+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2008, 03:00

Ул һаман да унҗидедә кебек...

Хәбиб Назаров — Миякә районыннан Җиңү парадында катнашкан бердәнбер исән яугир. Ул Качаган авылыннан, бүген аңа 83 яшь. Баксаң, Хәбиб Ибраһим улы фронтка хәрби комиссариатны алдап китә.



— 1939-1940 елларда өйрәнчек механизатор фронтка киткәч, аның тракторын миңа тапшырдылар. Уманка, Кочубеевка, Поповка җирләрен сөрдем. Көнне төнгә ялгап колхозда бик күп эшләр башкардым. Урамда очраган карт-коры: “Әле син, Ибраһим малае, һаман сугышка китмәдеңмени?” диләр. Яшьтәшләремә караганда буйга калкурак, гәүдәм калынрак булганга, олпат күренгәнмендер инде. “Фронтка һаман китмәдеңмени?!” Гарьләндерә, качак сыман тоям үземне. “Отправьте на фронт!” — дип хәрби комиссар Сунцовка бардым. Вакыты юк. Өзлексез шалтыраталар. “Кирәк булса чакырырбыз!” — диде дә, кулы белән ишарәләп, кайтып китәргә кушты. Соңыннан ник барганыма үкендем. Егетләр — әче теллеләр үртәргә тотынды: “Доброволец Хабиб в разведку ходит, но мало каши ел, подрасти надо!” имеш...
Хәбибкә авыл Советы сәркәтибе булып эшләүче апасы “ярдәмгә” килә. Кыскасы, 1942 елда 17 яшьлек егет “ашыгыч рәвештә” документларда 18 яшен “тутыра”. “Хәбиб, окопка сыймый башларсың, тизрәк фронтка юллан мин сиңа бер ел өстәдем”, ди аңа апасы. Шулай итеп, алты егет: Хәмит Вәлишин, Гаяз Билалов, Йөзлебай Лисанов, Әхәт Гаделшин, Әмир Вәлишин һәм Хәбиб Назаров атларда җилдереп, җырлап, гармун тартып, хәрби комиссариатка, ә аннан соң Аксен станциясенә юллана.
— Алтыбызны да Тоцкига хәрби әзерлек үтәргә тәгаенләделәр. Якташлар арасыннан мине, берүземне, артиллериягә билгеләделәр. Йөз кеше землянкада яшибез. Ике кеше бер котелоктан ашыйбыз, көне-төне күнекмәләр үтәбез. Иртә таңнан дүрт кеше пушканы сөйрәп яланга алып чыгып китәбез, “сугыш алласын” сүтәбез, майлыйбыз, аннан аңардан атабыз. Кич соңлап янә гарнизонга кайтабыз. Барганда да, кайтканда да татарча, башкортча туган Башкортстаныбыз, Уралыбыз, Агыйделебез, Димебезне данлаучы, изге җиребезне фашистлардан азат итәргә чакыручы җырлар җырлыйбыз, такмаклап та алабыз, ә аннан күмәкләп көлешәбез, — дип хәтер йомгагын сүтә Х. Назаров.
Хәрби әзерлектән соң озайлы фронт юлы башлана. Хәбиб Ибраһим улы танкка каршы артиллерия взводы командиры буларак, илнең байтак шәһәр-авылларын дошманнан азат итүдә катнаша. Украина җирләре өчен сугышканда взвод камалышта кала, әмма яугирләрнең тапкырлыгы, хәйләсе һәм кыюлыгы нәтиҗәсендә фашистларның боҗрасы юкка чыга. Төньяк Двинаны дүртенче тапкыр кичеп чыгарга омтылу гына уңышлы була.
Взвод Чугуев шәһәрен алганда югалтуларсыз зур уңышка ирешә. Арытаба артиллерист Х. Назаров Молдавия, Румыния, Венгрияне азат итүдә катнаша, зур батырлыклар күрсәткән өчен “Кызыл Байрак” ордены һәм байтак медальләр белән бүләкләнә.
— Җиңү бәйрәмен мин Венгриядә каршы алдым. Шатлыгы эченә сыймаган венгр халкы, совет гаскәрләре аны тантаналы шартларда билгеләп үтте. Кичен... приказ булды — сугышка керергә! Чехословакиядә тар-мар ителмәгән фашист гаскәрләре һаман каршылык күрсәтә иде әле. Җиңүдән соң да байтак егетләр фашистларга каршы көрәшеп, үзләренең изге интернационал бурычларын үтәгәндә һәлак булды.
Х. Назаровка язмыш мәрхәмәтле була. 1950 елда ул туган авылына исән-сау әйләнеп кайта.
Хәбиб Назаровка Җиңү парадында катнашу форсаты да тия. Яугир ул чакта Румыниядә хезмәт итә. Җиңү парадына 1000 яугир арасыннан буе-сыны, килеш-килбәте, сәламәтлеге, физик хәзерлеге, Җиңүгә керткән өлешенә карап сайлап алынган 15 хәрби арасында Хәбиб Ибраһим улы да була. Ул мәңге кабатланмас дулкынландыргыч триумфта катнаша.
— “Парадта Карелия, Ленинград, Балтыйк буе, 1, 2, 3нче Белоруссия, 1, 2, 3, 4нче Украина фронтлары, Оборона халык комиссариаты, Хәрби Диңгез флоты, Хәрби академияләр, училищелардан сайлап алган полклар һәм Мәскәү гарнизоны хәрбиләре катнашты. Парадны ак аргамак менгән оборона министры урынбасары, Советлар Союзы Герое Г. К. Жуков кабул итте, кара аргамак менгән Советлар Союзы Герое К. К. Рокоссовский парад белән җитәкчелек итте. Тантаналы маршта полклардан алда сугышларда аеруча дан казанган частьлар, соединениеләр командующийлары, Советлар Союзы Геройлары үтте. Күңелләрне шатлыкка күмгән җыр-моң, Советлар Союзы Гимны, Җиңүчеләр маршы, Г. К. Жуковның ярты сәгатьлек чыгышы, котлаулар йөрәкләрне җилкендерде. Трибунада хөкүмәт һәм партия җитәкчеләре. Берчак җыр-моң, музыка, барабан тавышлары кискен туктап калды. Дошманның 200 байрагын Мавзолей алдына, җиргә ыргыттылар, — дип искә ала ветеран яугир.
Җиңү парадында Х. Назаров үзенең якташын, Өршәкбаш-Карамалы авылы егете Гатич Әбелмәгыйдҗанны, Миякә совхозыннан Закуан Кәлимуллинны очрата. Сугыштан соң өч якташ еш очрашалар. Җиңү парадында районыбызның данлы уллары Советлар Союзы Геройлары Иван Васильевич Максимча, Мансур Идият улы Абдуллин да була. Парадтан соң Х. Назаров Бухарестта, ә Ә. Гатич Прагада хезмәтләрен дәвам итәләр.
1950 елда авылына кайтып төшкәч, кешеләр яугирне шатланып, колач җәеп каршылый. Әмма идеологик хаста белән авырган колхоз, авыл Советы рәисләре әле һаман аның мөәзин малае икәнен онытмаган икән, уңае килгәндә ясалма каршылыклар китереп чыгара. Тракторчылар курсына җибәрүне бик үтенеп сораса да, егетнең теләге белән исәпләшмиләр — Балакатайга урман кисәргә җибәрәләр, ә аннан соң армиягә барасы егетләрне өйрәтүне йөкләтәләр. КПСС райкомының беренче секретаре Җәләлетдин Нәфыйков һәм Миякә МТСы директоры Бикмәтов турыдан-туры таләп иткәч кенә аңа механизаторлар курсына барырга рөхсәт итәләр.
“Сабагын” уңышлы тәмамлап, байтак еллар СТЗ, НАТИ, ДТда югары күрсәткечләргә ирешә. 35 ел дәвамында тракторчы, трактор бригадасы бригадиры, комплекс бригадиры, инженер булып эшләде. Районда, республикада зур уңышлар яулады. Аңа “Башкортстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.
Х. Назаров җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты, озак еллар идарә әгъзасы, ветераннар советы, профсоюз комитеты рәисе булды. Әле дә кулдан килгәнчә хуҗалыкка ярдәм кулы суза. Без аны “Вәсилә басуында” очраттык. Иренмәгән, машинасында җилдереп килеп җиткән. Мамыктай эшкәртелгән кара уңдырышлы туфраклы басуда бодай һәм арпа чәчеп йөри. Кыскасы, яугир-ветеран бүген дә алгы сызыкта, фидакарь хезмәттә...
Читайте нас: