Бөек Җиңүнең 63 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары Уфаның барлык мәйданнарында, мәдәният учакларында, ял паркларында үтте. Башкалабызның Җиңү паркында үткән тантанада Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Раил Сарбаев, Уфа шәһәр округы хакимияте башлыгы Павел Качкаев, башка рәсми кешеләр катнашты.
Башкаланың илебез тарихында иң зур Җиңү хөрмәтенә ачылган бу паркы олы бәйрәм көнендә тагын да күркәмләнгән. Орден-медальләрен таккан сугыш һәм тыл ветераннары, урта буын вәкилләре, шәһәргә килгән кунаклар, яшьләр, укучы балалар иртәдән үк Җиңү паркына агылды. Аларны тынлы оркестр, Уфа кадет корпусы курсантлары, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр каршы алды. Биредә һәр урында бәйрәм рухы сизелә, сугыш чорындагы көйләр яңгырый. Ветераннар яудашлары белән очрашып, күрешеп әңгәмәләшә, фронт хатирәләрен яңарта. Бик күпләр Җиңү паркына гаиләләре белән килгән.
— Мин сугышка 1943 елда Чишмә хәрби комиссариатыннан алындым. Беренче Белоруссия фронтының, алтынчы аерым миномет бригадасында разведчик булып хезмәт иттем, — ди сугыш ветераны Камил Мәхмүтов. — Варшаваны немец илбасарларыннан азат итүдә катнаштым. Бөек Җиңүне Берлинда каршы алдым. Аннары туган ягыма кайттым. Хатыным Тәнзилә белән бер ул тәрбияләп үстердек. Әле оныкларыбыз, туруннарыбызны сөеп, сөенеп, шатланып Чишмә районының Югары Хаҗәт авылында яшибез. Уфаның Җиңү паркына ел саен киләм. Бөек Җиңү көненнән дә бөегрәк бәйрәм бармы соң!
Дошманга каршы көрәштә Башкортстан яугирләре күрсәткән тиңдәшсез батырлыклар бөтен илгә билгеле. Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан көчле индустрия үзәгенә әйләнә, биредәге завод-фабрикалар көнне төнгә ялгап, фронт өчен эшли. Авыл эшчәннәре дә фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтә, “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән максат белән эшли.
Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов, Җиңү паркындагы бәйрәм чараларында катнашып, ветераннар белән аралашты, каһарман якташларыбыз Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә чәчәкләр салды.
Шушы ук көнне Уфаның
В. Ленин исемендәге мәйданында “Хөрмәтле ветераннар” программасы булды, аннары яшьләр бәйрәме үтте. Тантаналар Җиңү салюты белән тәмамланды.
Дим районының ял паркында, Н. Гастелло исемендәге скверда, “Кашкадан”, В. Ленин, М. Гафури, И. Якутов исемендәге паркларда шаулап-гөрләп бәйрәм чаралары узды.