+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь 2008, 03:00

Өлкәннәрнең ярдәмчесе

Тәтешле районында өлкән яшьтәгеләрне һәм үз-үзен карый алмаган инвалидларны ачы язмыш кочагында калдырмыйлар. Бу эш белән шөгыльләнүчеләр һәр ятимне, ярдәмгә мохтаҗ кешене үзләрен җәмгыятебезнең тулы хокуклы гражданнары итеп тоярлык дәрәҗәдә хезмәтләндерә. Районда 52 социаль хезмәткәр 415 кешене хәстәрли. Алар арасында барысы да олы яшьтәге пенсионерлар түгел, 42-45 яшьлек инвалидлар да бар. Социаль хезмәтләр эшләмәгән бер генә авыл биләмәсе дә юк районда.


Уразгилде авылында эшләүче Инна Бәдретдинова бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплап өлгергән. Әле кайчан гына бу эшне башлаган кебек иде, инде 15 ел узып та киткән. Инна карамагында җиде өлкән яшьтәге кеше. Шуларның алтысы — икенче, өченче группа инвалидлар, берсе Бөек Ватан сугышы ветераны. “Аларга шулкадәр өйрәндем, берсен генә бер көн күрмәсәм дә йөрәгем урынында түгел. Үз гаиләм әгъзалары кебек, алар да мине үз балалары кебек кабул итә, бай тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашалар”, ди Инна.
Күптән түгел аның тәрбиясендәге бер әбигә операция ясаганнар. Дәваханәдән кайткач та түшәктән торып йөрү бик авыр булган аңа. Әле дә өеннән чыгып йөрерлек хәлдә түгел. Инна, көненә берничә тапкыр барып, чәен дә эчерә, ашарга да әзерли, су кертү, идәнен сөртеп алулар турында сүз дә юк. Көннәр салкында плитәсенә ягып, өен дә җылыта. Сугыш һәм хезмәт ветераны, 45 елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган 83 яшьлек Фатыйх абый һәм электән савучы булып эшләгән Мәсния апа да Инна карамагында. Олы тормыш юлын үткән кеше ул Фатыйх абый. Мәктәптә эшләгән дәверендә авыл тарихы буенча музей булдыруга ирешә. 10 ел “Дэмен” колхозында партия оешмасы секретаре булып эшли. Пенсиягә чыккач, авылларда социаль хезмәтләр барлыкка килгән заманда ике ел бу эшне дә башкара.
— Инна үзенә беркетелгән җиде кешене генә кайгыртмый, чын мәгънәсендә авылдагы барлык пенсионерларның да “әнисенә” әверелде, — ди Фатыйх абый. — Ни кирәксә дә, аңа мөрәҗәгать итәләр — утка, суга, газга, электрга түләүләр, дарулар алып кайту, район үзәгендә башка йомышларны үтәүдән дә баш тартмый, ярдәм итә”.
Ул караган кешеләрнең өйләре дә нур чәчеп тора, бакчалары да гөлләр кебек. “Дөрес, бу эшләр тулысы белән берүзеңә калса, бик авыр булыр иде. Авылда мәктәп коллективы бик көчле. Кеше хәлен яхшы аңлаучы, ярдәмчел укытучылар эшли анда, балаларда да шушы сыйфатларны тәрбиялиләр. Тимурчылар командасы әле дә эшләвен дәвам итә. Олыларга, ветераннарга утын яру, бәрәңге утырту, алу кебек зур эшләрне алар белән башкарабыз”, — ди Инна.
Менә шулай уңган, кешеләргә игелекле хезмәткәргә таянып яши Уразгилде авылындагы өлкәннәр.
Читайте нас: