+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь 2008, 03:00

Зирәкләр — ярымфиналда

Әлеге вакытта югары уку йортларында кызу чор, сессия вакыты булса да, яшьләр ял итеп алырга вакыт таба. “Мегаполис” күңел ачу комплексының “Театро” клубында үткән республика шаяннар һәм тапкырлар клубы суперлигасының чирекфинал уеннары — шуның ачык мисалы.


Ике көн буе Башкортстанның төрле почмакларыннан килгән 12 команда тамашачыларга күңелле мизгелләр бүләк итте. “Визитка”, “Разминка” һәм башка конкурслар да тәэссоратларга бай булды. Сәхнәдә илебездәге кайбер сәяси вакыйгалар, спорттагы җиңүләр, шулай ук гади халык тормышы “юмор күзлегеннән” тәкъдим ителде. Биредә ”көлке дөньясында” беренче адымнарын ясаучылар да, микрофонны шактый үзләштереп өлгерүчеләр дә бар иде. Башкортстан дәүләт аграр университеты данын яклаучы ”Ажиотаж” командасы соңгылары исәбенә керә. Быел “Юморина” фестивалендә икенче дәрәҗә диплом алучылар чемпионлыкка омтыла. Үз алларына максат куеп, шуңа ирешергә бар көчләрен салучыларның эчке тормышы, киләчәк планнары турында команда капитаны Данил Нуруллин сөйләде:
— Өч ел элек уртак максат белән янып йөрүче бер төркем студентлар “Ажиотаж”га нигез салдык. Бәйгедән-бәйгегә шомарып, хаталар өстендә эшләп, сафларыбызны даими рәвештә яңа көчләр белән тулыландырып суперлигага үттек. Хәзер монда үзебезне судагы балык кебек хис итәбез. Уңыш нигезен тәшкил итүче чыгышларыбыз төрлечә туа. Мисал өчен, ”Әкәм-төкәм белән үрмәкүч” дигән тема билгелибез һәм шул хакта төрле фикерләр әйтәбез. Аларның барысын туплап, бер тезмәгә салгач номер килеп чыга. Кайвакыт автобуста яки башка урында беркем дә игътибар итмәгән кызыклы вакыйгалар шаһиты булырга туры килә. Мондый күренешләр безнең өчен зур табыш. Кайберләрен, хәтта кул тидермичә дә репертуарыбызга кертәбез. Лаеклы алмаш тәрбияләүгә дә игътибар бирәбез. Беренче курс студентларыннан ”Ажиотаж некст” командасы оештырдык. Кулыбызга диплом алгач алар безнең эшне дәвам итәчәк.
Ахырда, билгеле бобслейчы Алексей Селиверстов, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының бүлек җитәкчеләре һәм башкалардан торган жюри бәйгегә йомгак ясады. Стәрлетамакның “Күкләргә күтәрелеп” һәм Бөренең “Алар” командалары җиңүчеләр дип табылды. “Ажиотаж” (БДАУ), “Яхшылык” (УДАТУ) һәм тагы дүрт команда ярымфиналга чыкты. Суперлиганың дебютанты, Ишембайдан килгән ”Авиашнурлар” командасы турында да бары тик яхшы фикерләр генә яңгырады. Бер сүз белән әйткәндә, көлке бәйрәменә әверелгән чарада җиңелүчеләр булмады.
Читайте нас: