+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 Май 2008, 03:00

Үткәннәрне барлап, киләчәккә карап

“Музей” — латин сүзе. Сәнгать әсәрләре, тарих, фән, көнкүреш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы әйберләре, күренекле кешеләр тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләүче материаллар тупланган урын. Ул тарихи әйберләрне җыю, саклау һәм халыкка күрсәтү белән шөгыльләнүче учреждение. Чыннан да, музейда кешегә барысы да кызыклы. Аның экспонатларыннан без үткәннәребезне беләбез һәм хәзерге фән һәм техника казанышларына шатланабыз. “Башинформсвязь” ачык акционерлар җәмгыятенең элемтә музеена килгән һәр кеше шундый нәтиҗә ясый. Ул компаниянең административ бинасында урнашкан һәм 1987 елда ачылган. Аны оештыруда БАССР элемтә идарәсе начальнигы Г. Мөлеков, аның урынбасары, хәзерге вакытта компаниянең генеральный директоры С. Гайсин, предприятиенең җаваплы хезмәткәрләре Н. Леванда, Т. Хәмзин зур тырышлык салганнар. Хәзер биредә ике меңнән артык экспонат, фото, тарихи документлар саклана.


Музейда почта, телеграф, радио элемтәсе һәм, шулай ук, телевидение турында искиткеч матур бүлекләр оештырылган. Башкортстанда элемтәнең үсеш тарихына багышланган бүлекләр зур кызыксыну тудыра. XIX гасырның икенче яртысы уртасына кадәр почта элемтәсе генә булган. Ул югары тизлектә эшләгән дип кем әйтсен инде! Мәсәлән, Наполеон гаскәрләренең Мәскәүне басып алуы турында хәбәр Уфага кырыгынчы көндә генә килеп җиткән.
XIX гасыр азагыннан башлап, почта хезмәте тимер юлдан файдалана башлаган. Ә соңрак телеграф һәм телефон кебек элемтә чаралары барлыкка килә. 1863 елда Мәскәү — Казан — Уфа линиясе файдалануга тапшырылгач, Уфа телеграфы эшли башлаган. Шул чордагы Морзе аппараты әле булса эшли. Башта телеграф дәүләт учреждениеләрен генә хезмәтләндергән булса, 1870 елдан аерым кешеләрдән дә телеграммалар кабул итә башлаган.
Музейда “Эрикссон” маркалы телефон аппараты куелган. Тәүге телефон аппаратлары Уфа губернасында 120 ел элек күренә башлаган. Алар Белоретта чит ил малтабарларының заводларында урнаштырылган булган. Уфада тәүге телефоннар 1897 елда куела башлаган.
Музейга килүчеләр Башкортстанның элемтә предприятиеләрендә кулланылган 30 номерлы телефон коммутаторларын кызыксынып карый. Музей стендларында республикабызда электрон элемтәне оештыру буенча беренче программа документлары ачык чагылдырылган.
Фотографияләр һәм экспонатлар республикада XX гасырның 20-30нчы елларында элемтәнең үсүен күрсәтә. “Башкортстан Республикасы элемтәчеләре Бөек Ватан сугышында” дигән стенд республика элемтәчеләренең акча җыеп, фронтка танк бүләк итүе турында сөйли. Биредә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның фотографияләре, аларның орден-медальләре, сугыш чорында кулланылган телефон аппаратлары куелган. Шунда ук легендар “глушилка”ны, ягъни чит ил радиостанцияләренең эшенә комачаулык итүче аппаратны да күрергә, хәтта тотып карарга мөмкин. Ул 1987 елга кадәр эшләгән. Экспонатта узган гасырның 20нче елларында радиоһәвәскәрләр файдаланган радиотапшыргычны, Мәскәү тапшыруларын безгә кадәр китереп җиткергән репродукторның кара “тәлинкәсен” дә күрергә мөмкин.
Шулай да бер экспонат янында халык озаграк тукталып тора. Алар агач боҗра белән уратып алынган гаять зур корыч спиральне игътибар белән карый. Ул Коминтерн исемендәге радиостанциянең тибрәтү контуры. Ул кеше биеклегендә. 1941 елда РВ-1 радиостанциясе Ногинск шәһәреннән Уфага китерелгән һәм Глумилинодагы урман техникумы территориясендә урнаштырылган. Радиостанция аша 1942-1943 елларда фашистлар басып алган илләргә һәм дәүләтләргә тәүлегенә 20-шәр сәгать төрле телләрдә фашистларга каршы тапшырулар алып барылган.
Музейның “Атказанган элемтәчеләр”, “Тарихи документлар һәм фотографияләр”, “Хәзерге элемтә чаралары”, “Республиканың элемтә предприятиеләре җитәкчеләре”, “Башинформсвязь” җәмгыятенең халыкара бүләкләре” кебек стендлары да зур кызыксыну уята.
Әйтергә кирәк, хәзерге җитәкчеләр музейның данлы традицияләрен лаеклы дәвам итә. Медальләр һәм дипломнар, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, орденнар һәм мактаулы исемнәр “Башинформсвязь” компаниясенең күркәм казанышлары турында сөйли. 2002 елда күк йөзендә яңа йолдыз — “Башинформсвязь” җәмгыяте йолдызы кабынды. Бу хакта “Росастро” күк җисемнәре каталогында да язылган. Музейда йолдызның яңа атамасы турында сертификат һәм бәллүр шар саклана.
Без кешеләргә бихисап начар мәгълүмат ябырылган чорда яшибез. Кайчак кайбер киңкүләм мәгълүмат чаралары безгә рухсызлык, эгоизм, азгынлык кебек чит-ят кыйммәтләрне көчләп тагарга маташа. Мондый шартларда музейларның әһәмияте зур: алар рухи мәдәният чыганаклары, яшьләрдә патриотизм һәм интернационализм, Туган ил өчен, аның батыр үткәне өчен горурлык тойгысы тәрбияләү үзәкләре булып кала. Шушы хакыйкатьне истә тотып, “Башинформсвязь” җәмгыяте җитәкчелеге, бигрәк тә аның генеральный директоры Салават Гайсин профсоюз комитеты һәм элемтәче ветераннар советы белән берлектә Уфада гына түгел, компания филиалларында да музейлар челтәрен үстерү буенча зур эш алып бара.
Шул максатта 2007 елның апрелендә филиалларда элемтә мүзейларын оештыру буенча конкурс үткәрү турында карар кабул ителгән иде. Бер елдан соң конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Белорет элемтә узелы алса, икенче урынны Күмертау һәм Октябрьский элемтә узеллары бүлеште, ә өченче урын Салават һәм Стәрлетамак элемтә учреждениеләренә бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу конкурс нәтиҗәсендә компаниянең 12 филиалында музейлар ачылды. Шулай итеп, республиканың электрон элемтә системасында музей эше яңа сулыш алды. “Башинформсвязь” җәмгыяте музее яңа оештырылган филиаллар музейларына үрнәк булырлык. Бу музей чын-чыннан ил, республика, элемтә системасының тарихын саклаучы булып тора. Аның җитәкчесе Лена Әхмәтова бөтен көчен һәм сәләтен музейның эшен камилләштерүгә багышлаган. “Бу музей элемтә өлкәсенең күп кенә эшчәннәренең тырышлыгы белән оештырылды. Пенсионерлар, ветераннар, әле эшләүче элемтәчеләр музейны тулыландыруга зур өлеш кертә”, — ди ул. Башкортстан элемтәчеләренең төп музеен үстерүгә зур өлеш керткән Салават Гайсинга аеруча рәхмәтле ул. Ә музейның экспозицияләр һәм стендлары дөньяда элемтәнең тарихы турында гына түгел, алдагы ачышлар турында да сөйли.
Читайте нас: