+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2008, 03:00

Халык ышанычы аклансын иде

Узган атнада Русия Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путин Хөкүмәтнең яңа составын игълан итте. Әйтергә кирәк, яңа кабинетта элекке состав, нигездә, сакланса да, аерым структуралар җитди генә үзгәреш кичерде. Атап әйткәндә, Премьер-министр урынбасарлары саны биштән җидегә артты. Алар арасында Хөкүмәтнең элекке Премьер-министры Виктор Зубков һәм моңа кадәр Президент ярдәмчесе вазыйфасын башкарган Игорь Шувалов — Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасарлары. Президент Хакимиятенең элекке җитәкчесе Сергей Собянин да эш урынын Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе, Премьер-министр урынбасары вазыйфасына алыштырды. Аның элекке эше буенча урынбасары Игорь Сечин да хәзер Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары. Хөкүмәтнең элекке составында да вице-премьер булган Александр Жуков һәм Алексей Кудрин янына хәзер элекке беренче вице-премьер Сергей Иванов та кушылды.



Владимир Путин кайсы урынбасар нинди өлкәне җитәкләячәге турында да ачык белдерде. Атап әйткәндә, Виктор Зубков авыл хуҗалыгын үстерү буенча гомумдәүләт проекты үтәлеше, аграр сәнәгать, балыкчылык, урман сәнәгате өчен җавап бирәчәк. Игорь Шувалов исә Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү, дәүләт милке, монополиягә каршы сәясәт, көндәшлек сәясәтен үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Александр Жуков гомумдәүләт проектлары, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль өлкә өчен җаваплы булса, Игорь Сечин энергетика, табигатьтән файдалану, тирә-як мохитне саклау мәсьәләләрен контрольдә тотачак. Сергей Собянин — федераль үзәк һәм төбәкләр арасында вәкаләтләрне чикләү, Алексей Кудрин — дәүләт бюджеты, инвестиция сәясәте һәм финанс яктан планлаштыру, Сергей Иванов — ил оборонасын үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.
Министрлыклар һәм ведомстволар структурасы һәм составы да җитди генә үзгәрешләр кичерде. Әйтик, Хөкүмәтнең яңа составында Сәнәгать буенча федераль агентлык, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча агентлык, Росздрав, Росэнерго, Росаэронавигация кебек структуралар юк. Аларның вәкаләтләре башка министрлыкларга бирелде.
Сәүдә өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру бурычлары исә хәзер яңа оештырылган Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына күчте. Аны элекке сәнәгать һәм энергетика министры Виктор Христенко җитәкләячәк. Энергетика мәсьәләләре белән дә аерым министрлык шөгыльләнәчәк. Аның җитәкчесе итеп “Атомстройэкспорт” җәмгыятенең элекке президенты Сергей Шматко тәгаенләнде. Өр-яңадан Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте буенча министрлык булдырылды. Аңа Русия футбол берлегенең элекке башлыгы Виталий Мутко җитәкчелек итә.
Шулай ук моңа кадәр ил Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле булган Александр Коновалов юстиция министры Владимир Устиновны алыштырды. Русия Президенты протоколының элекке җитәкчесе Игорь Щеголев хәзер Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгын җитәкли. Русиянең Франциядәге элекке илчесе Александр Авдеев илнең мәдәният министры итеп тәгаенләнде.
Хөкүмәтнең элекке составында вице-премьер һәм Хөкүмәт аппараты җитәкчесе вазыйфасын башкарган Сергей Нарышкин исә хәзер Президент Хакимиятен җитәкли. Русиянең Федераль иминлек хезмәтендә хәзер Александр Бортников директор. Аның элекке башлыгы Николай Патрушев, үз чиратында, эш урынын Хәвефсезлек советы секретарена алыштырды.
Калган министрлар исә, нигездә, эш урыннарын саклап калды. Шулай итеп, Сергей Лавров алдагы чорда да Чит ил эшләре министрлыгын, Анатолий Сердюков — Оборона, Рәшит Нургалиев — Эчке эшләр, Татьяна Голикова — Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш, Андрей Фурсенко — Мәгариф һәм фән, Алексей Гордеев — Авыл хуҗалыгы, Дмитрий Козак — Төбәкләр үсеше, Юрий Трутнев — Табигый ресурслар һәм экология, Игорь Левитин — Транспорт, Сергей Шойгу — Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать казалары нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча, Эльвира Нәбиуллина — Икътисади үсеш министрлыгын җитәкләячәк.
Әйтергә кирәк, Хөкүмәт составындагы үзгәрешләр эзлекле уйланылган һәм, тәү чиратта, илнең арытабангы үсешенә юнәлтелгән, дияргә кирәк. Бу уңайдан моңа кадәр сигез ел дәвамында илне җитәкләгән яңа Премьер-министрның беренче урынбасарлары итеп Хөкүмәт башлыгы һәм Президент ярдәмчесе вазыйфасында чыныгу үткән җитәкчеләрне тәгаенләве дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда нәтиҗәлелекне бермә-бер арттыруга булышлык итәр, дияргә кирәк. Премьер-министр урынбасарлары, министрлар вазыйфасына тәгаенләнгән җитәкчеләрнең дә һәркайсы җаваплы вазыйфаларда сынау үтеп, үзләрен фәкать эшлекле яктан таныткан кешеләр.
Министрлыклар структурасындагы үзгәрешләр дә максатка ярашлы. Мисал өчен, Хөкүмәтнең яңа составында Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы барлыкка килү нәтиҗәсендә яшь буынны борчыган мәсьәләләргә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бермә-бер артыр дип ышанасы килә. Гомумән, Хөкүмәт составындагы үзгәрешләр киләчәккә якты өметләр уята. Бу уңайдан Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов та Хөкүмәтнең яңа составы эшлекле булыр, дигән фикер белдерде.
— Русия Хөкүмәтенең яңа составы — нәтиҗәле эшләүче дәүләт эшлеклесе Владимир Владимирович Путин җитәкләгән профессионаллар командасы ул. Мин Русия Хөкүмәтендә яңа кешеләрнең барлыкка килүенә, шул ук вакытта Хөкүмәттә күбесенчә моңа кадәр эшләгән кешеләрнең калуына шатланам. Кадрларга кагылучы бу карарлар илнең сәяси һәм икътисади курсында күчәкилүчәнлек саклануын раслый, — диде ул.
Президент Хөкүмәт структурасында һәм составындагы үзгәрешләрне дә югары бәһаләде.
— Нигездә икътисади һәм социаль өлкәгә кагылучы кадрлар буенча һәм структур яңартулар да дәүләт идарәсенең нәтиҗәлерәк булачагы турында сөйли. Хәзер кайбер икътисади министрлыкларның вәкаләтләре ачыграк чагыла һәм тулырак күзаллана, дип исәплим. Тормыш эшчәнлегенең төп өлкәләре буенча төбәкләр турыдан-туры мөрәҗәгать итәрлек вице-премьерлар тәгаенләнүенә шатмын, димәк, мәсьәләләр дә җиңелрәк хәл ителәчәк. Күпчелек федераль агентлыкларны гамәлдән чыгару яки яңартып кору дәүләт идарәсендә, аеруча урыннарда, бер-берсен кабатлауны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Башкарма власть органнары системасында экология, спорт һәм туризмны үстерү өлкәсендә, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда, ягъни күбесенчә социаль иминлек, бигрәк тә үсеп килүче буыннар язмышы бәйле булган мәсьәләләр буенча структураларның яңадан оештырылуы мөһим.
Александр Коноваловның юстиция министры итеп тәгаенләнүе дә безнең өчен күңелле хәбәр. Без аны үз эшен яхшы белүче, җаваплы җитәкче буларак беләбез, һәм аның белән яхшы эшлекле һәм кешелек мөнәсәбәтләре урнашты, — дип билгеләде Мортаза Гобәйдулла улы.
Бер үк вакытта Башкортстан Президенты яңа Хөкүмәт төбәкләр үсешенә игътибарлырак булыр, дигән ышаныч белдерде.
— Хөкүмәтнең яңа составы төбәкләрне социаль икътисади үстерү өстендә эшләр, дип ышанам, чөнки Русиянең чәчәк атуы төбәкләр иминлегенә бәйле. Дәүләтнең яңа башлыгы Дмитрий Медведевның Хөкүмәт Рәисе Владимир Путин белән үзара бәйләнештә эшләве, ә алар илне яхшы белә, төбәкләр проблемаларын хәл иткәндә аеруча нәтиҗәле булачагына шикләнмим.
Илебез яңа үсеш чорына аяк басты. Русия алдында тотрыклылыкны саклау чорыннан илне тамырыннан яңартып кору чорына күчү максаты тора. “Көчле Президент, көчле Хөкүмәт, көчле төбәкләр”нең берлектә эшләве йогынтылы механизмга әвереләчәк, илебез озак вакытлы күләмле бурычларны хәл итүдә алга китешкә ирешәчәк һәм алдагы 15-20 елда тизләтелгән темплар белән үсәчәк, дип ышанам, — диде Мортаза Рәхимов.
Әлбәттә, Хөкүмәт эшчәнлегенә бәя бирергә әлегә иртәрәк. Аның ни дәрәҗәдә нәтиҗәлелеге, чебешләрне көз санаган кебек, дүрт елдан соң күренер. Халык исә Владимир Путин җитәкчелегендәге Хөкүмәткә зур өметләр һәм ышаныч баглый, инфляциянең авызлыклануын, бәяләрнең тотрыклануын, хезмәт хаклары һәм пенсия күләменең кешечә яшәү дәрәҗәсенә җиткерелүен, социаль тәэмин ителешнең яхшыруын көтә. Ышаныч һәм өметләр мотлак аклансын иде.
Читайте нас: