1940 елның салкын кышында взвод командиры Хәнифне финнарның снайпер “кәккүге” яралый. Ул госпитальдә дәваланып чыга да яңадан фронт сызыгына баса. Бу сугыш бик күп корбаннар белән булса да, безгә Җиңү алып килә. Хәниф Ташлыга күкрәгенә орден-медальләр тагып исән-сау кайтып төшә. Әмма өлкән лейтенантны озак та тормый яңадан хезмәткә чакырып алалар. Ул Көнбатыш Украинага 131нче частька эләгә. Бераздан декрет ялына чыккан Гарифәсен дә кайтып ала. Әмма сабыен күрергә барыбер насыйп булмый Хәнифкә. Бөек Ватан сугышы башланып, Совет халкының, шул исәптән Мөхәммәтовларның да тормышын чәлпәрәмә китерә. Хатыны белән саубуллашырга да өлгермичә Хәниф башка солдатлар белән фронтка китә.
Хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарын эвакуациялиләр. Менә-менә туарга торган йөге белән Гарифә дә көнчыгышка таба кузгала. Көч-хәл белән Ташлыга кайтып җитә, тагын 24 көннән улы Валериан дөньяга килә.
Хәниф исә фронтта әсирлеккә төшә. Аны Бухенвальд концентрацион лагерена ябалар. Ул биредә иптәшләре белән яшерен рәвештә кораллы баш күтәрүгә әзерләнә башлый.
Шуннан соң Хәниф Мөхәммәтов дигән яугирнең язмышы билгесезлектә кала. Бары тик җитмешенче елларда журналист Н. Минкинның очеркы республика матбугатында дөнья күргәч кенә хәл ачыклана төшә. Аның гаиләсе яугирнең фаҗигале вафат булуын белә. Хәниф Мөхәммәтов кораллы баш күтәрү вакытында җитмешләп фашистны дөмектереп, 800 тоткынны лагерьдан чыгарырга ярдәм итә. Үзе икенче төркемне дә чыгарырга исәп тотып лагерьда кала. Әмма сатлыкҗаннар гестапочыларга ярарга тырышып, үз иленең чын патриоты булган Хәниф Мөхәммәтовны палачларга тотып бирә. Шулай итеп, Ташлы герое соңгы көннәрен лагерь шартларында җәфаланып яшәп, гестапочылар тарафыннан җәзалап үтерелә. Бу фаҗига 1944 елның 26 августында була. Хәнифкә бердәнбер улын да, сөекле хатынын да туган илендә күрергә насыйп булмый.
Бүген инде Гарифә апа да, Хәниф Мөхәммәтовның бердәнбер улы Валериан да якты дөньяда юк. Ташлы урта мәктәбендә Хәниф Мөхәммәтов истәлегенә почмак бар, мәктәпнең пионерлар дружинасы да аның исемен йөрткән. Батыр якташыбыз турында якты да, әрнүле-сагышлы да хатирәләр безнең күңелләрдә саклана.