+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2008, 03:00

Ил киләчәге яшь гаилә иминлегенә бәйле

Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтайның зур залында “Яшьләр сәясәте. Хәзерге яшь гаиләнең проблемалары һәм аларны хәл итү юллары” дигән темага ”түгәрәк өстәл” утырышы үтте.— “Түгәрәк өстәл”нең темасы актуаль һәм заман таләпләре белән аваздаш, — диде сөйләшүне башлап, Дәүләт җыелышы-Корылтайның мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Равил Бикбаев. — Бүген без яңа буынның киләчәге өчен булган мөһим мәсьәләрне карыйбыз. Гомумән, Башкортстанда яшьләр сәясәтенә республика җитәкчелеге тарафыннан җитди игътибар бирелә.


Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Сәгыйтов “Яшь гаиләләргә ярдәм — Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәтенең төп өстенлекле юнәлеше” дигән төп доклад белән чыгыш ясады. Башкортстан Республикасы юстиция министрлыгының ЗАГСлар идарәсе начальнигы Рәмилә Йомагужина, сәламәтлек саклау министры урынбасары Рәлидә Шакирова, Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, “Башкортстан пионерлары” балалар җәмәгать оешмасы рәисе Ирина Антонова, “Яңа буын” җәмәгать берләшмәсе җитәкчесе Илдар Зәйнуллин, Дәүләт Җыелышы-Корылтай каршындагы яшьләр палатасы рәисе Руслан Гыйззәтуллин, яшьләр палатасының сәнәгать һәм малтабарлык буенча комиссиясе рәисе Максим Пустовгаров, яшьләр палатасының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре һәм экология буенча комитет рәисе Булат Морзабулатов һәм яшьләр палатасының мәгариф, фән, мәдәният, спорт, туризм буенча комитет рәисе Сергей Корлыханов чыгышлары тыңланды. “Түгәрәк өстәл”дә “Никахка кергән яшь гаиләләрнең проблемалары”, “Сәламәт яшьләр — сәламәт гаилә”, “Яшь гаиләне рухи-әхлакый тәрбияләү” һәм башка мөһим мәсьәләләрне үз эченә алган чыгышлар яңгырады.
Күтәрелгән проблема тирән анализланды, җитешсезлекләрне хәл итү юллары билгеләнде.
Читайте нас: