+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2008, 03:00

Уртак язмыш якынайткан

Русиядә быел игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан ни өчен нәкъ шушы, үзләренең алтын тормыш көзенә аяк баскан ике гаилә хакында сөйләргә булдым соң әле? Берсе — район үзәге Раевкада, икенчесе Ташлы авылында гомер кичерүче бу гаиләләрне бер-берсенә бик якын иткән уртаклыклар кулыма каләм алырга, аларның тормышын яшьләргә үрнәк итеп күрсәтергә этәрде.


Бүгенге яшьләр бакчасына таш атарга яратучылар күп. Шуларның берсе буласым килми. Дөресен әйткәндә, яшьләрнең күпләренә ак көнләшү белән карыйм. Заманча фикерли, эшли, яши беләләр. Ара-тирә, әлбәттә, “заманчаны” үзләренчә аңлаганнары да очрый. Андыйлар, гадәттә, тир түкми генә рәхәт яшәргә, тәмле ашарга, яхшы киенергә ярата. Гаиләне дә алар башкаларга ияреп, кызык өчен генә төзи төсле. Чөнки күп вакыт гаилә мәшәкатьләрен дә ата-ана өстенә өяргә чамалыйлар. Әти-әни фатирлы да итсен, балаларны да үстереп бирсен, имеш. Инкубатор урынына. Хәер, үзең тапкан баланы әти-әни җилкәсенә утыртырга тырышу бер бүген килеп туган нәрсә түгелдер.
— Үз балаң үсә дә китә, ә менә балаңның баласы гомереңә җитә! — дигән сүзләр ата-бабадан калган бит.
Тик шулай да элекке белән хәзергене чагыштырып булмастыр. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышыннан соң барлыкка килгән гаиләләрне. Менә әлеге язмам геройларын гына алыйк. Рәйсә Сәетгәрәй кызы Арслангәрәева 1940 елның 19 декабрендә Ленинградта туган. Бишектә чакта киң билгеле Ленинград блокадасын үткәргән — бүген ул Әлшәйдәге өч блокадникның берсе. Сәетгәрәй абзый сугыш җәрәхәтләреннән, авыр чирдән 1945 елның азагында үлгән. Балачагы интернатларда үткән Рәйсә 1957 елда бүген Рәми Гарипов исемен йөртүче башкорт интернат-гимназиясен тәмамлаган. 1961 елда Раевка егете Ихсан Мукаевка кияүгә чыккан. Ике кыз үстереп, югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырганнар. Үзләренең генә арка терәр кешесе булмаган.
Рәйсәнең югарыда телгә алынган гимназия буенча сабакташы, 1941 елның 15 июнендә Әлшәй районының Баязит авылында туган Разыя Тимерьяр кызы Галимовага “әти” дип дәшү бәхете дә тәтемәгән. Тимерьяр абый дәһшәтле Курск дугасында сугышып, 1943 елның 5 маенда башын салган. Әлшәйгә аңардан “кара кәгазь” генә килгән. Бәхетенә, үзе сугышка киткәндә төгәл бер атналык булып калган Разыясын күреп сөенгән:
— Кызыбыз бик теремек күренә, берүк чирләтә күрмәгез, үстереп кеше итегез! — дип “наказ” биреп киткән. Әйтерсең, үзенең кире кайтмасын алдан белгән.
“Әткәй” сүзен әйтә алмаган Разыя атасының өметен аклаган — исән-имин үсеп, менә дигән кеше булган. Укытучы, чаңгычы, Башкортстан чемпионы үзе биш бала үстергән, бишесенә дә югары белем алырга ярдәм иткән!
Ике сабакташ кыз язмышындагы уртаклыклар моның белән генә чикләнми. Аларның ирләре Ихсан Мукаев белән Сабир Шәрипов — танылган спортчылар. Ихсан Шәйдулла улы — СССР спорт мастерлыгына кандидат, Хәрби-Һава көчләре чемпионы. Сабир Гариф улы милли көрәш һәм йөгерү буенча Русиянең спорт мастеры, РСФСР чемпионы, Башкортстанның мәгариф алдынгысы, элекке күренекле физкультура укытучысы һәм тренер, күп чемпионнарны тәрбияләгән кеше.
Һәм, ниһаять, бу ике данлыклы гаиләнең иң мөһим уртаклыгы шунда — бүгенге җитеш тормышларын алар бары тик үз куллары белән булдырган, үз хезмәте белән корган. Шик юк, спортта иң авыры саналган җиңел атлетика белән мавыгу, спортны бүгенгәчә ташламау аларның иң зур ярдәмчесе булгандыр. Иң зур һәм бердәнбер ярдәмчеләре.
Читайте нас: