+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2008, 03:00

Уфа балалары җәйге ялда

Уфа шәһәр округы хакимияте башлыгы үткәргән чираттагы киңәшмә укучыларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләренә багышланды. Июньдә 41600дән артык укучының, ягъни барлык укучыларның 43,5 процентының ялы оештырылды, дип белдерде хакимиятнең мәгариф идарәсе начальнигы Азамат Сәйфуллин. Узган елның шул чорында 52300дән артык бала ял иткән булган. Шул сәбәпле, шәһәр хакимияте башлыгы Павел Качкаев бу мәсьәләнең аерым контрольдә тотылуын һәм ял итүче балаларның саны кыскаруга юл куймауны таләп итте.


— Тиешенчә ял итми торып, балалар уңышлы укый алмаячак. Балаларның ялын оештыру — безнең изге бурычыбыз, — дип белдерде Павел Качкаев.
Азамат Сәйфуллинның сүзләренә караганда, 4 июньдә Уфа янында 18 савыктыру үзәге эшли башлаган. Биредә дүрт меңнән артык бала ял итә. Биш хезмәт һәм ял лагере эшли, җәй башыннан алар 1107 үсмерне кабул иткән. Спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, “авыр” үсмерләр өчен махсус сменалар һәм экологик тематикадагы профильле смена оештырылган.
Шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә өлкән сыйныф укучыларының хезмәт бригадалары эшли башлаган. Алар мәктәптә мебель һәм инвентарь ремонтлау белән шөгыльләнә. Мәктәп яны участокларында да эш кайный. Җәйге ялның бу төренә җәлеп ителгән балаларның гомум саны 16 меңгә җитә.
Узган айда Уфада 11 меңнән артык бала көндезге ял учреждениеләрендә булды. Аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән ике меңнән артык бала шәһәр казнасы исәбенә ял иткән.
Азамат Сәйфуллин билгеләвенчә, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре көндезге 16 лагерьны һәм 5 хезмәт һәм ял лагерен тикшергән. Комиссия бу учреждениеләрдә җәйге ялның яхшы оештырылуын билгеләгән.
Барлык учреждениеләрдә дә Гаилә елына, Салават Юлаев көннәренә багышланган чаралар үткәрелә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм балаларны спортка җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. ЮХХДИ инспекторлары һәм медицина хезмәткәрләре белән берлектә тематик викториналар, әңгәмәләр һәм уеннар үткәрелә.
Профильле лагерьлар киң танылу таба. Аларның максаты — укучыларның аерым фәннәр буенча белемен тирәнәйтү, аларның махсус сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру. Мәгариф учреждениеләре нигезендә тәүге җәй аенда профильле 34 лагерь ачылган, анда ике меңгә якын өлкән сыйныф укучысы ял иткән.
3130 үсмер походларга киткән. Балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренең 800 тәрбияләнүчесе өчен ял оештырылган. Опека һәм попечительлек идарәсе белән берлектә 372 ятим баланың ялы оештырылган.
Уфа халкын эш белән тәэмин итү программасына ярашлы рәвештә, узган айда балигъ булмаган 2640тан артык үсмер вакытлыча эшкә урнаштырылган.
Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең балалары өчен юлламаларны өлешчә түләү максатында Уфа хакимияте тарафыннан 9,5 миллион сум акча бүленгән. Бу 6 мең баланың ялын оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: