Указның үтәлешенә контрольлек итү Башкортстан Республикасы Президенты Хакимиятенә йөкләтелде.
Арслан Мөбәрәков — башкорт актеры, режиссеры, драматургы, 1908 елның 15 декабрендә хәзерге Белорет районының Ассы авылында туган, 1977 елның 5 маенда вафат булган. СССРның (1955) һәм РСФСРның (1949) халык артисты, РСФСРның (1944) һәм БАССРның (1935) атказанган артисты.
1934 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Арслан Мөбәрәков Башкорт академия драма театрында актер, режиссер, художество җитәкчесе һәм директор булып эшләде.
Арслан Мөбәрәков республика театрларының төрле сәхнәләрендә егермедән артык спектакль куйды. Алар арасында Н. Островскийның “Корыч ничек чыныкты”, Б. Бикбайның “Карлыгач”, В. Шкваркинның “Чит бала”,
М. Фәйзинең “Асылъяр”, Г. Әхмәтшинның “Тальян гармун”, Н. Нәҗминең “Язгы җыр”, М. Кәримнең “Ялгыз каен” әсәрләре бар.
Арслан Мөбәрәковның аеруча танылган актерлык эшләре драмаларда һәм кинофильмнарда, шул исәптән Степан Злобинның “Салават Юлаев” сценарие буенча режиссер Яков Протазанов төшергән кинофильмда Салават Юлаев роле белән бәйле.
Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1980), Ленин ордены (1949), Хезмәт Кызыл Байрагы (1955), “Почет билгесе” (1944) орденнары белән бүләкләнгән.
Сибай башкорт дәүләт драма театры Арслан Мөбәрәков исемен йөртә.