+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2008, 03:00

Күңелләрне якынайта күркәм бәйрәм

27-29 июньдә Октябрьский шәһәрендә бишенче төбәкара яшьләр сабантуе үтте. Инде матур йолага әйләнгән күркәм бәйрәмгә республикабызның төрле районнарыннан, шулай ук Ырынбур, Самара өлкәләреннән һәм Пермь краеннан 3 меңнән артык егет һәм кыз килгән иде.Шимбә көнне халык “Спартак” савыктыру комплексы янындагы сабантуй яланына агылды. Иркен мәйданны яңгыраткан күңелле көйләр, яшьләр шәһәрчегендәге аллы-гөлле тирмәләр бәйрәм рухын тоярга ашкынган һәркемнең кәефен тагын да күтәреп җибәрде.


Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Молчанов бәйрәмдә катнашучыларга Башкортстан Президенты М. Г. Рәхимовның котлавын укып ишеттерде. “Сезне Яшьләр көне һәм бишенче төбәкара яшьләр сабантуе ачылуы белән чын күңелдән котлыйм, — диелә анда. — Шунысы куанычлы, быел ул Гаиләне социаль яклау елына багышлап уздырыла. Шушы шатлыклы, җәйге көндә сезне яшьлек һәм дуслык бәйрәме бергә җыйды. Сабантуй ул талантларга үз сәләтләрен ачу мөмкинлеген бирә. Бүген ул үз илен яраткан, көндәлек хезмәте белән туган җиренең данын күтәргән бар халыкны берләштерә. Ә сезнең бәйрәм социаль-икътисади һәм рухи тормышыбызда, Башкортстанның барлык соклангыч казанышларында яшьләрнең ролен тагын бер кат ачык гәүдәләндерә. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, Башкортстан һәм бөек Русия мәнфәгатендә эшләрегездә уңышлар телим”.
— Сабантуй бәйрәме безнең өметләребезне чагылдыра, — диде үзенең чыгышында БР Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Сәгыйтов. — Безнең республикада яшьләр бүгенге тормышта үз урыннарын тапсын өчен күп эшләнә, моның өчен Президентка һәм Хөкүмәтебезгә рәхмәт белдерәсе килә. Бу җәһәттән бездә яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча программаның уңышлы гамәлгә ашырылуын телгә алып үтәргә мөмкин. Тик безнең Башкортстанда гына балалар туган гаиләләргә субсидияләр бирелә. Агымдагы елда гына бездә тораклы булу өчен 395 гаиләгә 38 миллион сумлык финанс ярдәме күрсәтелде. Быел яшьләр программасы буенча тәүге иганәләрен түләү өчен бюджеттан барлыгы 420 миллион сум акча бүлү карала. Бу инде меңәрләгән яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту мөмкинлеген бирәчәк. Шуңа да безнең яшьләр киләчәккә өмет белән карый.
Сәхнә түренә бер төркем бәхетле яшь гаиләләр чакырыла. Салават Тәлгать улы аларга балалары туу уңае белән торак хакының бер өлешен каплау өчен субсидия алырга сертификатлар тапшырды. Иң беренче булып шушы таныклыкны Чакмагыш районыннан Дилара һәм Илнур Зариповлар алды.
— Мин үзем үзәк район дәваханәсендә юрист булып эшлим. Ә тормыш иптәшемнең хезмәт урыны юл төзелеше оешмасында. — диде Дилара. — Улыбыз Илнар безнең белән бәйрәмгә килде. Ике яшьлек кызыбыз Илина өйдә калды. Әлеге көндә өй салабыз. Төзелешкә тотыну өчен үзебезнең райондагы банктан кредит алган идек. Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча республика яшьләр программасы хакында ишетеп белгәч, бик тә шатландык. Бушлай бирелгән субсидия безнең гаилә өчен зур ярдәм.
Туймазы районының зәвык белән бизәлгән тирмәсе яшьләр шәһәрчегенә матур бер бизәк өстәде.
— Без сабантуйда өченче тапкыр катнашабыз, — ди район хакимиятенең яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Ринат Зарипов. — Бу бәйрәм шуның белән дә әһәмиятле — ул төрле төбәкләрдән килгән яшьләрне, безнең күңелләрне якынайта. Безнең Туймазы районында да яшьләр сәясәтенә игътибар зур. Яшьләрне иң борчыган торак мәсьәләсендә гомумдәүләт проекты, төрле программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Быел шушы максатка бюджеттан акча ике тапкырга күбрәк бүленде. 37 гаилә дәүләттән 15 миллион сум күләмендә финанс ярдәме алачак. Күптән түгел үткән район сабантуенда без яшь балалар туу уңаеннан 10 яшь гаиләгә сертификатлар тапшырдык. Финанс ресурсларын бергә туплап, былтыр шәһәр янындагы Әгертамак авылында яшьләр өчен 10 йорт салган идек. Проект бик тә уңышлы булып чыкты. Быел исә шушы төбәктә республиканың “Торак төзелеше фонды” предприятиесе белән берлектә яшь гаиләләр өчен 30 коттедж төзелә. Шунысы мөһим, квадрат метрның бәясе 12 мең сумнан артмаячак. Ул йортлар Республика көне алдыннан файдалануга тапшырылачак.
Яшьләр сабантуенда күңелле тамашалар, төрле спорт чаралары һәм халык уеннары, ике сәхнәдән яңгыраган җыр-моң һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Иң чая егетләр “Урал бөркете” конкурсында үзләренең маһирлыгын күрсәтте. Без бәйге алдыннан гына Сибайдан килгән Наил Сырлыбаев белән сөйләштек.
— Мин үзем Уфа сәнгать академиясендә укыйм, актерлык һөнәре серләрен үзләштерәм. Октябрьскийдагы яшьләр сабантуена Сибайдан 25 кеше килдек. Нефтьчеләр шәһәре безгә бик тә ошады. Яшьләр сабантуенда булганым, “Урал бөркете” конкурсын тамаша кылганым бар. Быел исә үземнең көчне сынап карарга булдым.
Әйткәндәй, Сибай егете бәйгедә һич кенә дә сынатмады. Күпләргә ал бирмичә ул беренче урынны яулады. Ә гран-прига Салаваттан Рәмзил Байназаров лаек булды. “Һомай — кояш кызы” конкурсында беренче урын Нефтекама шәһәреннән Дилара Фәрвәзовага бирелде. Гран-при Баймак кызы Гөлсем Аеткуловага тапшырылды.
Шаулап-гөрләп үткән сабантуйда яшьләр кинәнеп күңел ачты, җитезлектә һәм осталыкта көч сынашты. Кунаклар әйтүенчә, матур йолага әверелгән яшьләр сабантуе елдан-ел мавыктыргычрак һәм эчтәлеклерәк була бара. Быелгы бәйрәмнән дә дәрт һәм рухи күтәренкелек алган яшьләр яхшы кәеф белән таралышты.
Читайте нас: