+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2008, 03:00

Онытмый сезне Туган ил

Әй гомернең соңгы сәгате,
Син миңа да шулай күкрәп кил.
Батырларын искә алганда
Онытмасын мине Туган ил.
Мәлих Харис.

Туган илебез бу язгы матур көннәрдә Бөек Җиңүнең 63 еллыгын билгели. Җиңү безгә җиңел бирелмәде. Совет халкын юк итеп, безне коллыкка төшерергә теләгән Гитлер фашистларын үзенең өненә куып китереп дөмектергәнче Совет халкына җан аямый дүрт ел сугышырга, егерме җиде миллионнан артык кеше гомерен корбан итәргә туры килде.
Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан җиңүне якынайту үзәкләренең берсе булды. Безнең республикадан 700 меңнән артык кеше тарихта тиңдәше булмаган шушы канлы яуда катнашты, аларның һәр өченчесе сугыш яланында ятып калды. Туган ил безнең яугирләрнең дә батырлыгын һәм кыюлыгын югары бәяләде. Аларның 200 меңе орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 300дән артык солдат һәм офицер Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалеры булды.
Җиңү көне алдыннан мин Совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгын кайнар хисләр диңгезендә йөзеп, карт солдатларда гына була торган аерым бер горурлану тойгысы белән искә алам. Бу изге яуда мин дә катнаштым, дүрт ел буена танкларга каршы ата торган 76 миллиметрлы пушкалар батареясенә җитәкчелек иттем.
Тарихтан һәм фольклордан безгә шул билгеле, Туган илгә дошман ябырылганда борын-борыннан акыл ияләре, сүз осталары — чәчәннәр халыкны изге яуга чакырып, оран салыр булган, үзләре дә кулларына ук-җәя алып ат менгән, алышларда җиңгән батырларны данлап, кобаерлар, җырлар, бәетләр чыгарган. Нәкъ менә шушындый ук патриотик традиция Бөек Ватан сугышында да кабатланды. Сугыш башлануның тәүге көннәрендә үк башкорт шагыйрьләре Сәйфи Кудаш, Рәшит Нигъмәти, Баязит Бикбай, Сәләх Кулибай, Хәниф Кәрим, Кадыйр Даян, Мостай Кәрим, Хәй Мөхәммәдияров Гитлер фашистларының Туган илебез язмышына үлемечле куркыныч тудыруын аңлатып, ир-егетләрне изге яуга чакырып, гәзит битләрендә һәм радио аша үзләренең ялкынлы шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Егерме дүртенче июнь иртәсендә яшь шагыйрь Мостай Кәрим радиодан “Мин фронтка китәм, иптәшләр!” дигән шигырен укып ишеттерде. Менә шул күптән инде хрестоматик әсәргә әверелгән шигырьдән бер өзек:
Иярләде әти, ялын үреп,
Акбуз атның ярсу, ап-агын,
Анам суза дәһшәт кылычының
Зур яуларда җиңеп кайтканын.
Мин фронтка китәм, иптәшләр!
Атачак таң, киләчәк яз өчен,
Язын яфракланыр гөл өчен,
Туар балам, җырланыр җыр өчен,
Җыр өчен һәм туган җир өчен —
Мин фронтка китәм, иптәшләр!
Тыныч яткан илебезгә дошман ябырылгач, гаскәри хезмәт яшендәге язучылар, мөкатдәс бурычны әнә шулай тирән аңлап, изге яуга китте. Ләкин, ни хәл итмәк кирәк, сугыш корбансыз булмый шул. Еш кына җаныңны фида кылмыйча, җиңүне дә яулап алып булмый. Безнең дә байтак язучыларыбыз Ватанның азатлыгы өчен яу кырында ятып калды. Менә аларның тулы булмаган исемлеге: Мазһар Абдуллин (1912-1942), Гамир Дәүләтшин (1923-1944), Нур Исмәгыйлев (1919-1942), Гайса Йосыпов (1905-1941), Али Карнай (1904-1943), Сабир Кинҗәкәй (1919-1945), Зиннәт Котыш (1918-1944), Хөсәен Кунакбай (1912-1943), Низам Кәрип (1905-1942), Зөфәр Мансуров (1909-1941), Сәгыйть Мифтахов (1907-1942), Бәдрүш Мокамай (1909-1944), Төхфәт Морат (1906-1944), Хәй Мөхәммәдияров (1911-1941), Чыңгыз Ханов (1915-1941), Мәлих Харис (1915-1944), Фазыл Хәбир (1918-1941), Мөҗәй Хәйретдинов (1901-1944), Хөрмәт Хәйри (1905-1943), Әхмәт Шакири (1920-1941), Гали Әхмәти (1920-1941).
Ходаем, мин бу язучыларның күбесен күреп белә идем, без 1938-1940 елларда бер үк әдәбият казанында кайнадык. Өлкәнрәкләренә тәүге мәлләрдә якын барырга да базнат итмичә, читтән генә: “Их, шулар кебек зур язучы булсаң иде!..” дип сокланып йөри идем. Үз яшьтәшләрем белән бергә Язучылар берлеге каршындагы иҗат секцияләренә йөрдем, гәзит-журнал редакцияләренең сукмакларын да без бергә таптадык. Бүген без, исәннәр, сугышта һәлак булган язучыларның тормышын, иҗат юлын искә алсак, аларның якты рухлары алдында намусыбыз саф булыр иде, дигән изге теләкләр белән язам мин бу мәкаләмне. Менә Мәлих Харис та бит “Онытмасын мине Туган ил!” дигән васыять әйтеп калдырган...
Гомере нибары 29 яшьтә өзелгән талантлы шагыйрь Мәлих Харис 1915 елда Чакмагыш районының Яңакүл авылында туган. Бик яшьли ятим торып калгач, тамак туйдыру хакына байларга көтүче булып яллана. Башлангыч белемне үзләренең авылында ала. Ә арытаба язмыш җилләре аны Илеш якларына илтеп ташлый. Шушы бәрәкәтле җирдә яшәүче мәрхәмәтле кешеләр арасында үсә һәм балигъ була, урта мәктәпне дә биредә тәмамлый.
Үсмер чагында ук татар һәм башкорт язучыларының әсәрләрен, аеруча Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури шигырьләрен яратып укый, үзе дә шигырьләр яза. 1934 елда ул Уфага килеп, Башкортстан дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Анда яшь шагыйрь Хәниф Кәрим белән бер группада белем ала. Ләкин көтмәгәндә-уйламаганда, репрессиягә дучар булып, кулга алына һәм бер гаепсезгә ике елдан артык төрмәдә утырып чыга. Билгеле, тоткынлыкта ак кәгазь дә, каләм дә булмый, язарга да рөхсәт итмиләр, ә яшь йөрәк азатлыкка омтылу белән бергә, илһам утында да яна, ярсый. Һәм яшь тоткын йөрәгендә туган барлык шигырьләрен дә күңел дәфтәренә яза. Ул үзенең гаҗәп тә, сәер дә, кодрәтле дә булган бу гадәтен иреккә чыккач та ташламый.
“Мәлих Харисны, әгәр дә шундый чагыштыру дөрес булса, мин шигырь шәлкеме, шигырь чишмәсе, йә булмаса шигырь хәзинәсе дияр идем. Аның тын алышында, карашында, хәрәкәтендә шигырь бар иде. Ул бер вакытта да кулына кәгазь, каләм алып язмады. Аның торган бүлмәсенә кергән чакта, ул ике мендәр арасына башын куеп яткан чакларын очрата идем. Йоклыймы, дисәм, юк, ул шигырь яза иде. Ә йоклаган чагында исә, аңа карап торсаң, барыбер шигырь язып яткан кебек иде...” — дип искә ала аның иң якын дусларының берсе Наҗар Нәҗми.
Билгеле ки, авыр язмышлы Мәлих Харисның иҗади гомере зур түгел, шулай да башкорт әдәбиятында сизелерлек мирас калдырды. Безнең шигъриятнең үрнәкләре булган “Яшьлек”, “Диңгезгә”, “Руставели”, “Туган авылда”, “Ана турында җыр” кебек шигырьләрен ул 1940 елда иҗат итте.
Мәлих Харис 1941 елда педагогия институтын тәмамлый. Шул ук елда хәрби хезмәткә алынып, офицерлар курсын тәмамлый. 1944 елда Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була.
Сугыш елларында Мәлих Харис гражданин һәм шагыйрь буларак чыныкты, Туган илнең бөеклеген, Совет кешеләренең рухи ныклыгын, батырлыгын данлаган шигырьләр иҗат итте. Аның “О, тулпарым”, “Дусларга”, “Канга — кан, үлем — үлемгә”, “Үтер аны”, “Ватан кызы”, “Батыр турында баллада”, “Хат”, “Партизан анты”, “Минем белән” һәм башка шигырьләре башкорт поэзиясенең иң матур өлгеләре ул. Ә аның “Онытмасын мине Туган ил” дигән үлемсез шигыре Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре”ндәге шигырьләренә тиң әсәр дип әйтер идем. Әгәр дә Мәлих Харис яу кырыннан исән-сау кайткан булса, ул башкорт әдәбиятының яугир-шагыйрьләре Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Хәниф Кәрим, Сәләх Кулибай, Кадыйр Даян, Тимер Арслан, Гыйлемдар Рамазанов, Хәким Гыйләҗев, Муса Гали, Шәриф Биккол, Якуп Колмый һ. б. белән бер сафка басып, берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләр тудырыр иде, минем моңа иманым камил!..
Әхмәт Шакири 1920 елда Туймазы районының Бишкурай авылында туган. Шушында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1937 елда Уфага килеп, Нариманов исемендәге башкорт педагогия рабфагында укый башлый. Монда ике ел белем алгач, пединститутка керә. Ләкин аңа озак укырга насыйп булмый, 1939 елның октябрь аенда аны хәрби хезмәткә алалар. Армиядә ул политрук ярдәмчесе була, яхшы хезмәт иткәне өчен командование тарафыннан бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач та Ә. Шакири фронтка китә һәм шул ук елда батырларча һәлак була.
Әхмәт Шакири мәктәптә укыганда ук языша башлый. 1935 елда “Яшь төзүче” гәзитендә тәүге иҗат җимешләре — шигырьләре һәм вак-вак кына хикәяләре, укучылар тормышына багышланган мәкаләләре басылып чыга. Уфага килгәч, аның лирик шигырьләре гәзит-журналларда, “Беренче җыр” һәм “Икенче җыр” исемле әдәби альманахларда дөнья күрә. 1939 елда яшь шагыйрьнең фашизмга каршы юнәлтелгән “Кара күзлек астындагы сер” дигән поэмасы басылып чыга. Күп кенә шигырьләре 1940 елда Гали Ибраһимов белән бергә чыгарган “Бәхетле гомер” исемле җыентыгында тупланган. Ә. Шакири шулай ук М. Ю. Лермонтов, Т. Г. Шевченконың кайсыбер әсәрләрен башкортчага тәрҗемә итте.
Әхмәт Шакири минем иң якын дусларымның берсе иде. Без аның белән пединститутка да бер елны кердек, тулай торакның бүлмәсендә икәү бергә яшәдек. Ул аз сүзле, уйчан, бераз һавалырак та егет иде. Яшьтәшләре арасында үзенең бәясен белеп яшәде, горурлыгы да бар иде. Әмма безнең арадан бер вакытта да кара песи үтмәде. Мин аның иҗади яктан үземнән өстен булуын да яхшы аңлый идем.
Ул елларда яшь һәм башлап язучылар арасында иң күренеклеләре, әлбәттә, Мостай Кәрим, Әхмәт Шакири һәм Наҗар Нәҗми иде. Әйе, алар безнең лидерлар иде. Тагы да шуны әйтим, Әхмәт Шакири Рәшит Нигъмәти һәм берникадәр В. Маяковскийга охшатыбрак яза кебек иде. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр. Бервакыт, алтмышынчы елларда булса кирәк, мин Мостай Кәримгә: “Әхмәт Шакири Сезнең карамакка ниндирәк шагыйрь иде?” — дигән сорау биргән идем. Ул: “Әхмәт Шакири киләчәкнең зур шагыйре иде. Күпне югалтты башкорт әдәбияты...” — дип җаваплады. Мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Барлык булмышы белән шагыйрь иде шул Әхмәт Шакири, шигырьдән коелган бер хәзинә иде ул!..
Гали Әхмәти 1920 елда Уфа шәһәрендә туган. Мәктәптә укыган чагында ук, 1934 елдан башлап “Ленинчы” һәм “Яшь төзүче” гәзитләрендә ул үзенең тәүге шигырьләрен бастыра. 1937 елда 15 санлы җидееллык мәктәпне тәмамлагач та, аны “Яшь төзүче” гәзитенә эшкә чакырып алалар. Биредә ул әдәбият бүлеген җитәкли. Шул вакыттан башлап өлкә гәзитләрендә һәм “Пионер” журналында Туган илне, бәхетле тормышны данлаган күпсанлы шигырьләре, балалар өчен хикәяләре һәм пьесалары басыла.
1941 елның маенда Гали Әхмәти гаскәри хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышы башлану белән ул фронтның алгы сызыгына китә һәм шул көздә үк Гитлер фашистларына каршы көрәштә батырларча һәлак була.
Мин Гали дустымны да сагынып искә алам. Без ике ел чамасы гел генә бергә булдык. Мин үземнең иң тәүге әсәрләремнең берсе булган “Кунак” исемле бер пәрдәле пьесамны да “Яшь төзүче”нең өч санында Гали Әхмәти ярдәмендә бастырып чыгардым. Ике ай аларда фатирда да тордым хәтта. Гали дә минем кебек әтисез үскән. Акыллы егет иде ул, бик талантлы да иде... Аның бик армиягә барасы килә иде. Туган илне саклау, гомумән, Кызыл Армия темасына күп кенә шигырьләр язды ул. Галинең медицина институтында укып йөргән яраткан кызы бар иде, алар өйләнешә алмыйча калдылар шикелле. “Шатлыгым таша бүген” исемле шигырендә сылукаена мөрәҗәгать итеп, Гали болай ди:
Безнең күкрәкләребезнең
Һәр тамган тамчы каны
Саклар ил бөтенлеген һәм
Аның югалмас данын.
Бу шигъри юлларга һәм дә бу кайнар тойгыларга бернинди дә аңлатма бирүнең кирәге юк...
Сабир Кинҗәкәй 1919 елда Куергазы районының Түбәнге Мотал авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1936-1938 елларда Уфадагы медицина рабфагында, аннан соң педагогия институтында укый. Ләкин аңа институтны тәмамларга туры килми. 1939 елның сентябрь аенда Сабирны туган районына эшкә чакырып алалар. Анда ул “Ленин байрагы” гәзите мөхәррире урынбасары вазыйфасын башкара.
Бөек Ватан сугышының иң авыр вакытларында, 1942 елның 7 гыйнварында, Сабир Кинҗәкәев хәрәкәттәге армиягә китә. Фронтның алгы сызыгында сугыша. Украинаның изге җирләрен фашистлардан азат итү өчен җанын-тәнен аямый көрәшә, канкойгыч яуларда берничә тапкыр яралана, авыр контузияләр ала, әмма көрәшчеләр сафын ташлап китми. Сугыш бетәргә берничә генә көн калгач, Балканда фашистларның соңгы өерләрен юк итү өчен барган каты алышларда, 1945 елның маенда, Сабир Кинҗәкәй батырларча һәлак була. Ходаем, Җиңү көнен шатланып көткәндә, исән калдым бит, Аллага шөкер, дип, киләчәккә матур-матур планнар корып, бәхет диңгезендә йөзгәндә генә... Батыр яугир, егерме алты яшьлек талантлы яшь шагыйрь якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашсын әле — никадәр аянычлы язмыш!..
Сабир Кинҗәкәй дә мәктәптә укыган чагында ук иҗат белән шөгыльләнә башлый. Аның тәүге әсәрләре үзләренең “Ленин байрагы” гәзитендә һәм Уфада “Яшь төзүче”дә еш басыла. Сәләтле яшь язучының иҗатына Башкортстан Язучылар берлегендә һәм “Октябрь” журналында эшләүче күренекле шагыйрьләр Йосыф Гәрәй, Хәниф Кәрим, Әкрам Вәли һ. б. игътибар итә, аның шигырьләрен үзләре соратып ала. Ул еллардагы барлык яшь язучылар кебек үк, Сабир Кинҗәкәй дә комсомол, бәхетле яшьлек темаларына күп яза, иҗатында халыкның гореф-гадәтләрен, фольклорны нык файдалана. Мәсәлән, “Кара айгыр турында әкият” балладасын, “Чыпчык һәм кәккүк” мәсәлен шундый әсәрләре исәбенә кертергә мөмкин.
Бөек Ватан сугышы чорында да ул күпсанлы патриотик рухтагы шигырьләр язды. Аларның барысы да “Кызыл Башкортостан”, “Ленин байрагы” гәзитләрендә һәм татар телендә чыккан “Совет сугышчысы” дигән фронт гәзитендә басылды.
Сабир Кинҗәкәй дә институтка безнең белән бергә кергән иде. Ләкин кай арададыр ул кинәт юк булды. Соңыннан гына белдек, читтән торып укуга күчеп, туган төягенә кайтып киткән икән. Аның бер үзенчәлеге күзгә ташлана иде: фольклорны яхшы белә, иҗатында башкорт кобаерларын, хикәятләрен оста файдалана. Теленең сутлы булуы да шуннан килгәндер, мөгаен. Мин Сабирның авызын ачып кемгә булса да сүз кушканын хәтерләмим, әмма һәрчак коңгырт йөзен якты елмаю матурлый иде. Күп еллар үткәч, мин Рәми Гариповны Сабир Кинҗәкәйгә охшата идем. Аерма шунда гына булгандыр, бәлки: Рәми усал гына егет иде, кыюлыгы да җитәрлек иде, ә менә Сабир Кинҗәкәй артык юаш иде шул... Аның каравы, сугышта нинди кыю, нинди батыр булган ул! Искитмәле!..
Башкорт әдәбиятының һәм театр сәнгатенең күренекле вәкиле булып танылган драматург Сәгыйть Мифтахов 1907 елда Нуриман районының Кызылъяр авылында туган. Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлый һәм 1919 елда Уфадагы укытучылар курсында укый.
1922 елда Күзәй канткомы аны Стәрлетамактагы өлкә партия мәктәбенә укырга җибәрә. Арытаба ул Мәскәүдәге Көнчыгыш хезмәткәрләре коммунистик университетында белем ала. Биредә бер үк вакытта “Эшче” һәм “Яшь эшче” гәзитләрендә катнаша. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң Сәгыйть Мифтахов партиянең Башкортстан өлкә комитеты карамагына кайта һәм Уфадагы В. И. Ленин исемендәге урта мәктәптә һәм комвузда иҗтимагый фәннәр укыта. 1930 елда партиянең Баймак районы мәдәният һәм пропаганда бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. Монда ул “Кызыл Баймак” дигән район гәзитен чыгаруны юлга сала һәм аның беренче мөхәррире була.
1930 елда С. Мифтахов Уфа шәһәре берләштерелгән дәүләт театрларының (Башкорт академия һәм урыс драма театрлары) директоры вазыйфасын башкара.
Бөек Ватан сугышының тәүге көнендә үк үзе теләп фронтка китә һәм 1942 елның февраль аенда батальон комиссары Сәгыйть Мифтахов халык бәхете, бөек Ватан өчен көрәштә батырларча һәлак була. Бу вакытта аңа нибары 35 яшь кенә иде әле.
Иҗаты чәчкә аткан чакта С. Мифтахов һәлак булды. Шулай да ул шактый бай мирас: “Паннар илендә”, “Сакмар”, “Урал каны”, “Зимагорлар”, “Дуслык һәм мәхәббәт”, “Ялан кызы” пьесаларын, “Күктән төшкән һөрәйрә” дигән бер актлы комедия, “Сакмар”, “Акбузат” опералары өчен либреттолар, Н. Погодинның “Мылтыклы кеше”, В. Эльтонның “Хуҗа Насретдин” дигән комедиясенең башкорт теленә тәрҗемәсен, әдәбият һәм театр сәнгате темасына язылган төрле мәкаләләр калдырды.
Кызганычка каршы, аның “Блюхер рейды”, “Бөек шквал” кебек драмалары төрле сәбәпләр аркасында вакытында театрларда куелмый калды. Хәзер социализмнан йөз чөергән, революцион темалар читкә тибәрелгән заманда тиз генә бу әсәрләргә әйләнеп тә кайтмас инде театр әһелләре...
Билгеле ки, сугыш алды чорында безнең драматургиядә көнүзәк проблемаларны, халык тормышындагы мөһим вакыйгаларны җанлы художество образлары аша сурәтләүгә омтылыш бик көчле иде. Ә Сәгыйть Мифтахов иҗади драматургиядә үзе бер этап, ул шушы жанрның дәрәҗәсен билгеләүче бер өлге иде. Бу талантлы драматург үзенең пьесаларында халыкның иҗади көчен һәм хезмәт сөючәнлеген дә, эчкерсез мәхәббәтен һәм килешмәүчән нәфрәтен дә, интеллектуаль үсешен һәм якты хыялларын да бердәй осталык белән реалистик буяуларда тасвирлауга иреште.
Миңа С. Мифтахов белән дә очрашырга насыйп булды. Әлеге лә баягы шул “Кунак” дигән пьесамны аңа да күрсәткән идем. Безнең сөйләшү болайрак булды:
— Безнең яшь язучылар хәзер әдәбиятка тормышның үзеннән түгел, ә китап аша килә. Менә син әле армиядә дә хезмәт итмәгәнсең, дәүләт чиген саклаучы заставада да булмагансың, ә пьесаң чик сакчылары турында. Мин әсәреңне бөтенләй инкарь итмим, синдә нидер бар. Минем сиңа киңәшем шул: киләчәктә үзең белгән тормыш турында язарга тырыш!..
Рәхмәт яугыры, менә шундый бөек сабак бирде миңа атаклы драматург Сәгыйть Мифтахов. Мин дә үз гомеремдә аның якты рухы алдында бер яхшылык эшләдем. Салават драма театры директоры чагымда без аның “Зимагорлар” дигән пьесасын сәхнәгә куйдык. Бу изге эшне минем үтенечем буенча театрның баш режиссеры Рафаэль Әюпов тормышка ашырды. Бүген Сәгыйть Мифтаховның драматургиясе буенча әдәбият белгече Мидхәт Гайнуллинның кандидатлык диссертациясе яклавын да искә алмау мөмкин түгел.
Сәгыйть Мифтахов уртача буйлы, какча йөзле, арыш саламы кебек тырпаеп торган куе кара чәчле, бер урында утырып тора алмаган хәрәкәтчән, кайнап торган энергияле, ашкынып яшәүче кеше булып күренде миңа.
1937-1939 елларда Башкортстан Язучылар берлеген җитәкләгән Йосыф Гәрәйдән сугыштан соң: “Сәгыйть Мифтахов ниндирәк шәхес иде?” — дип сорагач, ул: “Коммунистик идеяләргә җаны-тәне белән бирелгән кайнар йөрәкле патриот иде”, — дип җаваплады.
Фронтка җибәрүләрен сорап язган гаризасында да ул: “Фашист провокаторларына үлем!” дигән бит!..
Тагы да шуны әйтим: аның “Дуслык һәм мәхәббәт” дигән пьесасы буенча куелган спектакль 30нчы еллар азагында Башкортстанның барлык театрларында да шаулап барды. Ә академтеатрда Айсылуны — Зәйтүнә Бикбулатова, Юлайны Булат Имашев уйнады. Их, уйнадылар да соң!.. Искитмәле иде.
Ни кызганыч, мин бу мәкаләмдә изге яуда һәлак булган барлык язучылар турында да бәян итә алмадым, үзем күреп белгәннәрне генә искә алдым. Әмма шунысы хак: хәтер кешелекнең иң күркәм сыйфатларының берсе. Халык Туган илебезнең бөтенлеге, азатлыгы өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларны онытмый һәм бервакытта да онытмаячак та!..
Йомшак туфрагыңда тыныч йокла, Мәлих Харис! Тыныч йоклагыз, батыр яугир язучылар!..
Читайте нас: