+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май 2008, 03:00

\"Бал бабай\" дип йөртәләр

Мәчетле районының Яңа Мөслим авылыннан Бөек Ватан сугышына 319 кеше киткән, 158е кире әйләнеп кайтмаган. Сугышта исән калган 151 ир-атның да бүген дүртесе генә исән — Хәйдәрҗан Ганиев, Хәммәтнур Ганиев, Рәҗәп Гыймалетдинов, Габделхәй Мөбәрәкшин. Соңгы елларда фронтовикларның өчесе шактый гына бирешсә дә, Хәммәтнур абзый әле җиргә нык басып йөри. Җиңел автомобильгә дә идарә итә, умарта тота. Аны авылда өлкәннәр “умарта профессоры”, ә бала-чагалар “бал бабай” дип йөртә.


Сугыш Хәммәтнур абзыйлар гаиләсен читләп үтмәгән: башта гражданнар сугышында Башкортстанны акгвардиячеләрдән азат итүдә катнашкан әтисе Мулланурны фронтка җибәрәләр. Ул Сталинградка эләгеп коручы булып хезмәт итә. 1942 елда аның “батырларча һәлак булды” дигән “похоронка”сын алгач, әнисе Нәзифә апа сулкылдап-сулкылдап елаган. Әтисенең үлеменә сугыш беткәч кенә ачыклык керә. Идел елгасы аша күпер төзегәндә, немец самолеты ташлаган бомба астында калып, су төбенә китә ул. Бу хакта сугыштан исән кайткан авылдашларының берсе сөйләгән.
— Үземне фронтка 1943 елда алдылар, — дип сөйли Хәммәтнур абзый. — Районның хәрби комиссариатыннан 24 егетне башта полуторкага утыртып Сулея вокзалына китерделәр. Аннан башка солдатлар белән бергә эшелонга төяп, Алкино частена китереп төшерделәр. Монда алты ай сугыш һөнәренә өйрәттеләр дә, Украина фронтына җибәрделәр. Снайпер булдым. Дзотларына яшеренгән фашистларны юк итүдә осталыгым “Батырлык өчен” медале белән бәяләнде. Дошманнарның каты бомбага тотулары нәтиҗәсендә контузия дә алдым. Айдан артык госпитальдә аунарга туры килде.
Бераздан мине Көнбатыш Украинага — бандерачылар белән көрәшүче дивизиягә күчерделәр. Армия генералы Николай Ватутин җитәкчелегендә авыл һәм урманнарда бандитларны тар-мар итеп йөрдем. Җиңүне Австриядә каршы алдым. Бу вакытта мин “Ватан сугышы” һәм 2нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры, отделение командиры һәм кече сержант идем. Соңыннан, кызганычка каршы, күңелсез чуалышка тарып хәрби дәрәҗәмнән колак кактым.
Сугыш тәмамлангач, үз теләгем белән армиядә калдым. Хезмәтне Германиянең төрле частьларында — каравылда торып үткәрдем. Саксониянең атом рудалары чыгаручы шахталарын саклауда катнаштым.
“Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул”, — диләр бит. Туган җир үзенә тартты. 1950 елда авылга кайттым. Күрше Свердловск өлкәсенең Әртә чалгы кою заводында бер ел эшләп алуымны исәпләмәгәндә, гомеремнең калганын Жданов исемендәге колхозга багышладым. Хуҗалык фермасында дуңгызлар карадым. Пенсиягә китәр алдыннан шунда мич ягучы эшен башкардым.
Тормыш иптәше Луиза апа белән алар 3 кыз үстергәннәр, аларны илгә-көнгә билгеле, үзләре шикелле тырыш һәм уңган итеп тәрбияләгәннәр. Инде карт солдатның алты оныгы бар.
— Хәммәтнур абзый, сезнең умарта белән шөгыльләнүегез кемнән килә? — дип кызыксынам.
— Бал кортлары — минем бөтен тормышым. Алар минем язмышымны бәхетле итүчеләр, — дип җаваплады уйлап та тормыйча ул. — Һич ялганламыйча әйтәм, умартачылык белән мин илле ел берөзлексез шөгыльләндем. Ә моңа хирыслыгым сигез яшьтән башланды. Әтиемнең абзыйсы мине малай чактан ук үзе белән колхоз умарталыгына йөртте. Ул тәмле бал белән сыйлап кына калмады, гөжләп торган умарталар арасына алып кереп, табигатьнең бу могҗизасыннан файда алу серләренә өйрәтте. Белгәннәремнең хәтта фронтта, солдат хезмәтендә дә кирәге чыкты. Телләрен аңлагач, урманнарда кыргый бал кортларының ояларына курыкмыйча менеп, иптәшләремне кәрәзле бал белән сыйлый идем.
Умартачылык белән армиядән кайту белән мавыктым. Умарталарын, аңа кирәк-яракларны үз кулларым белән ясадым. Күчләрен дә үзем үрчеттем, яисә юан агачларга аулар элеп тоттым. Бакчамда һәрвакыт алтмыш умарта оясы утырды. Соңгы елларда аларны утыздан да киметкәнем юк. Махсус китапларны беркайчан да укымадым. Бал кортларының тормышын күзәтеп, отышсыз бал алырга өйрәндем. Аллага шөкер, балдан кергән акчага кызларыма гөрләтеп туй ясадым, һәрберсенә өй салып бирдем. Кияүләремә УАЗ автомашиналары, тракторлар бүләк иттем. Үзем өч “Жигули” туздырдым. Дүртенчесе әнә өр-яңа килеш гаражда тора. Тагын шунысы бар — мин беркайчан да авырмадым. Салкын да тимәде, йөрәгем дә сызламады, кан басымы да уйнамады. Бу даими бал ашау һәм бал кортлары белән аралашу нәтиҗәсе.
— Димәк, сез тормыштан канәгать?
— Ә ник канәгать булмаска? 13 мең сумга якын пенсия алам. Ташламалар белән файдаланам. Пенсия акчама “Кызыл таң”, “Мәчетле тормышы” (район гәзите) алдырам. Телевизор карыйм, чөнки сәясәт белән кызыксынам. Тарихи китаплар да укырга вакыт табам әле. Батый, Чыңгыз ханнар хакында күбрәк белергә тырышам.
Хәммәтнур абзый тормыш авырлыкларына беркайчан да сыкранмаган. Җор теле белән язмышының сикәлтәле мизгелләрен (ә алар аның гомерендә шактый булган) уен-көлкегә борып җибәрә белгән. Шуңадыр да ул үзенең 82 яшендә дә егетләр кебек. “Шушы матур һәм тыныч дөньяны ничек калдырып китмәк кирәк? Сиксән яшь ул — ерунда, йөзгә җитәсе иде, йөзгә”, — ди ул.
...Хәммәтнур абзый белән баллап чәй эчә-эчә гәпләшеп утырдык. Ә үзе һич кенә дә умарталы бакчасыннан күзләрен алмады — бал кортларының Ык буе талларының сары песиләреннән дәррәү бал җыеп кайтуларына сөенеп бетәлмәде ул. Сабый кебек ачыш ясагандай: “Карале, энекәш, бу җаннарда да кеше акыллары булыр икән”, — дип җитди генә әйтеп куюында, ил агасының никадәр зирәк булуын төсмерләргә була иде...
Читайте нас: