+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2008, 03:00

Мәгариф комиссары Магариф

Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында аерым урын алып тора. Бу сугышта катнашучылар Ватанын фашист коллыгыннан саклап калдылар. Шуңа алар зур ихтирамга лаек. Җиңү — ул барлык халкыбызның батырлыгы, ул кешене әхлакка өйрәтүче кыйммәтле капитал. Яшь буынны тәрбияләүдә аны бик урынлы файдалана белергә һәм бу кыйммәтле капиталны киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз.


Бөек Ватан сугышында катнашып, Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән бер замандашыбызны бүген искә алу бик урынлы булыр. Аның дөньядан китүенә ярты гасыр вакыт үткән. Бу кеше — Башкортстанның мәгариф комиссары һәм батальон политкомиссары дәрәҗәсенә күтәрелгән гади авыл егете Магариф Хәсәнов.

Магариф Закир улы 1900 елда Башкортстанның элекке Кандра районы Чокадытамак авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк кызыксынучанлыгын, тырышлыгын күреп, әти-әнисе аны мәдрәсәгә бирәләр.
Октябрь революциясен Магариф шатланып каршы ала. Шуңа Гражданнар сугышына да үзе теләп китә. Армия сафыннан үсеп, физик һәм рухи яктан ныгып кайта. Урыс телен яхшы үзләштерә. Хәрби хезмәттән кайткан Магарифне Чокадытамак авыл Советына секретарь итеп алалар. Тырыш хезмәте белән ул бик тиз халыкның ихтирамын яулый.
Магариф Закир улы 1930 елда Казан шәһәрендәге коммунистик университетка укырга керә. Укуны 1934 елда уңышлы тәмамлый. Уфага кайту белән аны партия өлкә комитетына инструктор итеп алалар. 1938 елда 38 яшендә Магариф Закир улын мәгариф комиссары дәрәҗәсенә күтәрәләр. Бу эшендә ул сугышка киткәнче, 1942 елга кадәр була.
Хәтеремдә уелып калган кызыклы минутлар еш кына исемә төшә. Нәкъ Магариф Закир улы халык мәгарифе комиссары булып эшләгән елларда әнием Мәгъфүрә Кудашева башлангыч класс укытучысы булып эшли иде. Кичләрен әнием әтигә көннең ничек үтүе турында сөйли. Әтием әниемнең эше белән даими кызыксына иде.
Бервакыт әни көтмәгәндә ул эшләгән мәктәпкә мәгариф комиссары М. Хәсәновның килеп керүе турында дулкынланып сөйләде. Комиссар дәресләргә кергән, укытучылар, укучылар белән, хәтта идән юучы Сара әби белән дә сөйләшкән.
Җаваплы вазыйфа үтәү белән беррәттән, Магариф Закир улы гыйльми эш белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан. Башкорт теле орфографиясен урыс графикасына күчергәндә бу эшне башкаручы комиссияне җитәкләгән. Моның өстенә сәясәт белән бәйле урыс телендәге әдәбиятны башкорт теленә тәрҗемә итүдә дә актив катнашкан. Бөек тюрколог, “Башкорт теленең грамматикасы” дигән китапның авторы Николай Дмитриев белән бик якыннан аралашкан. Галим Магарифкә үзенең китабын автограф белән бүләк иткән. Бу зур бүләкне Магариф Закир улының кызы Динара ханым (ул филология фәннәре кандидаты, доцент) бүгенге көнгәчә кадерләп саклый.
Замандашыбыз М. Хәсәнов белән бәйле тагын бер фактны әйтми үтеп китә алмыйм. Аны: “Бик гади, ярдәмчел кеше иде”, дип искә алалар. М. З. Хәсәновны эшкә тарантаста йөрткәннәр. Менә шул атны йөртүче итеп Мөгаллим Әмирхановны эшкә алалар. Яңа хезмәткәре белән мәгариф комиссары бик озак сөйләшеп утыра. Ул күптән түгел дүрт баласының анасын югалткан була. Мөгаллимнең балаларына үги ана алып кайтасы килми икән. Балаларның тамагын туйдыру өчен сыер сатып алырга мәҗбүр була. Комиссар атаның хәлен яхшы аңлый. Кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә тырыша. Балаларның укулары, сәламәтлекләре турында сорашып кына тора.
Бервакыт комиссарны йөрткән Маруся кушаматлы атның колыны туа. Бу сугыш башланган көннәр була. Комиссар колынны бу гаиләгә бирә, сатсалар да, ит итеп ашасалар да, ярдәме булыр дип уйлый ул. Ә әтиләре, балалары белән киңәш итеп, аны 5нче балалар йортына бүләк итә, колынны озатырга бөтен гаилә бара.
Сугыш башлану белән М. З. Хәсәнов хәрби комиссариатка барып, үз теләге белән фронтка җибәрүләрен сорый. “Тылда да эшләргә кирәк, әгәр мохтаҗлык булса, Сезне мотлак сугышка алырлар”, — дип җавап бирә-ләр. Ниһаять, ул морадына ирешә. Аның сугыш юлы да данлыклы була. Ул башкорт атлы дивизиясенә җибәрелә. Курск-Воронеж юнәлешендә махсус задание үтәгәндә, 1942 елның 4 июлендә каты яралана. Берничә госпитальдә дәвалангач, аны Уфадагы Ленин урамында урнашкан (хәзерге медицина университеты бинасы) госпитальгә кайтаралар. Уфага кайтарылуын белгәч, Магариф Закир улының хәлен белергә туганнары, дуслары, укытучылар, хәтта укучы балалар да килә. Беркөнне аның гаиләсе матур күренешкә шаһит була. Бер төркем укучылар госпитальгә килгәннәр, алар туп-туры М. Хәсәнов яткан палатага юнәлгәннәр. Бер баланың кулында төсле каләмнәр белән төшерелгән чәчәкләр белән бизәлгән открытка. Открыткага язылган тәэсирле һәм саф, җылы сүзләр күңелне дулкынландырырлык: “Кадерле иптәш Хәсәнов! 45 санлы мәктәпнең, IV А сыйныфы укучылары Сезгә кайнар сәлам тапшыралар, Сезнең тизрәк терелүегезне телиләр. Тыныч, якты көннәрдә Сез безнең мәктәпләрне җитәкләдегез, безнең турыда хәстәрлек күрдегез. Ә инде немец илбасарлары безне коларга тырышкан вакытта, совет балаларын җәберләгән көннәрдә, Сез туган илебезне, совет балаларын, укучыларны сакларга ташландыгыз. Без Сезгә, безнең саклаучыбызга, укытучыбызга моның өчен бик рәхмәтлебез. Фронтовиклар гаиләләренә ярдәм итәргә, үзебез — “отлично”га укырга Сезгә сүз бирәбез!
Уфа шәһәре Жуков районының 45нче мәктәбенең IV А сыйныфы укучылары”.
Аякка басу белән аны БАССРның Министрлар Советы рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Ул хәрбиләрнең гаиләләрен торак белән тәэмин итү, көнкүрешләрен хәстәрләү белән шөгыльләнә. 1946 елның октябрендә ул БАССРның эчке эшләр министры урынбасары булып эшли башлый. Бу өлкәдә үзенең белемен күтәрү өчен ул СССРның Эчке эшләр министрлыгы офицерларының югары уку йортына читтән торып укырга керә, уку йортын тәмамлап өлгерми, вафат була.
Магариф Хәсәновның гомере бик кыска була, ул 52 яшендә якты дөньядан китә. Ләкин шул кыска гына гомер эчендә ул халкына, Ватанына бик күп файдалы эшләр башкарып өлгерә. Намуслы хезмәте өчен ул Кызыл Йолдыз, Почет орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Ямал Төхфәтшә кызы белән бер кыз, бер ул үстерәләр. Ата-анасына охшап алар бик тырыш, эшчән, кешелекле, белемгә омтылучан булып үсәләр. Кызлары Динара — филология фәннәре кандидаты, укытучы. Гыйльми-методик эшләр белән уңышлы шөгыльләнә. Профессор Лена Сәяхова белән берлектә ул милли мәктәпләр өчен “Рус теленең тематик сүзлеге”н төзеде. Ул Мәскәүдә ике тапкыр басылып чыкты һәм бик тиз таралып та бетте. Санкт-Петербург нәшриятында бу ике авторның урыс теленең тематик сүзлеге дәреслек формасында дөнья күрде һәм зур хуплау тапты.
Магариф Закир улының улы Рем техник фәннәр кандидаты. Пенсиягә чыкканчы Башкортстан дәүләт аграр университетының механикалаштыру факультетында укытты. Аның кызы Элина — табиб, ул Мәскәүнең бер дәваханәсендә бүлек мөдире булып эшли.
Замандашыбыз Магариф Закир улы Хәсәнов арабыздан бик иртә китте, ә эшләре бүген дә яши. Аның яшәү, эш рәвеше балаларында, оныкларында дәвам итә. Бу шәхесне без хөрмәтләп искә алабыз.
Читайте нас: