+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июнь 2008, 03:00

“Кызыл таң”нан хәреф өйрәндем”

Русиядә танылган эшкуар Шамил Шәмсетдинов гәзитебезгә бала чактан тугрыБәләбәй шәһәрен хәзер бөтен Русия белә. “Нәрсә, анда аю биетәләрме әллә?” дигән сорау туарга мөмкин. Юк, әлбәттә. Биетсәләр дә, халыкның әллә ни исе китмәс иде. Хәзер безнең илдә кемне дә булса аю биетеп кенә аптыратып булмый торгандыр. Биредә сүз үтә гадәти, ләкин көндәлек тормышыбыз өчен бик кирәк нәрсәләр турында бара. Җаваплылыгы чикләнгән “Белпром” җәмгыятенең тимер каркастан мебель җитештерү цехы урнашкан урам бу. Продукциясе, әйткәнебезчә, бөтен Русиягә тарала. Тимердән өсте чуклап ясалган аяклы кием элгечләр, “Византия”, “Византия-люкс”, “Визит”, “Асконт” маркалы, барлар өчен — биек, балыкчылар, дача өчен җыелмалы табуретка-өстәлләр ясыйлар биредә. Өстәлләрнең аякларын җыеп кую да берни тормый. Көндәлек тормышта һәрвакыт кирәк, ныклы, матур һәм уңайлы. Эшләү өчен әллә ни материал да кирәкми. Тимердән ясалган мондый мебель мәктәп, хастаханә, офислар өчен алыштыргысыз. Әлеге дә баягы гадилеге, уңайлылыгы һәм матурлыгы белән.— Үзебез өчен эшләмибез, барысы өчен дә эшлибез, — дип бик гади генә әйтеп куйды бу хакта “Белпром”ны оештырып җибәрүче һәм менә ун ел инде уңышлы эшләтеп килүче Шамил Шәмсетдинов.


Шамил — Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы егете. 1981 елда Уфа авиация институтын тәмамлап, Шамил авиация электр корылмалары буенча белгеч дипломы алган. Ленин исемендәге Пермь машиналар төзү заводында эшләгән. Армия хезмәтен, ике елга чакырылып, офицер буларак, Чиләбе штурманнар училищесында, Шадринскида үтә. Аны Пермьнән Бәләбәйгә чакырып кайтаралар. Җитәкчеләрне сайлап кую модада вакыт. Шамилне Бәләбәй радиотелеаппаратура заводы директоры итеп сайлап куялар.
1991 елда ул “Квант” фирмасы ача. Исеменнән үк күренгәнчә, фирма радио һәм телеаппаратура төзәтүгә махсуслашкан. Ике елдан касса аппаратларын да төзәтә башлыйлар. Берничә елдан бу якларда беренче булып радиоэлемтә белән шөгыльләнә башлый Шамил Исмәгыйль улы. Хәзерге вакытта бөтен электрон әйберләрне, үлчәү, радио һәм телефон элемтәсе чараларын фирма электрончылары карый һәм төзәтә. Радиостанцияләрне дә ремонтлый алар. 23 кешедән торган инженер-электрончылар коллективына техник үзәк начальнигы Владимир Коровкин җитәкчелек итә. Фирма хезмәтеннән Бишбүләк, Ярмәкәй, Бәләбәй районнары файдалана.
Шамил Исмәгыйль улының эшкуарлык хакында фикерләре дә кызыклы. Китаптан ятланган түгел алар. Барысы да тормыштан, үзе корган, күргән-кичергән, йокысыз төннәренә адаш булган уйлардан тукылган.
Чыннан да, әгәр хәзер Шамил Шәмсетдиновның “Белпром” фирмасы ясаган тимер каркаслы мебель бөтен Русиягә тарала икән, ул бит тәүдә идея, фикер буларак туган.
Бүген, 90нчы еллар белән чагыштырганда, эшкуарлыкка административ каршылык нык кимеде. Бөтен каршылыкларга үч итеп яшибез, дигән лозунг ул чактагы кебек үк актуаль яңгырамый хәзер. Бүген эшләргә җирле хакимият түгел, федераль законнар комачаулый.
Шамил Исмәгыйль улының гаҗәеп милләт җанлы кеше булуына килгәндә, бу сыйфат аңа ана сөте белән кергәндер. “Әти алдыра иде, мин “Кызыл таң” гәзитеннән хәрефләп укырга өйрәндем”, ди ул үзе бу хакта. Әңгәмәдәшем шулай хәтерли. Һәм бөтен гомере буе үзе хәреф өйрәнеп тормышка аяк баскан гәзиткә тугры ул.
Узган яртыеллыкта туган Мәтәүбаш авылыннан егермедән артык кешегә, үзе әйтмешли, бөтен туган-тумачага, пенсионерларга, гомумән, якын иткән кешеләренә “Кызыл таң” гәзите яздырган иде Шамил Шәмсетдинов. Алдагы яртыеллыкта да яздырмакчы. Моның шулай буласына шик юк, чөнки Шәмсетдинов гомерлек подписка оештыру хакында фикер йөртә. Туган телебез бетәргә тиеш түгел.
Читайте нас: