+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 Май 2008, 03:00

Хөрмәткә лаек хезмәт

Дөньяда шундый кешеләр була, алар гомер буе туган җиргә тугры кала. Алар турында “җир кешесе” диләр. Стәрлетамак районының Югары Усылы авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның атказанган зоотехнигы, Стәрлетамак районының шәрәфле шәхесе, берничә орден кавалеры Рәис Баһаветдинов та әнә шундый үз туган җирен өзелеп яратучы, аңа мөкиббән, барлык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. Утыз ел Салават исемендәге хуҗалыкны җитәкләп, хаклы ялга чыккан ветеранны Югары Усылыда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә, киңәш-фатыйха сорап мөрәҗәгать итә.


Рәис Гобәйдулла улы кечкенә чагыннан ук табигать, туган авыл хозурлыгын яратып үсә. Басу-кырларда игенчеләрнең җир эшкәрткәнен күреп үскән малай уналты яшендә “Кызыл Байрак” колхозында бригадир булып эшли башлый.
Армиядә җиде ел хезмәт итә Рәис. Аннары туган хуҗалыгында берничә ел төрле вазыйфалар башкарып, колхоз рәисенә кадәр күтәрелә. Баһаветдинов хуҗалыкка җитәкчелек итә башлаган дәвердә бөртеклеләрнең гектар куәте нибары ун центнер тәшкил итсә, берничә елдан һәр гектардан 30-40 центнер уңыш үстереп ала башлыйлар. Әйткәндәй, бу күрсәткеч хуҗалыкта бүген дә тотрыклы саклана. Салават исемендәге хуҗалык уңганнары былтыр һәр гектардан 40 центнер уңыш җыеп алуга ирешкән.
Терлекчелек тармагы да шактый зур үзгәрешләр кичерә ул елларда. Монда да Рәис Гобәйдулла улының өлеше зур. Аңа кадәр һәр сыердан еллык савым нибары 900 килограмм булса, еллар үтү белән бу күрсәткеч 3800 килограммга җитә. Сөт җитештерүне дүрт тапкыр арттырганы, терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Бу тармакта эшне нәсел яңартудан башлый ул. Моның өчен хәзерге Куергазы районыннан симменталь токымлы 150 баш сыер малы кайтарта. Әйткәндәй, хуҗалыкта хәзер дә шушы токымлы сыер маллары асрала.
Кыскасы, Рәис Баһаветдиновның ирешкән уңышларын санап китсәң, гәзит бите генә җитмәс. Ул үзе дә алар хакында шапырынып сөйләргә яратмый.
Рәис абый гаиләсе дә үрнәкле. Тормыш иптәше, Миякә районының Чишмә авылы кызы Хаҗәр (ул гомере буе Югары Усылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытып, хаклы ялга чыккан) белән 57 ел бергә матур гомер кичерәләр, өч бала тәрбияләп, барысын да югары белемле иткәннәр. Уллары Рамил — җаваплылыгы чикләнгән “Стәрлетамак агротехсервис” җәмгыятендә генеральный директор, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Икенче уллары Рөстәм дә бу югары исемгә лаек, ул берничә ел инде әтисенең хезмәт юлын дәвам итә — Салават исемендәге хуҗалыкны җитәкли. Кызлары Лилия һөнәре буенча укытучы, Мәскәүдә яши.
Җир яратучы, хәстәрлек күреп яшәүче кешене хезмәте бизәр, дигән борынгылар. Ата-бабаларыбызның бу тапкыр әйтеме гүя гомере буе үз эшенең остасы, тәҗрибәле җитәкче булган, чын-чыннан җир улы Рәис Баһаветдиновка төбәп әйтелгән.
Читайте нас: