Ниһаять, “сөт сәясәте”нең көнүзәк булуы Дәүләт думасы депутатларына да барып җитте. Билгеле, парламентта башка мөһим мәсьәлә калмаудан түгел бу. Икмәктән кала төп туклану продуктлары исемлегенә кертелгән сөт ризыкларына бәяләр күтәрелү халыкта зур ризасызлык тудырды. Аның каравы, эшкәртүчеләр бу төр чималга хаклар белән дә шаяра. Рәсми мәгълүматларга караганда, ел башыннан Русиянең күпчелек төбәкләрендә сөт чималы сатып алу бәясе 25-30 процентка кадәр кимеде. Шул ук вакытта, елның беренче квартал йомгаклары буенча, Росстат сөт ризыкларының — 0,1, ә сыр җитештерүнең 3,2 процентка кимүен хәбәр итә. Эшкәртүче предприятиеләр сөт сатып алуның гына түгел, ә чимал өчен түләүнең дә узган елдагыдан кимрәк булуын яшерми. Бу хәл Русиягә читтән сөтнең күпләп кертелүе, импорт пошлинасының 5-15 процентка кадәр киметелүе белән аңлатыла.
Чит илләрдән сатып алынган арзанлы сөт ризыклары шул рәвешле, Русиядә сөт җитештерүнең кимүенә, меңнәрчә мал абзарлары бушап калуга, эшсезлеккә китерә.
Русиядә әлеге вакытта 3,66 миллионлап савым сыеры исәпләнә. Ил буенча аларның уртача еллык продуктлылыгы 3800 килограмм чамасы. Европа илләрендә бу күрсәткеч ике тапкырга диярлек югары. Белгечләр, кеше бер елга норма буенча 390 килограмм сөт яки сөт ризыгы кулланырга тиеш, дип исәпли. 2007 елда һәр русиялегә 260 килограмм туры килгән, ягъни, “торгынлык еллары” белән чагыштырганда күпкә кимрәк. Әйткәндәй, 1990 елда ул 370 килограмм тәшкил иткән. Әлбәттә, ул чорда авыл икътисады тотрыклырак иде: 1990 елда авыл хуҗалыгына ил бюджетының 19 проценты (!) бүленүе дә эзсез калмады.
Азык-төлеккә бәяләр күтәрелүен дөнья базарындагы ихтыяҗ, кыйммәтләнү белән бәйләргә телиләр. Имеш тә, Русия бөтендөнья сәүдә мәйданыннан аерыла алмый. Сәясәтчеләр күзлегеннән караганда, бәлки, чынлап та хәлләр шулайрактыр. Җәйге челләдә маңгай тирен сөртергә дә вакыт тапмыйча малына печән әзерләгән, аннары үз ихатасында җитештерелгән итен, сөтен базарда сатарга урын тапмаган авыл абзыена гына аңлашылмый бу хәлләр? Ничек инде ул яңа савылган сөт чит илдән кайтарылганнан кыйммәтрәк булырга тиеш? Русиянең сөт эшкәртүчеләре, сөтне кибеттә сатучылар да “йокламый”. Сәүдә нокталарындагы сөт бәяләрендә аларның хакка өстәмәләре 30-40 процентка кадәр җитә. Ә һәр литр сөттә җитештерүчеләр өлеше 20-25 проценттан артмый. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: юньле мал азыгын күрмәгән Русия сыерлары фәнни программага нигезләнгән заманча технологияле комплексларда асралган рекордсмен сөтлебикәләр белән әлегә көндәшлек итә алмый.
Дөрес, Русия хөкүмәте авылга миллиардларча сум акча, кредитлар бүлергә карар итте. Дәүләт программасы кабул ителде. Ит һәм сөт җитештерүне үстерү бурычы куелды. Токымлы маллар сатып алына. Ике ел элек кенә Башкортстанда, мәсәлән, мал асралмаган 1050дән артык бина барлыгы ачыкланды. Шуның өч йөзе быел мал белән тутырылачак. Узган елда төрле милек формасындагы хуҗалыклар тарафыннан 11,3 мең баш токымлы сыер малы сатып алынды. Шәхси ихаталардан сөт җыю арта. 2008 елның дүрт аенда, мәсәлән, 13,8 мең тонна, ягъни 2007 елгы шушы чордагыдан 120 процентка күбрәк күләмдә сөт җыелган.
Сәүдә нокталарында сатып алган сөтнең сыйфатына моңа кадәр артык игътибар да итми идек. “Труд” гәзитендәге хәбәрләргә караганда, сатудагы сөтнең 50 проценты гына “чын” сөт икән. Халыкның нинди сыйфаттагы сөт эчүенә депутатлар да битараф кала алмагач, проблеманың никадәр мөһим икәнен аңлавы кыен түгел. Сөт дигәнебез су кушылган сөт порошогы булып чыкты. Тиздән сөт сыйфатына кагылышлы яңа регламент кабул ителәчәк. Аңа ярашлы, сатып алучылар кап тышлыгыннан укып сөт продуктының нәрсәдән эшләнгәнен белә алачак. Шул рәвешле, кибетләрдә бу продукция берничә төргә бүленәчәк — бернәрсә дә кушылмаган сөт, эшләнмә продуктлар, сөтле эчемлекләр.
Елына Русиядә киптерелгән сөттән 200 мең тонна чамасы продукция җитештерелә. Ә чит илләрдән сатып алынган сөт порошогы елына 64 мең тоннадан арта. Русиялеләр елына 8,4 миллион тонна сөт эчә, шуның 77 проценты гына табигый сөт, калганы яңартылган яки порошок сөте.
Сөт порошогына ихтыяҗ зурмы, дигән сорау куйганда шуны әйтергә кирәк. Сөт һәм сөт продукцияләре Русиянең 32 төбәгендә генә җитештерелә. Калганнар өчен нәкъ шул сөт порошогы катнашмасы озатыла да инде. Киптерелгән сөт, ягъни сөт порошогы беренче чиратта, җитештерүчеләр өчен отышлы. Технология буенча, майлылыгы 3,8 процентлы бер тонна сөттән 90 килограмм киптерелгән сөт җитештерелә, яки майлылыгы 30 процентлы 122 килограмм каймак, майлылыгы 86 процентка җиткән 40 килограмм акмай эшләп була.
Бөтендөнья сәүдә базары таләпләренә “ышыкланып” Русия сөт эшкәртүчеләре дә чит илләрдән китерелгән сөт порошогы сатып алуны отышлырак күрә. Югарыда телгә алынган авыл абзые саткан сөтнең ни өчен кыйммәтрәк булганына аптыраганына җавап шулайрак. Әмма шунысы куандыра һәм өметләндерә: үзебезнең ит-сөт җитештерүче крестьянга ил Хөкүмәте тоемлырак ярдәм итсә, чит илләрдән арзанлы сөт ташучы эшкуарларның “койрыгына басып” дәүләт чиген япса, русиялеләрнең сыйфатлы һәм күпкә файдалы сөт эчә башлаячакларын авыл абзыйлары да әкренләп аңлый бара. Русия халкының тамагын чит дәүләт фермерлары туйдырырга тиеш түгел, үзебезнекеләрне кем әйтмешли, тиешле акчасын түләп, җигеп эшләтергә кирәк. Югыйсә, Русия крестьяны чит ил арбасын тартучы хәлсез атны хәтерләтә кебек.