+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2008, 03:00

Исеме җисеменә туры килә

Үзебезнең көндәлек тормышыбызны калын-калын китаплардагы кызыклы әсәрләр, ялтырап торган тышлы журналлар укудан, гәзитләрдәге мәкаләләр белән җентекләп танышудан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Күңелебезне баеткан рухи азык чыганагы шундый матур кыяфәт алсын өчен кемнәр көч сала соң? Уфа шәһәренең Советлар Союзы Герое Солтан Бикеев исемендәге 1 санлы һөнәри лицее полиграфия сәнәгате өчен югары дәрәҗәдә әзерлекле белгечләр тәрбияли. Биредә укып чыгучыларны Башкортстан, ил предприятиеләрендә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә көтеп алалар.

Бүген матур бинада урнашкан, заман белән бергә атлаган уку йортының 86 еллык тарихы бар. 1922 елның 15 мартында Башпромның “Октябрьский натиск” берләшкән типографиясе каршында печатниклар берлеге полиграфистлар мәктәбе ача. Биредә белем алучылар Октябрь инкыйлабыннан соң шактый үсешкән матбугатка яңа үрләр яуларга булышлык итәләр. Алар тырышлыгы белән меңәрләгән тиражлы гәзитләр, китаплар басыла. Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләкләре белән фронтка китеп бик күп батырлыклар ясыйлар. Дошманны дөмектергәч, туган якларына кайтып, янә җиң сызганалар. 1946 елда Башкортстанның шәһәр һәм район типографияләрендә эшләргә белгечләр әзерләү өчен полиграфистларның 11нче һөнәрчелек училищесы оештырыла. Ул Нуриманов урамындагы 17 санлы ике катлы агач йортта урнаша. 1953 елда белем учагы Володарсий урамындагы иркенрәк бинага күчә. Арытаба биредә чит өлкәләр һәм республикалар өчен дә полиграфистлар әзерли башлыйлар. Мондый уңышка, әлбәттә, зур тырышлык ярдәмендә ирешелә. Училищеның нәтиҗәле эшчәнлеген җитәкчелек игътибарсыз калдырмый. 1962 елда аңа полиграфистларның 1 санлы һөнәри техник училищесы исеме бирелә. 1966 ел да уку йортына көтелмәгән бүләк ясый. Әй урамында аңа тәгаенләнгән биш катлы тулай торак төзелеп тапшырыла. Хәзер республиканың, илнең төрле почмакларыннан белем алырга килүчеләргә вакытлыча яшәр урын эзләп иза чигәргә туры килми. Иң мөһиме — дөнья мәшәкатьләреннән арынып, төпле белем алырга барлык шартлар да тудырыла. 1969 елда училище бөтен ил өчен фотожурналистлар әзерләүне дә үз өстенә ала. 1971 елда уку йортына полиграфистларның 1 санлы урта һөнәри-техник училищесы исеме бирелә. Моннан соң биредә һөнәр үзләштерүдән тыш, урта белем алырга да мөмкин була. Бу хакта мәгълүм булгач, училищега тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар “армиясе” агыла башлый. Ниһаять, 1997 елда зур сынаулар үткән уку йорты 1 санлы һөнәри лицей исеменә лаек була. Ул бүген дә шулай атала.
Республиканың иң алдынгы мәгариф учреждениеләренең берсе саналган лицей заман өчен кирәкле белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, нинди дә булса автор шактый гына иҗат ителгән хикәяләрен китап итеп бастырырга тели, ди. Ул бу хыялына нәшрият эше мастеры, компьютерда җыю техник операторыннан башка ирешә алмаячак. Әлеге һөнәр иясе тәкъдим ителгән әдәбиятны яки публицистик материалны төзәтә, җыя, тиешле рәвешкә китерә. Бер сүз белән әйткәндә, бал корты чәчәктән бал ясаган сыман, гади генә җөмләләрне, сүзтезмәләрне күз явын алырлык кыяфәткә китерә. Аларның эчтәлеге дә камилләшә. Печатник исә продукцияне сыйфатлы итеп бастырып чыгара. Игътибарны җәлеп итәрлек белдерүләр, кулга алырга күңелле календарьлар, өйгә ямь бирерлек плакатлар, гәзит-журналлар — һәммәсе дә аның хезмәт җимеше. Ә рәссам-бизәү эшләрен башкаручыларны чын мәгънәсендә универсаллар дияргә мөмкин. Бу һөнәр ияләрен теләсә кайсы өлкәдә көтеп алалар. Мәдәният йортларының кыяфәтен үзгәртү, офисларның, фирмаларның банкет залларында уңайлылык тудыруда аларга тиңнәр юк. Мондый иҗади караш, нечкәлек таләп ителгән эшләр өчен ярыйсы гына акча түләнгәнен дә онытырга ярамый. Хәзер нинди генә предприятиегә, компаниягә шалтыратма, телефон трубкасын секретарь-референт ала. Читтән бик гади генә тоелган әлеге һөнәрнең дә үз нечкәлекләре бар. Чөнки мөрәҗәгать итүчеләр белән иң беренче булып аралашучы фирмаларның киләчеге өчен дә җаваплы. Аның сөйләшү мәдәнияте, белем дәрәҗәсе һәркемдә уңай тәэссоратлар калдырырга тиеш. Шушы һәм башка асыл сыйфатларга да лицейда өйрәтәләр. Язучының, шагыйрьнең, галимнең язмышы китапның тышын эшләүчегә тыгыз бәйле. Әгәр тышлык үзенә җәлеп итмәсә, аның белән кызыксынучылар да аз булачак. Биредә тәрбияләнгән тышлаучылар — үз һөнәрләренең осталары.
Лицейда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык шартлар да тудырылган. Иркен, якты бүлмәләрдә белем алучылар осталыкларын укыту-җитештерү типографиясендә чарлыйлар. Биредә алар заманның иң алдынгы технологияләре белән эш итә, катлаулы җиһазларны төзәтергә, тиешенчә көйләргә өйрәнә. Укучылар буш вакытларын да файдалы итеп уздыра. Җыр-моң белән мавыгучылар төрле үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри, республика, ил күләмендәге конкурсларда даими катнаша. Егәрлеләр, җитезләр спорт дөньясында үз урынын таба. Волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм башка спорт төрләре буенча оештырылган секцияләрнең нәтиҗәсе ачык күренеп тора. Лицей тәрбияләнүчеләре һәр бәйгедә дәррәү катнашып, призлы урыннар яулый. Республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килүчеләр өчен тулай торактан бүлмәләр тәкъдим ителүе дә куанычлы.
Шундый кызыклы тормыш белән яшәүче уку йорты кем исемен йөртә соң? Солтан Бикеев — 30 ел типографиядә фидакарь хезмәт салган, Бөек Ватан сугышында канкоешлы сугышларда зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Герое. Республиканың данлыклы улы мисалында булачак ил сакчылары тәрбияләнә. Аңардан аеруча типографиядә эшләүчеләр үрнәк ала.
Бик күп сынауларны уңышлы үткән лицей белән төрле заманнарда Гали Исхаков, Константин Кареев, Мансаф Курамшин, Фәнил Мөфтәхов, Рамил Якупов, Мәснәви Әхмәдуллин һәм Радик Насыйбуллин җитәкчелек иткән. Алар уку йортының үсеше өчен төннәр йокламаган, сәламәтлекләрен аямаган. Лицейның бүгенге директоры Флорида Фартукова да фидакарь хезмәт күрсәтә. Уку йортының техник базасы ел саен яңартыла. Биредә тәрбияләнүчеләр хәтта Ангола, Мексика һәм башка чит илләрдә дә эшли. Герой исемен йөртүче, заман белән бергә атлаучы лицей киләчәктә дә сынатмас.



Читайте нас: