+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2008, 03:00

Халык һәм хакыйкатькә таянсагыз, ялгышмассыз!

“Мөхтәрәм Президент!Уйлый китсәң, гади һәм кечкенә бер кешенең олы дәүләт җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп утыруында сәерлек тә, чамасыз мин-минлек тә бардыр инде. Хатымның Президент колагына гына түгел, аның йорты тупсасына да якынлаша алмасын белсәм дә, әйтер сүземне, “Улым сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!” дигән халык йоласын тотып, бәлки Президентның урындагы ярдәмчеләре ишетер, дигән өметтә калам. Ә инде уемдагылар, алар күңелен дә какмыйча, гәзит укучыларга барып ишетелсә дә бик хуп. Хәзерге заманда түрәләрнең йөрәгенә караганда гади кешеләрнең йөрәгенә ачкыч тизрәк табыла, күңел капкалары киңрәк ачыла.

Хөрмәтле Дмитрий Анатольевич! Сезгә, яшьлек елларыгыздан ук югары вазыйфаларда эшләгән кешегә, гади гражданның хокуклары, аның дәүләт белән идарә итүдә катнашуы, бәлки, абстракт төшенчәгә әйләнеп тә беткәндер. Халыктан вазыйфа, мөнбәр киртәләре белән аерылган җитәкче күпчелек нәрсәләр турында теоретик кануннарга таянып фикер йөртә башлый. Кешенең табигате шулай булгач, монда кемнедер гаепләү яки шәхси үзенчәлекләрдән чүп эзләү урынсыз. Дәүләттәге иң югары вазыйфага гына түгел, кайчак фермага мөдир итеп тәгаенләнгән кешенең дә холык-фигыле, сөйләшү рәвеше, хәтта атлап йөреше дә үзгәрүе ихтимал. Ә инде югары вазыйфа өчен — зур акыл, зур зиһен өчен — һаваланмас баш, ул баш әйләнмәсен дисәң, ныклы муен кирәк.
Безнең менталитет шулай: хуҗа кеше ачык йөзле һәм эштә каты куллы булса, халык белән аның телендә аралашса, ул — әйбәт. Гади халык бушкуыклыкны, эрелекне яратмый да, кичерә дә алмый. Мин фәкыйрегез, Президент әфәнде, Иосиф Сталинны хәтерләгән кеше. Бүген кемнәрдер аны хурласа да, илне — ил, милләтләрне халык итеп берләштерүдә Иосиф Виссарионовичның хезмәтләрен инкарь итү мөмкин түгел. Дәүләт тарихында һәр хакимнең — үз урыны. Шул ук вакытта ил тарихы, җитәкчеләрнең эшчәнлегеннән бигрәк, гади игенченең, токарьның, укытучының, галимнең, актерның бик күренеп бармаган көндәлек хезмәте белән языла. Шушы гади хәлне онытып, дәүләттә төп урын чиновникларга, депутатларга, олигархларга бирелә икән, аның халык дәүләте дип атала алуы шикле.
Гомумән, хөрмәтле Президент, Русиядәге чиновниклар башбаштаклыгы һәм “халык хезмәтчеләренең” халыксыз гына депутатлык мандатын алуы — үзе бер олы мәсьәлә. Сайлау системасын камилләштерәбез дип, ярый, халыкны ул сайлаячак кешеләрдән аердылар, ди. Моның белән илнең эчке сәясәте нәрсә отты соң? Сезгә бу сорауга җавап бирү әлегә авыррактыр, әмма, Владимир Путинның тырышлыкларына карамастан, Русия идарә итү системасында, аның халык белән мөнәсәбәтләрендә, чиновниклар менталитетында һаман бюрократик, ришвәтле дәүләт булып кала.
Дәүләт корылышы халыкка йөзе белән әйләнсен өчен ул халыкны һичкайчан да алдамаска кирәк. Бездә, кызганычка каршы, бер уйны уйлап, икенче хәбәрне сөйләп, өченче төрле эшләү гадәте көчле. Дәүләт халыкны гомер бакый исемсез-төссез бер биомасса дип исәпли һәм нинди дә мәсьәлә хакында сүз барганда конкрет кеше түгел, ә гомум яшәүчеләр күз уңында тотыла. Гади кешене тыңлый һәм ишетә белмәү — идарә итүчеләрнең төп чирләренең берсе. Русиядә “Халыктан да олы һәм халыктан да акыллы булу мөмкин түгел” дигән хакыйкать инкарь ителә. Әмма иң йончытканы — сүз боткасы. Сизгәнсездер, өстенлекле гомумдәүләт проектлары әле кәгазьдә генә чакта аны пропагандистик шау-шуга күмә башлаган иделәр. Бездә теләсә нинди яхшы эшне дә сүз өермәсенә тартып кертеп чәчәтү гадәте бар. Ярый да Владимир Владимировичның таләпчәнлеге, Сезнең ихтыяр һәм тырышлык тоташ дәүләтне күтәрердәй программаларны шундый язмыштан йолып алып калды.
Шушы җирлектән, Дмитрий Анатольевич, тагы бер теләкне өстим әле. Дәүләттә хуҗа кеше — Президент. Демократия, власть тармаклары дип хәбәр сөйләсәк тә, дөнья тоткасы гамәлдә бер кулда булырга тиеш. Аның һәр сүзе игътибарга алына, һәр күрсәтмәсе, һичсүзсез, үтәлә. Монда авторитар идарәлек яки диктатура эзләргә маташу урынсыз. Хуҗаның сүзе бер колактан кереп, икенчесеннән чыккан хуҗалык, гадәттә, бик таркау яши. Русиядә исә Президент рәсми чыгышларында күтәргән мәсьәләләр дә шунда ук онытыла. Җинаятьчелеккә каршы көрәш, ятим балалар язмышы, идарә итү системасын реформалау, чиновниклар санын киметү, кече һәм урта эшкуарлыкны дәртләндерү... Дәвам итү кирәкме? Президентның сүзе җилгә очмасын ул. Карарлар һәм күрсәтмәләрнең үтәлешен катгый күзәтмәгәндә һәм шомарту осталарын йөгәнләмәгәндә, боерыкларыгыз, гади халыкны болгатып һәм өметсезләндереп, кәгазь кисәге генә булып калуы ихтимал. Халыкның ышанычын сындырмагыз, өметен сүндермәгез, Президент әфәнде. Ул хәерчелеккә дә, йорт-җирсезлеккә дә түзә, дәүләте читкә типкәндә дә халык иле өчен җанын бирергә әзер тора, халыкка, иң мөһиме — игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт кирәк.
Балаларыбыз турында аерыбрак әйтеп үтим.
Безнең мөселман халыкларында: “Бала табу — бер кыен, бала багу — мең кыен”, дигән әйтем бар. Бу дөньяда сабыйдан да кадерлерәк һәм аның язмышы өчен җаваплырак нәрсә юктыр. Үзен кеше дип санаган кеше үз баласы өчен яши һәм бар булмышын сабыена бирә. Бар көч-куәтебез, зиһенебез, гамәлгә ашмый калган хыялларыбыз, тамчылап кына саркып, балаларыбызга күчә. Сүнә барган елларыбыз аларга кайта, очар канатларын ныгыта. “Дөньябыз иртәгә кемгә кала соң?” — дип хафаланмас булсак, балаларыбызның бүген ничек яшәвен, ни хәлдә булуын күрикче.
Хөрмәтле Президент! Мин — сугышта башын салган фронтовик улы. Әти Харьков янында ятып калганда әниемә егерме дүрт яшь кенә булган, кулында — өч сабый. Ләкин ул балаларын ятимнәр йортына тапшырмаган, үзе үстергән. Кайнәм мәрхүмә дә — фронтовик хатыны, сугыштан соң өч баласын ялгыз тәрбияләгән. Аларның ниләр күргәнен, нинди җәфалар кичергәнен хәзергеләр, бәлки, аңламас. Әмма ана бөеклеге медальләрдә һәм мактаулы исемнәрдә генә чагылмый, аның асылы — үз бурычын ипле, кешегә белгертми башкара алуда.
Сугыштан соң ятимнәрнең күп булуы — табигый хәл. Русиядәге бүгенге миллионнарча ятимне нинди сугыш “тудырган” икән? Дәүләтебездә балаларга каршы игълан ителмәгән сугыш бара. Балаларыбызны ятим калдыралар, җәберлиләр, урлыйлар, көчлиләр, үтерәләр, ә дәүләт шушы сугышны читтән генә карап тора. Дөресрәге, күрмәмешкә салыша.
Хөрмәтле Дмитрий Анатольевич! Сез вазыйфа бурычы буенча, әлбәттә, тәү чиратта, икътисад, сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнерсез, ләкин шуны онытмасагыз иде: хәзер балаларны һәрьяклап саклаудан да мөһимрәк бурыч юк. Бүген гамьсезлек күрсәтсәк, киләчәгебезне югалтачакбыз.
Сезнең вакытыгыз тарлыгын һәм сүзнең озынгарак китүен исәпкә алып, тагы ике генә юнәлешкә күз салуыгызны теләр идем. Апрель азагында, “Аргументы и факты” атналыгы журналистлары белән очрашкан чакта, Сез: “Русия телевидениесе — дөньяда иң яхшылар исәбендә”, — дигән фикер әйттегез. Иҗади коллективта әйтелгән фикерне иҗади кешеләргә карата комплимент дип тә аңларга мөмкин, әлбәттә. Ул “яхшы” телевидениенең һәр каналында диярлек канкоеш, азгынлык, түбән зәвыкның тулып ятуы Сезне борчымыймыни? Балаларыбыз аңына һәм психологиясенә иң зур куркыныч телевидение, бәйсез Интернет ягыннан килә. Әгәр бу “мәгълүмат” чаралары арытаба да эшчәнлеген әлеге юнәлештә дәвам итсә, җәмгыятебезнең җимерелүен шунда табарбыз.
Мәгълүмат чаралары, дигәннән. Мин шушы өлкәдә, профессиональ рәвештә, кырык өч ел эшлим. Сүз — бик үткер корал. Үткерлек исә үтерә дә, дәвалый да. Объектив тәнкыйтьле, социаль юнәлешле матбугат булмаган җәмгыятьтә демократия турында җитди сүз алып бару мөмкин түгел.
Мөхтәрәм Президент! Тәфсилләп сөйләшер форсат булса, йөрәкне әрнеткән тагын әллә нәрсәләр турында әйтеп бирер идем. Зур дәүләттә эреле-ваклы мәсьәләләр тулып ята, хәтта алар арасында адашып китү дә ихтимал. Шундый вакытта халык белән киңәшләшсәгез, аларның йөрәк тибешенә колак салсагыз иде. Халыкның бер мәл ялгышып та китүе мөмкин, ләкин аның фундаменталь кыйммәтләре үзгәрешсез, табынган кыйбласы элеккечә кала. Сезнең иң төп, иң ышанычлы таянычыгыз — гади кешеләр. Алар сатмас та, хыянәт тә итмәс.
Сез — үзебез сайлап куйган Президент. Башкортстанның халык шагыйре, фронттан орденнар тагып һәм авыр тән яралары алып кайткан Мостай Кәрим ил агасы турында болай әйтеп калдырган иде: “Президент — ил башы, ул ук аның таянычы, саклаучысы һәм өмете. Ул ук аның нервылары төйнәлеше, аның зиһененең тупланышы, аны бөтен халык сайлаган. Әмма бу гына бөтен халык сайлаган кешенең һәр нияте, һәр карары һәм эшләре үзеннән-үзе бөтен халыкның хуплавын һәм тануын ала дигәнне аңлатмый. Алмаган чаклары да була — безгә бу да таныш. ...Президент, уемча, үзе өч терәккә мохтаҗ. Бу, беренче чиратта — халык. Ул халыкны сайлап алалмый. Ул бар һәм булачак. Арытаба — хакыйкать. Ул зур эштә дә, кечесендә дә зарур. Бәләкәй генә нәрсәдәге ялган да зур эштәге хакыйкатьне җимерә. Өченче терәк — аркадашлар һәм ярдәмчеләр. Аларны сайлау — аның ихтыярында”.
Русия халкы гомер бакый килер хакимнәрнең акылына, гаделлегенә һәм мәрхәмәтенә өмет белән яшәде. Алар әле дә югалмаган.
Читайте нас: