+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2008, 03:00

Сугыш яралары

Башкортстан радиосының һәр иртәнге концертын тыңларга ярата торган иде Әнвәр Газимуллин. Күңелләрне эретерлек сихри моңнар сиңа тылсымлы көч-куәт өстәгәндәй, туар көнгә дәрт-дәрман уяткандай итә. Уйландыра да, моңландыра да, хисләндерә дә ул. Менә бүген дә Әнвәр радиоалгычын борып җибәрүгә Әй елгасының биек ярын төяк иткән Миәшәгәр авылындагы өе эчен тутырып, инде онытыла башлаган, ләкин күңелгә якын көй талгын гына агыла башлады.


Кара кытат җилән, ай, иңемдә,
Кара ефәк билбау билемдә.
Башкайларым читтә йөресә дә,
Күңелләрем Туган илемдә.
“Тукта, тукта, бу бит старшина Илһам Баһаветдиновның аеруча яраткан “Илче Гайса”сы түгелме соң? — Карт укытучы баскан урынында катып калды. — Әйе, әйе, нәкъ үзе”. Теге чакта да бит Илһам тәүге алышка керер алдыннан җырлаган иде аны. Ләкин ул, үзеннән өстәп булса кирәк, җырның азагын икенчерәк итеп:
Ир-егеткәй яуда ятып калса,
Бөдрә генә яллы ат кайтыр.
Бөдрә яллы ат та ятып калса,
Мәңге сүнми торган дан кайтыр, —
дип тәмамлап куйган иде.
— Сыздырасыңмы, якташ? — дип сораган иде шулчак Әнвәр старшинадан.
— Әйе, иптәш лейтенант, җырламый йөрәк түзми. Юрүзән, Әй буйлары искә төшеп китте. Салават батыр яу чапкан төбәкләр сагындыра.
— Ашыкмый тор, егет, төбәгеңә, — дигән иде Әнвәр, атының тезгенен бераз бушатып. — Монда да салаватлар яу чапканнан ким сугыш бармый. Исән булсак, бер әйләнеп кайтырбыз әле Әй-Юрүзән буйларына, тик иң башта фашистларның өнен тыгыйк. Ә җырың өчен — маладис! Җыр — яугирнең тугры юлдашы да, коралдашы да, киңәшчесе дә. Юкка гына борын башкортлар җыр, курай белән яуга китеп, җыр белән дошманы өстенә ташланмаган. Әнә, күрәсеңме, егетләрнең дә йөзләре алсуланып, кәефләре күтәрелеп китте.
Ул артына борылып карады. Анда, бөтен уйсулыкны тутырып, башкорт атлылары җилә. Эскадрон артыннан эскадрон, батарея артыннан батарея, полк артыннан полк сузылган. Алар арасында Салават районының Миәшәгәр авылы егете Әнвәр Газимуллинның минометчылары да кар бураны туздыра.
...Мәскәү янындагы алышлардан соң, 1942 елның гыйнварында, Әнвәрне көтмәгәндә полк штабына чакыртып алдылар. Башкортстаннан тагын берничә офицер бар иде анда.
— ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты бюросы һәм БАССР Халык комиссарлары Советы былтыр 17 ноябрьдә ике башкорт кавалерия дивизиясен төзү турында карар кабул иткән иде, — диделәр анда. — СССР Дәүләт Оборона Комитетыннан Бөек Ватан сугышы фронтларындагы Башкортстаннан чакырылган менә сезнең кебек хәрби офицерларны һәм хәрби белгечләрне шушы дивизияләрне оештыру өчен кайтарырга директива килде. Юл капчыкларыгызны әзерләгез, иптәш офицерлар!
Кайта офицерлар биштәрләрен аркаларына асып һәм Уфа, Благовещен районнарында авыл һәм шәһәрләрдән җыелган башкорт, татар егетләрен хәрби һөнәргә өйрәтергә тотыналар. Лейтенант Әнвәр Газимуллин — артиллерист, аңа булачак минометчыларны әзерләү эшен йөкләтәләр, взвод командиры итеп тәгаенлиләр. Март урталарына кадәр бара хәрби уеннар. Җиде кат тирләре чыгып, гимнастеркалары тозланып аркаларына ябышса да туктамый алар ялан укуларыннан. Авыр-авыр миномет көбәкләрен, станнарын бер позициядән икенчесенә күчерәләр, мина артыннан минаны “дошман”га очыралар. Әнвәр Газимуллин исә аларның һәр хәрәкәтен күзәтә, минометтан ату серләренә өйрәтә.
Һәм менә Башкорт АССРы оештырылуының 23 еллыгы алдыннан, ягъни 1942 елның 22 мартында, 112нче башкорт кавалерия дивизиясе штабы урнашкан Дим тимер юл станциясеннән ерак түгел киң мәйданга дивизия сугышчылары сафка тезелә. Тантаналы шартларда БАССР Югары Советы Президиумы рәисе Рәхим Кирәй улы Ибраһимов республика Югары Советы һәм Халык Комиссарлары Советының Кызыл Байрагын тапшыра, башкорт халкының наказын укып ишеттерә. Бозлы җиргә тубыкланып, дивизия командиры, полковник Миңнегали Минһаҗ улы Шайморатов байракның очын үпте дә болай диде: “Халкыбызның ышанычын намус белән акларбыз. Дошман белән соңгы каныбыз калганчы батырларча сугышырбыз һәм җиңү белән кайтырбыз!”
...Фронт. Башкорт атлылары аны Брянск фронтының 8нче кавалерия корпусы сафында Воронеж яныннан башлый һәм Бөек Җиңү көненә кадәр алгы сызыктан чыкмый.
Сталинград урамнарына басып керсә дә, генерал-полковник (соңыннан — генерал-фельдмаршал) Фридрих фон Паулюс командалыгындагы немецларның 6нчы армиясе, совет гаскәрләренең Көньяк-Көнбатыш һәм Дон фронтлары (командующийлары генерал-лейтенант Н. Ф. Ватутин һәм генерал-лейтенант К. К. Рокоссовский) көнбатыштан, ә Сталинград фронты (командующие — генерал-полковник А. И. Еременко) көнчыгыштан 1942 елның 19 ноябрендә көчле артиллерия әзерлегеннән соң (19 ноябрьне юкка гына артиллерия, ә хәзер ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне дип йөртмиләр) контрһөҗүмгә күчә. Ике көн барган канкойгыч каты алыштан соң Паулюсның армиясе утлы боҗрага эләгә. Немец командованиесе 6нчы армияне камаудан коткару максаты белән ашыгыч рәвештә генерал-фельдмаршал Эрик Левински фон Манштейн җитәкчелегендә “Дон” дигән армияләр төркемен оештыра, “Кышкы яшен” операциясе башлана. Манштейнга 12 декабрьдә генерал Готның армия төркеме дә килеп кушылгач, совет гаскәрләренең үзләре камалу куркынычы килеп баса. Шуңа да совет командованиесе Паулюс армиясен вакытлыча калдыра һәм барлык көчне Манштейн белән Гот армияләренә каршы бора. Волга, Дон һәм Чир елгалары ярларында тарихта моңача ише булмаган алышлар башланып китә һәм аның үзәгендә 5нче танк армиясенә караган 8нче кавалерия корпусы сафындагы 112нче кавалерия дивизиясе атлылары да кайный.
Декабрь азакларында 5нче армия командующие генерал Романенко 8нче корпуска Чернышевский шәһәре районында дошман оборонасын өзеп, аның тылына үтәргә, коммуникацияләрен өзәргә, запас соединениеләрен кыйратырга боерык бирә. Яңарак кына (1942 елның 10 ноябрендә) генерал-майор дәрәҗәсен алган Миңнегали Шайморатовның сугышчылары исә шәһәргә бара торган юл буендагы Деево һәм Сиволюбово авылларына һөҗүм итәргә тиеш. Ләкин хәрби хәрәкәтләр картасында җиңел генә хәл ителсә дә, чынбарлыкта моның чак киресе килеп чыкмый. Һәм менә ни өчен.
“Дошман Сиволюбово авылын терәк пунктына әйләндергән иде, — дип яза, мәсәлән, Тәминдар Әхмәдиев “Башкорт гвардия кавалериясе” дигән китабында. — Немецлар, югалткан позицияләрен кире алырга, дип, психик һөҗүмгә күтәрелде. Безнең эскадроннар авылга якынлашканда “юнкерс”ларның зур төркеме күренде. Алар ярдәмендә немец пехотасы алга омтылды һәм 294нче полкның 1нче эскадронын туздырып ташлады. Безнең солдатлар чигенә генә башлаган иде, аларның юлын засадада торган танклар буды. Хәзер алга да, артка да юл юк. Һәм кинәт көчле “ура” тавышы яңгырады. Атта килеп җиткән Шайморатов иде ул.
— Урал бөркетләре! Салават токымнары! Алга, Сиволюбовога! — дип сөрән салды да алга чапты. Чигенүчеләр туктады, кире борылып, генерал артыннан йөгерде. Дивизия командиры 101нче атлы артиллерия дивизионы командиры С. Хәбировка утны танкларга юнәлтергә приказ бирде. Өлкән лейтенант Миңнегали Гәрәевның орудие расчеты, Григорий Шелабутин, Дмитрий Рябовның орудиеләре — танкларны, өлкән лейтенантлар Әнвәр Газимуллин белән Анатолий Окуневның миномет батареяләре дошман пехотасын кыра башлады”.
Өлкән лейтенант Әнвәр Газимуллин батареясе катнашкан тагы да бер алышны күз алдына бастырыйк.
1942 елның тынны куырырлык салкын декабрь төнендә 500 кешелек гарнизоны булган Красный Яр утарын яулап ала дивизия сугышчылары, ләкин тиздән үзләре камауга эләгә. Иртән немецлар Красный Ярны урата.
— Танклар! — Утардан көньяктарак чокыр буена җибәрелгән атлы разведчиклар, атларын манма тиргә батырып, капитан Сәйфулла Хәбиров артдивизионы янына килеп туктады.
— Күрәм, — диде командир коры гына, бинокльдән ак дала өстен күзәтеп. — Кабаланмагыз, әлегә барысы да без уйлаганча бара.
Ул Әнвәрне чакырды.
— Минометларыңны әнә теге калкулык битләвендәге куаклар арасына яшер. Командасыз ут ачма. Ишетсен колагың. Ә син, Гәрәев, — ул орудие расчеты командиры Миңнегали Гәрәевка борылды, — сулгарак тартыл.
“Есть!” — Ике командир да кырт борылып, батареяләре ягына йөгерде. Әле генә шау-шу, ыгы-зыгы белән тулган утар урамнары тынып калды, һәркем карны туңдырып ясалган калын боз окопларда үз урынын алды. Тик Красный Ярга якынлашкан кара тәреле танкларның тонык гүләве генә бу тынлыкның вакытлы һәм шомлы булуын аңлата. Танклар артыннан “шмайсер” автоматларын корсакларына терәп солдатлар йөгерә. Менә алдагы танк утар белән киң даланы аерып торучы тирән ерынга төште дә, авыр сулап, икенче ярга күтәрелә башлады. Башкалары да бер тотам калмый килә.
Кинәт якындагы калкулыктан ике яшел ракета салкын күк йөзенә чөелде. Шул ук минутта ерын эчендә давыл куптымыни: бер-берсе белән ярыша-ярыша снаряд һәм миналар чокырны ялмап алды, туң җирне актарып бәрде, шартлау дулкыны һаваны телеп үтте. Ерында калган танкларга артка да, алга да юл ябык хәзер, көбәкләрен кая борырга, кая атарга белми бәрелеп-сугыла алар. Ярты сәгатькә сузылды утлы өермә. Әле генә кара үлем чәчеп килүче корыч машиналардан металл сыныклары өеме генә калды.
Башкорт атлыларының Красный Ярдагы каһарманлыгы нәтиҗәсендә Сталинград — Лихая — Дондагы Ростов тимер юл магистрале берничә урыннан өзелә, камаудагы Паулюс армиясенә азык-төлек, корал, боеприпас ташучы поездлар туктатыла.
...1943 елның буранлы февраль төнендә 112нче дивизия атлылары дошман тылына тирән рейдка кереп китә. Ул героик һәм фаҗигале поход турында байтак китаплар, гәзит һәм журнал очерклары язылса да, без аларны кабатламыйча, әнә шул рейдта катнашучыларның берсе — 101нче артиллерия дивизионының миномет батареясе командиры, гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Газимуллинның сугыш елларында алып барган көндәлек дәфтәренә мөрәҗәгать итик.
“...Кыргый башкорт дивизиясе” дип немецлар юкка гына атамаган икән безне. Алар көтмәгәндә килеп чыгабыз да көн буе сугышабыз. Алар көч туплап, безне “бикләп” куя. Иртән эзләсәләр, бездән җилләр генә искән, дистәләгән чакрым ераклыкта дошманның икенче гарнизонын туздырабыз.
Менә безнең батареягә тагы да авыр һәм җаваплы бурыч йөкләтелде — корпусны саклап, арьергардта барырга. 21 февральдә иртән без Штеревка авылына җыелдык. Авыл чокыр эчендә. Калкулыкка күтәрелсәң, тирә-як ачык күренә. Якыннан гына, ярымтүгәрәк ясап, шоссе үтә, ә уң якта, ун чакрым чамасы ераклыкта, тимер юл станциясе. Безгә каршы — урман, анда да, сул кулда да вак куаклык. Безгә шушыннан дошман оборонасын өзеп, үзебезнең якка чыгарга кирәк”.
Төнлә 8нче атлы корпус фронт сызыгы аша үтсә дә, арттан баручы Газимуллин батареясе өчен юл ябылган була. Лейтенант Мөслим Шакирҗановның корпусны эзләп киткән разведчиклары да әйләнеп кайта алмый. Сызылып кына тагы бер февраль таңы ата. Бәсләнгән окопларның берсеннән Әнвәр стереоторба аша шоссе ягына күз салса, аптырап кала: алда, пушка көбәкләрен камалган төркемгә төбәп, немец танклары тезелгән. Аркасына салкын тир бәреп чыкты өлкән лейтенантның. “Бетүебез шушымы икән?” — дип моңсу гына уйлады ул һәм иптәшләренә борылды. Әмма беркем дә үлемечле куркыныч янаганын әлегә сизми. Һәркем үз эше белән мәшгуль: берәүләр автомат, карабиннарын тазарта, икенчеләр минометларын караштыра, алдагы алышларга әзерләнә. Башка дивизияләрдән адашып торып калган таныш булмаган солдатлар, дошман әсирлегеннән качканнар да байтак.
— Командирлар, минем янга! — Приказ окоптан окопка, бер төркемнән икенчесенә очты. Тиздән Газимуллин батареясе янына төрле подразделениеләрдән офицерлар, сержант, старшиналар җыелды. Араларында ике капитан да бар.
— Менә нәрсә, иптәшләр, — дип башлады сүзен өлкән лейтенант. — Алда дошман танклары юлны каплаган. Корпус арьергардын саклап баручы батарея командиры буларак, камауда калган төркем белән җитәкчелек итүне үз өстемә алам. Дәрәҗәләре белән миннән югарырак офицерлар өчен дә минем һәр приказым — закон. Ә хәзер исән калган сугышчыларны барлагыз, яралыларны бүлешеп алыгыз, корал, боеприпасларны әзерләгез. Машиналардагы бөтен ягулыкны шешәләргә тутырыгыз — кирәге булыр. Немецларның әлегә безнең монда икәнлекне белмәве ихтимал, ләкин бу озакка бармас. Һөҗүмгә сигнал — “катюша”ның соңгы залпы, бүтән безнең запас юк.
Тагы да тирән тынлык урнашты. Ачы февраль җиле генә һаман тынычланмый, җылы фуфайкалар аша куенга үтеп керә, сырма чалбарлар аша да бозлы укларын тәнгә кадый. Дошман да уйсулыкта кемнәр ятканын белеп калды бугай, “тигр” һәм “пантера” тибындагы авыр танклар, “фердинанд”, “носорог“ кебек үзйөрешле штурм орудиеләре такыр юлдан каерылды да, күз ачкысыз буранда Газимуллин төркеменә каршы юнәлде.
— Тулы бер “зоопарк” килә икән безгә, — дип сөйләнде Әнвәр үзалдына. — Ай-һай, ерып чыгуы авырга туры киләчәк. Шулай да ятып калганчы, атып калырга кирәк. — Ул кулын күтәрде дә алга таба селтәде.
Шуны гына көткән сугышчылар бөтен төр коралдан көчле ут ачты. Соңгы “катюша”ның соңгы залпы да алдан килүче танкларны актарып бәрде, батарея минометлары, ПТРларның, җиңел тупларның “телләре” ачылды. Тәүге һөҗүм кире кагылуга, тимер юл станциясе ягыннан машиналарга төялгән солдатлар күренүгә Газимуллин якташы Илһамның җиңеннән тартты.
— Старшина! — дип рәсми рәвештә катгый эндәште ул Баһаветдиновка. — “Катюша”ны шартлат та, яралыларны шоссе аша алып чыга башла!
Өлкән лейтенант Илһамга соңгы карашын ташлады да минометка үзе тотынды. “Үзем калсам да, ул чыксын, ичмасам, — дип уйлады ул миномет көбәгеннән мина артыннан мина очырганда. — Минем соңгы сәламемне Әй-Юрүзән ярларына җиткерсен”.
Көн кичкә авышты, ләкин тиңсез алыш туктамады. Өченче һөҗүме дә кире кагыла дошманның, ләкин совет сугышчыларының да сафлары сирәгәя, снаряд, миналар бетә. Кәрәчин, бензин тутырылган шешәләргә чират җитә, алар да дошман өстенә оча. Нәкъ шул чакта, хәерчегә җил каршы, дигәндәй, Газимуллинның балтырын снаряд ярчыгы телеп үтә. Тиз генә санитардан аягын бәйләтә дә солдатларны һөҗүмгә күтәрә. Ләкин уңышсыз. Дошман танклары янә аларның юлын бүлә. Сугышчылар тагы да окопларга сыена. Тик караңгы төшкәч кенә дошман ягыннан ату туктала һәм шуннан файдаланып батарея командиры барлык егетләрне үз янына җыя.
— Безнең бүтән снаряд та, мина да калмады, — ди ул, окоп төбендәге мина тартмасына утырып. — Бөтен ышаныч — гранаталар, яндыргыч шешәләр. Әгәр бүген төнлә дә камаудан чыга алмасак...
Ул, сүзен бүлеп, иптәшләренә карады. Төнге алышка түзәрләрме, җебеп төшмәсләрме, бирешмәсләрме? Юк, берсенең дә йөзендә курку, икеләнү чаткысын тапмады Әнвәр.
“Сугышчылар белән сөйләшкәч, — дип язды ул соңыннан көндәлегенә, — станцияне уңда калдырып, тау башына карый һөҗүм итәргә, камауны өзәргә булдык. Таң беленә башлау белән алга кузгалдык. Каршыда утырган танкны соңгы гранаталар белән шартлаттык та, шоссе аша үтеп, ерынга яшерендек. Юлны тагы да артиллерия уты бүлде. Атлы төркем белән тау битләвендәге зур гына бер йортка барып җиттек. Монда дошманның миномет батареясе булып чыкты, фашистлар йокыларыннан уяна да алмый калды. Минометлар безнең кулга күчте. Анда ике расчет калдырып, алгы сызыкны утка тотарга куштым да төп төркемгә юлны күрсәтергә чаптым”.
— Иптәш өлкән лейтенант! — Кемдер Газимуллинның юлына аркылы төште. — Әнвәр, тукта дим!
— Илһам, синме бу? — Таныш тавышны ишетеп, Газимуллин атының тезгененнән тартты. — Син нишләп мондасың, яралылар кайда? Әллә ташлап качтыңмы?
— Юк, юк, иптәш командир, аларга куркыныч янамый хәзер. — Старшина Баһаветдинов кулындагы камчысы белән ерактагы урманга күрсәтте. — Безнекеләр анда, ә мине сезнең арттан җибәрделәр. Синнән сигнал булу белән ут ачачаклар.
— Очтык, якташ, болай булгач!
Камалган сугышчылар бик тиз җыелды. Актык корал, боеприпаслар барланды. Буран тынып, кара болытлардан әрчелгән зәңгәр күк йөзенә ракета чөелү белән урман читендәге совет артиллериясе дошманның алгы сызыгын изә башлады.
— Алга, Урал бөркетләре! — Әнвәр үзе дә белми, теге чактагыча, генерал Шайморатовның сүзләрен кабатлап, атының бөеренә төртте. Старшина Баһаветдинов, кече лейтенант Мамлиев, разведчик Сафин да аның артыннан бер тотам калмый җилдерә. Снарядлар, миналар җирне актара, металл сыныклары, снаряд ярчыклары баш очыннан чыелдап үтә, егетләрне җиргә бөгә, атлар әче кешнәп барып төшә. Дошман пулясы Газимуллинны да урап үтми. Ул, аңын югалтып, ат өстеннән тәгәри. Старшина Баһаветдинов та җиргә ава...
Тик караңгы төшкәч кенә Әнвәр Газимуллинга чанага җигелгән этләр белән санитарлар килеп юлыга һәм аны көймәгә салып, нейтраль зонадан алып чыга. Старшина Илһам Баһаветдиновны исә туганнар каберлегенә җирлиләр.
Ике елга якын ауный батарея командиры госпиталь койкаларында. Кыл өстендә яткан Газимуллинның терелүеннән врачлар да ваз кичә башлый, ләкин тормышка булган көчле ихтыяр җиңә, яралар да акрынлап төзәлә. Тик менә кабат фронтка, коралдаш иптәшләре янына, китәргә туры килми. Култык таягына таянып, орден-медальләрен тагып кайта ул Миәшәгәр авылына.
— Син — хәрби училище тәмамлаган кеше, хәрби офицер, коммунист, — диләр аңа партиянең Салават районы комитетында. — Бераз көч-хәл җыйгач, үзегездәге җидееллык мәктәпне кабул итеп алырсың.
— Минем иптәшләрем фронтта кан койганда ни намусым җитеп өйдә ятыйм, ди? — Газимуллин, кашларын җыерып, райком секретарена карады. — Менә аз гына дәваланам да фронтка китәм.
— Сугышны синнән башка да тәмамларлар, — дип каршы төште райком секретаре. — Күп калмады инде, ә син монда кирәксең.
— Ул чакта бүгеннән үк мине эштә дип исәпләгез.
— Менә бу егетләрчә, иптәш өлкән лейтенант!
Ун елга якын тарта Әнвәр мәктәп директоры вазыйфасын. Җидееллык мәктәп урта мәктәпкә әйләнгәч һәм иске яралар яңадан сызлый башлагач кына ул гади математика укытучысы булып күчә.
Солдат яралары... Алар тәүдә уңалып онытылса да, вакыт үтү белән яңадан әйләнеп кайта икән солдат башына. Күпләрне алып китте алар зираттагы кабер тынлыгына. Ләкин халык онытмый ил сакчыларын. Изге истәлек, җуелмас хәтер, урамнарга һәм мәктәпләргә, авыл хуҗалыгы һәм шәһәр предприятиеләренә бирелгән исем булып яши алар.
Башкорт атлылары дивизиясенең минометчылар батареясе командиры, гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Газимуллин да алар арасында...
Читайте нас: