+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май 2008, 03:00

Дан сезгә, ветераннар!

Бу көннәрдә без Бөек Ватан сугышы яланнарында һәм тылда язмышның иң кырыс сынауларын кичергән, илбасарларга каршы аяусыз көрәшкән ветераннарны хөрмәтлибез, Җиңүгә зур өлеш керткән Башкортстан улларын һәм кызларын данлыйбыз.


Кичә башкаланың Нефтьчеләр мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 63 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды. Анда җөмһүриятебезнең төрле төбәкләреннән килгән чал чәчле сугыш ветераннары, тыл батырлары катнашты. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Президент Мортаза Рәхимов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Премьер-министр Раил Сарбаев һәм башка рәсми кешеләр килгән иде. Алар фойеда ук үзләрен орден-медальләрен чыңлатып, яшь егетләрчә сәламләгән яугирләр белән күреште, хәл-әхвәл сорашты, тормыш-көнкүреш хәлләре белән кызыксынды.
Бу көнне күптән күрешмәгән дуслар, яудашлар җанлы әңгәмә корды, истәлеккә фотога төште. Стәрлебаш районы Кабыккуыш авылының 82 яшьлек ветераны Сафа Сатучин белән Дуван районының Арый авылы тыл батыры Сөһелхан Гыйбадуллин бер-берсен әллә каян танып кочаклашып күреште. Баксаң, узган елның октябрь аенда бергә “Янгантау” шифаханәсендә ял иткәннәр, дәваланганнар икән.
— Арыганыбыз онытылды, аннан тазарып, яшәреп кайттык. Президентка, Хөкүмәткә рәхмәт әйтеп яз, кызым, күпме мактасаң да артык түгел, ризабыз. Шөкер, алар ярдәмен гел тоеп, күреп торабыз, — диде ветераннар бертавыштан.
Үз чиратында, Мортаза Рәхимов аларны бәйрәм белән ихлас котлап, изге теләкләрен җиткерде.
— Бөек Ватан сугышында 700 мең якташыбыз катнашкан, шуларның 300 меңе алыш яланнарында ятып калган. Без бүген аларның һәрберсе белән горурлана алабыз, безнекеләр Брест крепостеннан алып Берлинга кадәр данлыклы юл үткән. 280 Советлар Союзы Герое, Дан орденының 37 тулы кавалеры, орден-медальләргә лаек булган 200 меңнән артык яугир... Шушы саннар башкортстанлыларның сугыш юлларындагы каһарманлыгы турында ачык сөйли. Сугыш һәм хезмәт ветераннары турында хәстәрлек күрү, аларның социаль проблемаларын хәл итү — республикада барлык власть органнарының, җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә, болар — безнең изге бурычыбыз, — дип билгеләде Мортаза Гобәйдулла улы чыгышында һәм ветераннарга күрсәтелгән социаль ярдәм төрләре белән таныштырып үтте.
Башкортстанның сәнгать осталары Җиңү солдатларына дәртле биюләрен, моңлы җырларын бүләк итте.
Читайте нас: