+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь 2008, 03:00

Законлылык, тәртип сагында

Көннәр җылытып табигать уяну белән шәһәр урамнарында кәефләнеп, тәртип бозып йөрүчеләр саны да арта. Әлеге ”кызу чорда” хокук сакчыларына төннәрен аеруча уяу булу мөһим. Шундый тынгысыз төннәрнең берсендә дежур тору нияте белән Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы эчке эшләр бүлегенә юлландым. Патруль-пост хезмәте батальоны командиры, милиция майоры Альберт Булатов мине прапорщик Нияз Бакиров һәм кече сержант Рәмзил Сәйфуллиннан торган махсус төркемгә беркетте. Ул төнне егетләр белән күргәннәр чираттагы мәкаләне язарга этәрде.


Абзый һәм Агыйдел

Машинага утырып ерак китеп тә өлгермәдек, рация телгә килде. Аннан: “Товарны төшеп алыгыз!” дип хәбәр иттеләр. Мин әлеге сүзләрнең асылына төшенмәсәм дә, янәшәмдә утыручылар эшнең нидә икәнен тиз аңлады. Без кинәт кенә кире борылып, тикшерүче милиция майоры Зарема Хәбибуллинаны да кереп алып шәһәр читенә юлландык. Арытаба ”кәҗә сукмагы” буйлап, сикәлтәле юлдан аска төшеп Агыйдел елгасы буена килеп чыктык. Машинаны бер агач янына яшереп туктаттык та яр читендә утыручы ике шәүлә янына ашыктык. Ләкин алар хокук бозучылар түгел, балык кармаклаучы ике малай булып чыкты. Ахырда гына безгә кул болгаучыларны шәйләдек. “Уазик”ка утырып алар янына бик тиз барып җиттек. Ярда резина көймә өстендә биштәрен кочаклап, уйга чумып сакаллы абзый утыра иде. Янәшәсендә җиңнәрен сызганган ике егет мәш килә. Шуларның берсе, патруль-пост хезмәте милиционеры Илвир Сираҗетдинов түбәндәгеләрне бәян итте:
— Әлеге вакытта бөтен республика буенча “Нерест” операциясе бара, — дип башлады ул сүзен. — Аңа ярашлы, сулыкларда 17 июньгә кадәр браконьерларга каршы көрәш аеруча кискен бара, чөнки балыклар уылдык чәчә. Димәк, аларның берсен тоту да табигатькә зур зыян китерә дигән сүз. Хезмәттәшем, кече лейтенант Айрат Идрисов белән бу законсызлыкка чик кую өчен бар көчебезне салабыз. Үзебезнең биләмәне һәрчак игътибар үзәгендә тотабыз. Гадәттә, браконьерны “җылы килеш” кулга алырга теләсәң таң аткан чакта елга яры буенда булырга кирәк. Нәкъ шушы вакытта, барысы да җиденче төшен күреп йоклаганда, судан балык тулы ятьмәләр, төрле җайланмалар тартып чыгарыла. Ятьмәләр, тиешле җәза билгеләнгәч яндырыла. Ә конфискацияләнгән балык балалар йортларына, балалар бакчаларына тапшырыла. Күрүегезчә, бүген безгә ”бәхет елмайды”. Хәзер бергәләп аның хезмәт җимешләренә ”сокланыйк”.
Айрат Идрисов көймә белән йөзеп кереп ычкындыргач яр читендәге чөйгә беркетелгән балык тоту җайланмасын сөйри башладык. Бу җайланманың үзенчәлеген тәфсилләп сурәтләмим. Чөнки бу очракта мәкаләм браконьерлар өчен методик кулланмага әвереләчәк. Бер-бер артлы балыклар күренде. Күпчелеге корбан балыгы һәм бәртәсләр. Су эчендәге сөкәдә бәргәләнгән көмеш вак балыкларны да алып, бөтенесен бергә үлчәдек. Абзыйның табышы 12 килограммга барып басты. Ул тотылган балыкны тозлап киптергәне, кыздырып ашаганы, дус-ишләренә, якыннарына таратканы турында ”сөйләде”. Бу сүзләр хактырмы, юкмы, анысы безгә караңгы. Ничек кенә булмасын, ул кадәр комсызлык беркемне дә бизәми. Кыскасы, һәркем законны үтәргә, аны бозучы тиешле җәза алырга тиеш.
Балыкчыны табышы, җиһазлары белән тиешле урынга, протокол тутырырга илтеп куйгач, ары киттек.

”Кызыл әтәч”

Рация тынып торган арада урам буенда шешәдән сыра чөмереп, үтеп баручыларга бәйләнүчеләрне ”чүпләп”, бераз айнысыннар, акылга утырсыннар өчен тиешле урынга илтеп тапшыргач, рейдны дәвам иттек. Инициативная урамындагы соңгы тукталыш янәшәсендә утыртылган агачлар яна иде. Тимер юлыннан ун метр чамасы читтә дөрләгән янгынны теләсәк тә үз көчебез белән генә сүндерә алмас идек. Шуңа күрә тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырдык. Якын тирәдә, бу урыннан егерме метр ераклыкта гына урнашкан завод җитәкчеләре, эшчеләре, сакчылары һавага күтәрелгән төтенне күрә торып ничек кул кушырып утыра алды икән?
Янгын сүндерүчеләр килеп һәр утлы күмерне сүндергәч, штабка бу хакта хәбәр иттек тә ары киттек. Әлеге вакыйгага Нияз Бакиров түбәндәгечә аңлатма бирде:
— Быел май коры килгәнгә “кызыл әтәч” күп зыян салды. Бу афәттән аулак урыннардагы урманнар, яланнар гына түгел, халык мыжлап торган зур шәһәрләр дә шактый зыян күрде. Әле шуның бер ачык мисалына шаһит булдык. Уфада мондый күңелсез хәлнең сәбәбе сукбайларның яккан учакларын сүндермәве, бала-чага шаяруы, өлкәннәрнең аяк астында яткан коры-сары агач өстенә тәмәке төпчеге ташлавы да булырга мөмкин. Ләкин һәркем, янгынны күрү белән тиешле урынга хәбәр иткәч тә аны сүндерү чарасын күрергә тиеш. Битарафларга карата закон да бар. Тик монысы башка мәсьәлә. Биредә сүз кешелеклелек турында бара. Кызганычка, әлеге төшенчә җәмгыятебездә елдан-ел ныграк кысрыклана бара шул, — диде ул.
Төн караңгылыгында Черниковка урамнары буйлап ”сәфәребезне” дәвам иттек.

Серега

Машина хәмер исе аңкыганнар белән тулгач аларның документларын тикшерү өчен ”стакан”га туктадык. Рәмзил Сәйфуллин белән Нияз Бакиров язгы әтәчтәй күкрәкләрен киереп, йодрыкларын йомарлаган ”батырларның” кемлеген ачыклаган вакытта эчкә үтәргә үз чиратын көтүче бер егеткә игътибар иттем. Аңа 18-20 яшьләр чамасы иде. Тәмәке көйрәтеп, бераз чайкалып, суыктан бөрешеп, шешкән уң кулын уып тора.
— Әллә берәрсен кыйнадыңмы? — дип сорадым.
— Юк! Бар көчемә диварга суктым. Апа белән талаштым.
— Нәрсә булды соң?
— Без гаиләдә өчәү — мин, әни һәм апа. Әти күптән мәрхүм инде. Бер бүлмәле фатирда яшибез. Көчле затларны яратучы апам бер көнне тиздән өйдә аның сөйгән яры да яши башлаячагын хәбәр итте. Ул кеше яңа гына рәшәткә артыннан чыккан, авызында тешләре калмаган, тәне төрле язулар белән тулган, апамнан 15 яшькә өлкән бер бәндә булып чыкты. Аңа зифа буйлы апам түгел, яшәргә урын кирәклеге көн кебек ачык. Бәлки фатирыбызга хуҗа булырга да исәбе бардыр. Шуңа күрә хәзер көн саен талаш. Бүген дә сүзгә килештек. тынычланыр өчен бераз хәмер йоттым.
Күзләренә сагыш тулган, үзен Серега дип таныштырган егет сөйләгәннәрне ”коллегаларыма” да җиткердем. Алар бу хакта участок милиционерына хәбәр итүдән тыш, үзләре дә әлеге фатирны игътибардан читтә калдырмаска дигән карарга килде.

Дискотека

Бер арада капкалап алып машинага кереп кенә утырган идек, рация аша дежур бүлектән: “Шундый-шундый урамда яшьләр шаулый” дигән хәбәр алдык. Тиз генә шунда ашыктык.
Йортлар арасына кереп, караңгы, утсыз юл буйлап тиешле адресны эзләп таптык. Машина ишеген ачуга колакка көчле музыка тавышы килеп бәрелде. Бер читтә, агач төбендәге машина янәшәсендә гөрләшеп утыручыларны шәйләдек һәм аларга таба атладык. Дистәдән артык үсмер кызлар һәм малайлар булып чыкты. Рәмзил Сәйфуллинның ”Сәгать төнге дүрт бит. Күрше-тирәләрегез йоклый алмый. Барыгыз, таралышыгыз!” — дигән сүзен тиз аңладылар. Җимерек, тәрәзәләре карайтылган ”Жигули”дан вак-төяк әйберләрен җыя башладылар. Нияз Бакиров “ябалаклар”ның исем-шәрифләрен, адресларын теркәде. Таң атар алдыннан дискотека оештырырга ниятләүчеләрне куып тараттык. Берсе дә спиртлы эчемлек кулланмаган иде.
— Мөгаен, биредә күңел ачучыларның күпчелеге имин булмаган гаиләләрдәндер. Юньле ата-ана төнгә каршы балигъ булмаган баласын хәвеф-хәтәр сагалаган шәһәр урамына чыгарып җибәрми. Телевидение тапшыруларыннан, гәзит-журналлардан күренүенчә, хәзер бала-чагаларны сагалап торучы маньяклар да күбәйде. Әйтик, безнең урында шундый бәндәләрнең берсе булды, ди. Җитез малай-шалай качып котылыр да ул, ә кызлар нишләргә тиеш? Якын тирәдә милиция хезмәткәрләре яки берәр кеше булса бер хәл. Ләкин төнге дүрттә урамда беркем дә юк бит. Битарафлыкның нәрсәгә китерүе турында без, хокук сакчылары гына түгел, әти-әниләр дә вакытында уйлансын иде, — ди Рәмзил Сәйфуллин.
Үсмерләр таралып, һәркем үз подъездына кереп киткәч ары кузгалдык.
Ул тынгысыз төнне тагын әллә ничә дежур бүлек хәбәр иткән урыннарга бардык, участок милиционерларына ярдәм иттек, шул рәвешле Черниковка бистәсендә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итүгә үз өлешебезне керттек.
Читайте нас: