+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2008, 03:00

Стәрлетамакта бәйрәм гөрләп үтте

Узган шимбәдә Стәрлетамак шәһәре гөр килеп торды. Биредә берьюлы өч бәйрәм — шәһәр көне, сабантуй һәм химиклар көне зурлап билгеләнде. Аларда меңнәрчә кеше катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Стәрлетамаклыларны бәйрәмнәре белән котларга байтак рәсми кунаклар килгән иде. Алар үз чыгышларында шәһәр халкына ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек, “Алтын шәһәр” статусы алган Стәрлетамакның киләчәктә дә гөрләп торуын, чәчәк атуын теләде.


Шәһәр бәйрәмнәргә җитди әзерләнгән, һәр җирдә чисталык күзгә ташлана. Җитештерүдә һәр тармакта уңышларга ирешелгән. Аеруча химия һәм нефтехимия тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен яхшы нәтиҗәләр белән каршылады. Бу уңайдан бигрәк тә “Сода” ачык акционерлар җәмгыятенең эшчәнлеге мактауга лаек. Шәһәрнең генә түгел, республиканың иң куәтле, тотрыклы предприятиеләренең берсе булган “Сода”да узган елда цементны “коры” ысул белән җитештерү линиясе ачылган иде. Яңа технологик линия хәзер газ куллануны — 2,1, электр энергиясен — 1,5, ремонт эшләрендә хезмәт күләмен өч тапкыр киметергә мөмкинлек бирә. Узган елда биредә цемент җитештерә башлауга 55 ел тулган иде. Бу вакыт эчендә ул аны 50 миллион тонна чамасы эшләп чыгарган. Быелгы күрсәткечләр дә яхшы. 2010 елга бу предприятиедә цемент җитештерү 2,3 миллион тоннага җитәчәк, дип көтелә.
— Туган шәһәребезнең елдан-ел чәчәк атуына чиксез шатмын. Биредә яшәүче күпмилләтле халыкның эш сөючәнлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Тагы да шуңа сөенәм: бездә хезмәт кешесе, производство алдынгылары, ветераннар — һәммәсе дә игътибар үзәгендә, — ди ярты гасыр “Сода”да эшләп, хаклы ялга чыккан Социалистик Хезмәт Герое Юнир Усманов. Аның сүзләрен шушы ук предприятие ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Динислам Имангулов та куәтләде.
Бәйрәм чаралары шәһәрнең берничә бистәсендә узды. Алар җыр-моң, дәртле биюләр, төрле милли уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барды. Аларда яше дә, карты да актив катнашты, бүләкләр отты.
Читайте нас: