+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2008, 03:00

Әхмәтзәки Вәлиди истәлегенә

Үткән шимбәдә Санкт-Петербург дәүләт университетының шәрык факультетында Әхмәтзәки Вәлидинең бюсты һәм аның исемендәге Төрки тикшеренүләр үзәге ачылды. Бу тантанада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев, Санкт-Петербург губернаторы һәм хөкүмәте хакимияте, Башкортстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Санкт-Петербург университеты җитәкчелеге, башкорт иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашлыгындагы рәсми делегация булды. Кунакларны Стәрлетамак дәүләт филармониясенең бию театры тәбрикләде.


Һәйкәлне ачу хөрмәте Илдус Илешевка һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты проректоры Илья Дементьевка күрсәтелде.
Тантанада катнашучыларны тәбрикләп, Илдус Гобәйдулла улы, Әхмәтзәки Вәлиди һәм Санкт-Петербург — аерылгысыз төшенчәләр, дип билгеләде һәм аларның башлангычына ярдәм иткән өчен Санкт-Петербург университеты җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде.
“Башкортстан өчен Санкт-Петербург — изге төшенчә. Безнең мәдәни һәм тарихи элемтәләребез күптән яшәп килә. Бүгенге чара да безнең субъектлар арасында дуслыкны, үзара аңлашуны ныгытуга хезмәт итә”, дип билгеләде ул.
Илья Дементьев, Башкортстанның РФ Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Салават Гомәров, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, университетның шәрык факультетының почетлы деканы Михаил Боголюбов, филология һәм сәнгать факультеты деканы Сергей Богданов, БР мәгариф министры Зиннәт Аллаяров бу вакыйганың Петербург һәм Башкортстан, төньяк башкалада яшәүче Башкортстан вәкилләре өчен зур әһәмиятле булуын билгеләде.
Башкортстан автономиясе башлангычларында торган күренекле башкорт төрки телләр галименең бюсты шәрык факультеты ихатасында урнаштырылган. Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Төрки тикшеренүләр үзәге шәрык факультеты, филология һәм сәнгать факультеты корпусында урнашкан. Бу үзәктә төрки телләр, төрки халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре өйрәнеләчәк. Биредә бихисап тарих, историография һәм филология буенча проектлар тормышка ашырылачак.
Почетлы кунаклар Төрки тикшеренүләр үзәген, Әхмәтзәки Вәлидинең тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган музей экспозициясен карадылар.
Читайте нас: