокка гына билгеләсәләр дә, эшемне намус белән башкарырга тырыштым. Белемемне күтәрү максатыннан Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Берничә ел хуҗалыкта эшләгәч, баш бухгалтер вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Монысында да сынатмадым. Эшемне тиешле таләпләр нигезендә төгәл алып бардым. Предприятиенең икътисади һәм хезмәт күрсәткечләрен күтәрү буенча армый-талмый көч салдым, — ди ул.
Ире яшьли вафат булган Мөршидәгә балаларын ялгызы тәрбияләү белән беррәттән гел юлда йөрү, баш бухгалтерның өйгә ияреп кайтучы эшләрен башкару җиңелдән булмый, шуңа да ул үзен кабат гади бухгалтер итеп күчерүләрен сорый. Һәр участокта эшен җиренә җиткереп башкаручы Мөршидәнең теләгенә хуҗалык җитәкчеләре каршы килми.
— Баш бухгалтер Зөһрә Рәхимова, баш икътисадчы Рушания Яхина, кассир Җәмилә Гафарова белән озак еллар тату, бер-беребезне ярты сүздән аңлашып эшләдек. Яшь хезмәттәшем Айгөл Рәхиловага ихлас күңелдән үзем белгәннәрне өйрәтәм, — ди Мөршидә апа.
Моңа өстәп, актив җәмәгатьче дә ул Мөршидә Кашапова. Төрле елларда хуҗалыкның профсоюз комитеты әгъзасы, авыл Советы депутаты, район территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы — болары аның хезмәт кенәгәсенә язылмаган, “рәхмәткә генә эшли торган” эшләре.
Мөршидә апаның ачыклыгына, киң күңеллелегенә барлык Яркәй халкы соклана дисәм дә, һич арттыру булмас. Мөршидә Яркәйдә фатирлы булгач, һәр туганы аңа килеп сыена, башлы-күзле булганчы аның йортында яши. Кайсына акчалата, кайсына киңәш белән ярдәм итә ул. Бүген туганнарының һәркайсында Мөршидә апаларының йорт ачкычы булуы да аның туган җанлылыгына, киң күңеллелегенә ишарә. Туганнары да (аларның бишесе Югары Яркәйдә яши) апаларына бик рәхмәтле. Һәр бәйрәмне җиде туган бергә җыелып үткәрә, туй һәм башка күп чыгымнар сорый торган мәҗлесләрне бергә күтәрә. “Апабызның йөрәк җылысы барыбызга да җитәрлек”, ди бертуганнары.
Мөршидә ханымны үрнәкле әни буларак та хөрмәт итәләр. Бүген Уфада “Универсалхим” җәмгыятендә директор урынбасары булып эшләүче улы Динар, килене Дилә, кызы Лилия, кияве Рамил, оныгы Линар өчен ныклы терәк ул.
— Әнинең тырышлыгы һәм сабырлыгы алдында мин баш иям. Ялгызы безне тәрбияләп үстерү аңа җиңелдән булмагандыр. Шуңа да аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышабыз, алтынга тиң киңәшләренә һәрдаим мохтаҗбыз, — ди улы Динар.
Мөршидә апа белән әңгәмәләшкән бер сәгать вакыт эчендә аның кесә телефонына дүртме-бишме шалтырату килде. Бу вакыт эчендә туганнарының, хезмәттәшләренең әллә ничәмә төрле мәсьәләсен хәл итәргә өлгерде ул. Тынгысыз, хезмәт сөючән, ачык һәм киң күңелле бу ханымга сокланмый мөмкин түгел. Туганнарына, хезмәттәшләренә, гади кешеләргә кылган изгелекләре үзенә игелек булып кайтсын да, хезмәте китергән уңышларга куанып тыныч тормышта яшәргә язсын үзенә.
Читайте нас: