+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2008, 03:00

Яшьләр премияләре буенча комиссия белдерүе

Фән һәм техника буенча республика дәүләт яшьләр премияләре буенча комиссия 2007 ел өчен яшьләр премияләрен юллауга эшләр кабул итә.Бу премия республиканың гыйльми потенциалын үстерү һәм аеруча талантлы яшь галимнәрне бүләкләү максатында 2002 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә булдырылган иде. Фән һәм техника өлкәсендә республика дәүләт яшьләр премияләре Ватаныбыз, дөнья казанышлары дәрәҗәсенә туры килерлек һәм Башкортстан Республикасын социаль-икътисади һәм мәдәни-рухи үстерүгә булышлык итүче гуманитар, табигый һәм техник фәннәрне үстерүгә зур өлеш керткән өчен, ресурсларны янга калдыручы һәм экологик чиста технологияләрне, прогрессив материаллар, машиналар һәм приборлар эшләгән һәм производствога керткән өчен бирелә.


Ел саен табигый, техник һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә өч дәүләт премиясе бирелә. Һәр премия 50000 сумга тиң.
Республика дәүләт яшьләр премияләрен юллауга гыйльми хезмәткәрләрнең, вуз преподавательләренең, аспирантларның, докторантларның, халык хуҗалыгы белгечләренең аерым яисә биш кешедән артык булмаган авторлар коллективы хезмәтләре тәкъдим ителә ала. Премияне юллаучылар 35 яшьтән өлкән булмаска тиеш.
Дәүләт премияләрен юллауга эшләрне республика министрлыклары һәм ведомстволары, Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе, башкарма власть органнары, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар, уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни оешмалар һәм учреждениеләр тарафыннан тәкъдим ителә. Эшләр президиумнар, гыйльми советлар, коллегияләр, идарәләр утырышларында, хезмәт коллективлары җыелышларында һәр авторның керткән өлешен исәпкә алып тәкъдим ителә.
Яңа техника төрләрен, ачышларны, яңа материалларны, технологик процессларны, җитештерүнең камилләштерелгән алымнарын сурәтләүче эшләр кимендә бер ел дәвамында гамәли файдаланылуын раслаучы документлар нигезендә күрсәтелә ала.
Дәүләт премиясен юллауга эшләрне күрсәтү һәм аларга фәнни экспертиза үткәрү тәртибе фән һәм техника өлкәсендә республика дәүләт яшьләр премияләре буенча комиссия тарафыннан билгеләнә.
Дәүләт премияләре Республика көнен бәйрәм итү алдыннан тантаналы рәвештә тапшырыла.
Эшләр 2008 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Соңрак тәкъдим ителгән материаллар каралмый.
Материалларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә:
450000, Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, Ленин урамы, 10, Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының киңкүләм оештыру һәм социаль эш бүлеге, 25нче бүлмә.
Белешмәләр өчен телефоннар: (347) 251-57-19, 251-14-75.
Читайте нас: