+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 Май 2008, 03:00

Яз һәм Хезмәт бәйрәменең мәгънәсе һәрвакыт зур

Моннан нәкъ 106 ел элек Уфа эшчеләре беренче тапкыр маевкага чыга. 1902 елның 1 һәм 23 маенда Уфа социал-демократлары Агыйдел ярында маевка уздыра. Анда 50 тирәсе эшче катнаша, арада тимер юл остаханәләренең эшчеләре күбрәк була. Беренче майда алар алдында Уфага сөргенгә җибәрелгән студент А. Малышев чыгыш ясый. Ул эшчеләргә 1889 елда Икенче интернационал тарафыннан булдырылган Халыкара пролетарийлар теләктәшлеге көне турында сөйли. 23 майда исә эшчеләр Украинадагы крестьяннарның чыгышлары турында “Искра” гәзитендә чыккан мәкалә буенча фикер алыша. Шулай итеп, Беренче Май бәйрәмен билгеләү гадәте Уфада йөз елдан артыграк элек барлыкка килә.

Аңлашылуынча, беренче май бәйрәмнәре ышанычлы кешеләрнең “тар даирә”сендә генә үтә. Май бәйрәме зурлап 1905 елда үткәрелә. Ул шәһәрнең читендә — хәзерге “Зеленая роща” шифаханәсе урнашкан урында уза, анда берничә йөз кеше катнаша. Митингтан соң эшчеләр, кызыл әләмнәр тотып, Уфага таба атлый, ләкин аларны полиция каршы ала. Демонстрацияне куып тараталар, илледән артык кеше кулга алына. 1969 елда Караидел елгасы ярында — шушы Май бәйрәме үткән урынга истәлекле билге куела.
Беренче тапкыр Май бәйрәме бернинди каршылыксыз һәм ачыктан-ачык 1917 елда үткәрелә, анда 50 меңнән артык кеше катнаша. Шуннан бирле Май бәйрәмнәре Башкортстан республикасында ел саен рәсми рәвештә үткәрелеп килә. Соңгы елларда зур шәһәрләрдә халык массалары Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә демонстрацияләргә бик чыгып бармаса да, республика шәһәрләрендә һәм районнарында мәдәни чаралар, спорт ярышлары, бәйрәмнәр уздырыла, иң мөһиме — республиканың Профсоюзлар федерациясе Беренче Май митинглары оештыра.
Быел да митинг Урыс драма театры бинасы каршындагы мәйданда узды. Анда республиканың төрле предприятие һәм учреждениеләренең хезмәт коллективларыннан, шулай ук “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсеннән вәкилләр катнашты. Митинг алдыннан бәйрәм концерты булды. Федерация рәисе Әмирхан Сәмирханов чыгышында республика профсоюзлары хәрәкәте алдында торган бурычларны санады. Митингта республиканың Профсоюзлар федерациясе Русиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе белән бер сүздән булып, хезмәт хакын күтәрү таләбен куйды. Шулай ук минималь хезмәт хакы белән пенсия күләменең яшәү минимумыннан да азрак булмаска тиешлеген билгеләде, салым сәясәтенә кагылышлы кайбер мәсьәләләрне күтәрде. Мәсәлән, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле кешеләрне салымнан азат итү турында сүз булды. Шулай ук бу көнне ял паркларының җәйге сезоны ачылды. УМПО мәдәният сарае каршындагы мәйданда “Май вальсы” программасы, Нижегородка бистәсендә, Иске Турбаслы поселогында бәйрәм концертлары үтте.
Бу көннең төп чарасы Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышының 46 ветераны, инвалиды һәм аларның тол калган хатыннарына яңа фатир ачкычлары тапшыру тантанасы булды. Анда Президент Мортаза Рәхимов та катнашты. Әлеге чара ахырында СССРның халык артисткасы Людмила Зыкина җитәкчелегендәге “Россия” дәүләт академия урыс халык ансамбленең бәйрәм концерты булды.
Стәрлетамакта башкорт драма театры бинасы каршында концерт булды, “Каустик” стадионында футбол буенча шәһәр турниры үтте. Ә Уфаның “Нефтяник” стадионында җиңел атлетика буенча беренчелек узды. Шулай ук 1 Май исемендәге мәдәният сарае янында төрле предприятие һәм учреждениеләрдә эшләүчеләр һәм укучылар җиңел атлетика буенча эстафета һәм кросста катнашты.


Читайте нас: