+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2008, 03:00

\"Мәктәптә наркотикларга урын юк!\"

Салават шәһәрендә ата-аналар шушы исемдәге акция кысаларында балаларын тикшерү өчен наркотестлар алачакНаркоманияне кисәтү өлкәсендә гаилә, андагы мөнәсәбәтләр, ата-аналар белән балалар арасындагы ышаныч бик әһәмиятле. Еш кына ата-ана баласының тәртибендә сәер, таныш булмаган сыйфатларны күреп урамны, мәктәпне һәм соңгы чиратта гына үзләрен гаепли башлый. Үзенең баласын ничек кенә яратса да, игътибар үзәгендә тотарга тырышса да, баланың кичерешләрен аңлау еш кына кыен була. Ата-ана өчен үз баласы иң тәртиплесе, иң яхшысы, әлбәттә. Кайбер үсмерләр шуннан файдалана. Шуңа баланың тормышында тәмәке, аракы һәм наркотиклар барлыкка килүен йорттагылар белми дә кала. “Әгәр улыгыз яки кызыгызның наркотиклар куллануы турында белсәгез, нишләр идегез?” дигән сорауга ата-аналарның 60 проценты диярлек анык кына җавап бирә алмый.


Сер түгел, бары тик ата-аналарның, мәктәп һәм вуз укытучыларының, медикларның, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, гомумән, бөтен җәмгыятьнең тырышлыгы белән генә наркомания һәм токсикомания кебек ямьсез күренешләрне кисәтүдә җитди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Менә шуны аңлау РФ Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсен, Салават шәһәр округы һәм “Салаватнефтеоргсинтез” җәмгыяте хакимиятен “Мәктәптә наркотикларга урын юк” дигән тиңдәшсез профилактик чара оештыруга этәрде дә инде.
Мәктәп, билгеле булуынча, икенче йорт ул. Биредә дә, баланың туган йортындагы кебек, барлык мөнәсәбәтләр үзара аңлашуга һәм ышанычка корылсын иде. Беренче тапкыр дәүләт структуралары һәм бизнес вәкилләре ата-аналарга балаларын наркоманиядән саклауда ярдәм итәргә, ә иң мөһиме — аларның психоактив матдәләр белән хәвефле мавыгуына юл куймаска карар итте. Салават шәһәренең барлык гомуми белем бирү учреждениеләренең “Йөрәк җылысы белән саклыйк!” лозунгы астында үткән ата-аналар җыелышларында өлкәннәр йорт шартларында балаларның организмында наркотиклар булу-булмавын билгеләүгә тестлар алды. Тест ирекле нигездә үткәреләчәк. Ягъни баласына тест үткәрүне яки үткәрмәүне ата-ана үзе хәл итәчәк.
Бу акциянең генераль партнеры — “Салаватнефтеоргсинтез” ачык акционерлар җәмгыяте бизнесның социаль җаваплылыгы турында ачыктан-ачык белдерде һәм башка эре компанияләр вәкилләрен дә шәһәрендә шундый акция үткәрүне хуплап чыгарга чакырды.
Үз хәбәрчебез.

Читайте нас: