+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2008, 03:00

Хәвефсезлек — көнүзәк бурыч

Узган атнада Уфада Бөтенрусия автомобильчеләр җәмгыяте (ВОА) Үзәк Советы президиумының утырышы булдыАнда җәмгыять алдында торган көнүзәк бурычлар тикшерелде. Атап әйткәндә, “2006-2012 елларда юл хәрәкәте хәвефсезлеген күтәрү” дип исемләнгән федераль максатлы программа кысаларында тормышка ашырылучы чаралар, ВОАның автомобильчеләрне укыту, яшь инспекторлар отрядларын оештыру, автошәһәрчекләр төзү, дәүләт власте органнары, ЮХХДИ белән хезмәттәшлек өлкәсендәге эшчәнлеге каралды. Бу мөһим җыелышка Мәскәүдән ВОА җитәкчелеге һәм илебезнең утызга якын республика һәм өлкәсеннән президиум әгъзалары җыелды.


— Мондый форумны үткәрү өчен Башкортстанны сайлавыбыз һич очраклы түгел, — диде ВОА Үзәк Советы рәисе А. Карлов. — Безнең җәмгыятебезнең Башкортстан республика бүлеге гомум күрсәткечләр буенча илдә алдынгы исәпләнә. Монда башкалар өйрәнерлек тәҗрибә бар. Өч дистә елдан артык вакыт эчендә ныклы матди һәм укыту базасы булдырылды. Узган ел Башкортстанның Русия дәүләтенә үз ирке белән кушылуының 450 еллыгын бәйрәм итүне зур кызыксыну белән күзәттек. Бәйрәм чараларыннан соң чираттагы президиум утырышын Уфада үткәрергә карар иттек. Бу хакта мөрәҗәгать белән Башкортстан Хөкүмәтенә чыктык. Хөкүмәт ризалык бирде һәм оештыру эшләрендә ярдәм итте. Республика башкаласы танымаслык булып үзгәргән. Һәр тарафта күз явын алырлык мәһабәт биналар калкып чыккан. Урамнар ифрат чиста, газоннарда, хәтта баганаларга эленгән гөл савытларында аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Кыскасы, Башкортстан сокландыра, монда танышырлык нәрсәләр, өйрәнерлек тәҗрибә күп, — диде Анатолий Маркович.
ВОАның Башкортстан республика бүлеге моннан 35 ел элек, БАССР Министрлар Советы карары нигезендә оештырылган. Бу иҗтимагый оешма һәвәскәр автомобильчеләрне укыту, аларның хокукларын яклау, үсеп килүче буында юл йөрү кагыйдәләренә ихтирам тәрбияләүне максат итеп куя. Бүгенге көнгә кадәр ул шушы максатта эшли. Республика шәһәрләрендәге һәм районнарындагы утызга якын филиалда автомәктәпләр, автомастерскойлар, экспертиза бюролары эшли, җәмгыять әгъзаларына квалификацияле юридик ярдәм күрсәтелә.
— Безнең Башкортстан бүлеге байтак күрсәткечләр буенча (укытуны оештыру, тиешле матди-техник база булдыру һ.б.) алдынгы урында, — ди ВОАның республика буенча башлыгы И. Булгаков. — Бүген иң көнүзәк бурыч дип юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүне саныйбыз. Билгеле булуынча, 2006-2012 елларга исәпләнгән федераль максатлы программага өстәп Башкортстанда 2007-2009 елларда юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча программа кабул ителде, БР Хөкүмәте каршында хәвефсезлек буенча комиссия төзелде. Төп эшебезне шушы мөһим документлар таләпләреннән чыгып оештырабыз, — диде Ирек Зиннәт улы.
Хәрәкәт хәвефсезлеген профилактикалау юнәлешендә, чыннан да, ВОАның Башкортстан бүлеге күп эш алып бара. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә, мәктәпләрдә хәрәкәт хәвефсезлеген пропагандалауга багышланган чараларда оешма вәкилләре актив катнаша. Шушы максатларда методик әдәбият, плакат һәм брошюралар бастырыла. Үз вакытында ВОАның Башкортстан бүлеге ЮХХДИ бүлекләре биналарын төзүдә һәм ремонтлауда катнашты. Бүлекнең районнардагы филиаллары базасын ныгытуга байтак средстволар җәлеп ителә. Автодромнар төзү, автомәктәпләрне заманча тренажерлар һәм башка җиһазлар белән тәэмин итү, курсантны өйрәтү өчен яңа автомашиналар сатып алу да заман таләбе. Хәзерге вакытта биредәге автомәктәпләрдә ел саен 5 меңнән артык кеше укып чыга, 20 меңнән артык водитель белемен камилләштерә.
— Юллардагы аварияләр, — дип сөйли Ирек Булгаков, — ил хәвефсезлегенә янаган социаль-икътисади һәм демографик проблема ул. Узган ел, мәсәлән, Русия юлларында утыз меңнән артык кеше һәлак булды. Башкортстанда биш меңнән артык кеше каза күреп, җиде йөзгә якыны үлде. Иң аянычы шул, авариядә балаларның гомере өзелә. ЮХХДИ мәгълүматларыннан күренүенчә, Башкортстан территориясендә 2007 елда балалар һәм үсмерләр катнашлыгында 578 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 586 бала тән җәрәхәте алган, 23енең гомере өзелгән. Аварияләрнең күп өлеше җәйге айларга, каникуллар чорына туры килә. Шуның өчен һәркемгә — ата-аналарга, укытучыларга, иҗтимагый оешмаларга профилактика юнәлешендә эшне активлаштырырга кирәк. Иң мөһиме, балаларда юл кагыйдәләренә ихтирам тәрбияләргә, үзебезгә үрнәк күрсәтергә кирәк.
Президиум утырышында, алда билгеләвебезчә, хәвефсезлекне тәэмин итү юнәлешендәге эшчәнлекне активлаштыруда урындагы власть органнары һәм ЮХХДИ белән хезмәттәшлекне активлаштыру мәсьәләләре дә каралды.
— Шәһәр һәм районнар, республика җитәкчелеге безнең башлангычларыбызда һәрдаим ярдәм итә, — ди И. Булгаков. — Әлбәттә, кайбер аңлашылмаучылыклар да була. Әмма без аларны хәл итәбез, аңлашабыз. Чөнки барыбыз да бер максатка — хәвефсезлекне тәэмин итүгә эшлибез. ЮХХДИ белән берлектә “Яшь автомобильче” түгәрәкләрен оештырып, Башкортстан командасын Бөтенрусия бәйгеләренә әзерлибез. Соңгы елларда ЮХХДИ хезмәткәрләренең, укытучыларның, иҗтимагый оешмаларның берлектәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә балалар катнашлыгында юл аварияләре бераз кимеде. Әйтик, 3-4 ел элек барлык юл-транспорт аварияләренең яртысы диярлек балалар һәм үсмерләр катнашлыгында ясалган булса, 2007 елда мондый аварияләр ике тапкырга кимеде.
Президиум утырышында катнашучылар Уфабызның истәлекле урыннарын карады, “Башкортстан безне гүзәллеге һәм кунакчыллыгы белән сокландырды. Аның халкына иминлек, автомобильчеләренә хәвефсезлек һәм тигез юл телибез”, диде кунаклар таралышканда.
Читайте нас: