+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2008, 03:00

Яныбызда икән җаныбыз

Бу дөньяда күп нәрсә очраклы. Шушы юлларны яза башлавым да егерме икенче июнь иртәсенә туры килде. Ул иртәне, чалт аяз булса да, кояшлы күңел белән, елмаеп каршылау мөмкин түгел. Чәй эчәргә дип кухняга чыгып, гадәтләнгәнчә, телевизор кабыздык. Бер каналда әзмәвердәй ир аш-су әзерләү серләренә өйрәтә, икенчесендә очсыз-кырыйсыз сәясәт турында бетмәс сафсата, янә ары китсәк, Мәскәү мәзәкчесе үз сүзенә үзе авыз ера. Менә экраннар урамда акырышып йөрүче яшь-җилкенчәк белән тулды. Күпләрнең кулында шешәләре, иңбашларына дәүләт флаглары уралган... Кемнәр соң алар — әләмнәргә төренеп, сөрән салып урамга чыккан адәмнәр? Баксаң, Русия футболчылары, ни могҗиза беләндер, Европа беренчелегендә алга тагын бер адым ясаган икән.


Туктагыз, бүген нинди көн соң әле? Хатыным белән күрмәгән әтиләребезне хәтерләп утырабыз. Аның әтисенең дә, минекенең дә фоторәсемнәре сакланмаган, шуңа күрә килеш-килбәтләрен үзебезчә, күркәм, мәһабәт рәвештә күз алдына китерәбез. Әниләребез алар турында сөйләр иде дә, үзләре күптән үк бакый илендә. Хәер, без әтиләребезнең үз фантазиябез, хыялыбыз тудырган образына күнегеп тә беткәнбез икән, алар дистәләрчә еллар безнең белән яшәгән. Чөнки үзебезне белә башлаганнан бирле әти турында уйламаган көн булмаган.
Ятим үсүнең, матди мохтаҗлыклар белән бәйләнгән булуыннан бигрәк, канатсыз икәнлегеңне тою авыррак. Гомереңнең кайсыбер мәлләрендә “әнием!” дип иңрәгәндә бу эндәшү-сызлану әтиеңә дә төбәлә. Аны һичкайчан күрмәсәң дә, кулыннан сынык икмәк алмасаң да. Сугыш чыкканда хатынымның әтисе Гозәер Сәгыйтовка 36 яшь булган. Тәүге көннәрдә фронтка яшен-картын себергән мәлләрдә дә аңа кагылмаганнар. Мәсьәлә шунда: егерменче гасыр башларында ук әле Күчем, Аюсазы, Ялембәт, Ниязгол авыллары тирәсендә ифрат бай марганец мәгъдәне яткылыклары ачылган. Мәгъдәнне берьюлы берничә урында чыгара башлаганнар. Күчем руднигында, мәсәлән, мәгъдәннең тәүге партиясе 1916 елда ук алынган. 1930 елдан алып Күчемдә рудник ачык ысул белән эшләгән, ә биш ел үтүгә мәгъдәнчеләр җир астына төшкән һәм шахтерлар дип йөртелә башлаган. Бөек Ватан сугышы елларында Күчем руднигында гына 350 кеше эшләгән, Магнитогорск металлургия комбинатына ай саен 4-5 мең тонна руда озатылып торган. Ә марганец кушмыйча броня корычын эретү мөмкин түгеллеге мәгълүм.
Гозәер Сәгыйтов әлеге шахтада эшләгән һәм берникадәр вакыт бронь аны фронтка чакыру кәгазеннән саклаган. Гади акыл белән уйлаганда, дәүләт өчен кем кирәгрәк: юньләп коралланмаган, рәтләп өйрәтелмәгән солдатмы, әллә броня өчен марганец чыгаручы таучымы? Ничек кенә булмасын, түрәләрнең фикерләү логикасы үзенчә һәм кырык икенче елның башында әлеге бронь юкка чыгарылып, шинель кигән таучы, 287нче укчы дивизия рядовое Гозәер Сәгыйть улы Сәгыйтов шул ук елның 8 сентябрендә һәлак булган. Бакый илендәге төяге — Орел өлкәсе Мценск районының Зеленый Холм авылында.
Ятимлек язмышы ничек кенә ачы булмасын, әнисе исән чакта бала үксез калмый. Үзебез гомер юлының соңгы адымнарын санау чорында булсак та, хатыным белән мин әниләребезнең сабырлыгына һәм рухи ныклыгына һаман хәйранбыз. Алар үзләренең ана бурычын дәүләт иңенә күчереп салу турында уйлап та карамады. Дәүләттән ярдәм булса, рәхмәт, юк икән, димәк, аның бездән дә болайрак хәстәрлекләре бардыр. Әниләребезгә, мөгаллимнәребезгә янә бер яктан рәхмәтлебез: алар бездә сугыш үткән һәркемгә карата эчкерсез ихтирам тәрбияләде. Һәр яугирдә безгә әтиләребез рухы күренгәндәй булды һәм, чыннан да, гомер юлыбызда элекке фронтовиклардан ифрат күп изгелекләр татыдык.
Бервакыт, “Хәтер” сериясенең йомгаклау томын әзерләү чираты җиткәч, миңа мөхәрририятнең эшче төркеме җитәкчесе полковник Рәфыйк Вәлиев шалтыратты. “Соңгы томны ниндидер йомгаклау сүзе белән ябу кирәк. Галим кеше, хөрмәтле бер сугыш ветеранына мөрәҗәгать иткән идек, Марсель әтисен яуда югалткан егет, сугыш темасына ул ихлас мөнәсәбәттә, язарга тиеш, дип җавап бирде. Ризасыңмы?”
Мондый очракта ризалыкны сорау — артык эш. Адәм баласының хәтере нык та, игелекле дә булырга тиеш. Сугыштан соң байтак вакыт хәтерне җуеп яшәвебезгә әле булса үкендерә. Әйтерсең кемдер кайчандыр үткән сугыш турында хәтерләүне шик астына куярга тырыша. Бу, әлбәттә, тиктомалга түгелдер, чөнки Бөек Җиңүгә алты дистә ярым ел тулып барса да, күпләр кешелекне сугышка дучар иткән чын сәбәпләрне, сугышка кадәрге, сугыш чорындагы һәм аннан соңгы зур сәясәтнең яшерен пружиналарын, совет халкының югалту зурлыгын һаман белми. Кешелек үз тарихындагы гаять олы фаҗига турында һәрьяклап хәбәрдар түгел.
Зур нәрсәнең олылыгы ерактанрак яхшы беленә. Без, әле булса яугирләр каһарманлыгының чыганакларын ачарга, яшьләрне шул чыганакларга якынлаштырырга тырышабыз. Колачын фикер белән дә, караш белән дә иңли алмаслык сугыш хакындагы хатирәләр кешелек яшәгән чакта һәрвакыт киләчәк буыннарның хәтерен кузгатып торачак, дип ышанасы килә. Тарихчылар киләчәктә, бәлки, сугышның сәбәпләренә, аның барышына һәм нәтиҗәләренә икенчерәк күз белән карар, әлегә билгеле булмаган яңа фактлар һәм хәлләрне ачыклар, көтмәгән йомгакка килер. Әмма бернәрсә үзгәрешсез калыр — зур нәрсәнең олылыгы сакланыр.
Ана карынында өч атна үтүгә сабыйның йөрәге хасил була һәм ул тибә дә башлый, диләр. Әгәр чагыштыруны дәвам итсәк, июль табигате — баласына көн яктысы күрсәтергә әзерләнгән ана сымак. Табигатьтә дә бихисап җан тереклек итә, исәпсез-сансыз йөрәк тибә. Безгә шул җаннарның яныбызда булуын күрергә, йөрәк тибешләрен сизәргә өйрәнергә иде. Бүгенге чәбәләнүле тормыш үткәннәрне ашыкмый хәтергә алырга, бездән алда киткәннәрнең гомеренә якты күңел белән карарга форсат биреп бармый. Тиздән иркен басуларыбызга чит җирләрдә эшләнгән могҗиза-комбайннар чыгар. Урактан алда яланнарда шулай ук могҗизалы культиваторлар, тырмалар, чәчкечләр җилдереп йөргән. Механизатор хезмәтен хәзер авыр дип әйтмәскә дә ярыйдыр. Ләкин шушы җирләрне иң башлап кемнәр сөргән, Башкортстан басуларын ил өметләнеп торган дөньяга кем әверелдергән?
Билгеле булуынча, Бөек Ватан сугышыннан алда, сәяси тормышның киеренке булуына карамастан, авыл халкы аеруча дәрт белән эшләгән, үзенең бәһасен аңлый башлаган. Алдынгыларны, тагы канатландыру максатыннан күргәзмәләргә чакырганнар. Менә Яңавыл МТСыннан С. Әминев ЧТЗС-60 тракторында шартлы берәмлектә 2024 гектар җир эшкәрткән, шул ук вакытта 3642 килограмм ягулыкны экономияләгән. 1939 елгы Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә дә катнашканнар арасында Дүртөйледән Х. Кәлимуллин, Чакмагыштан С. Сухов, Югары Яркәйдән М. Шакиров, Кушнаренкодан Х. Сафаров, Күзәйдән С. Хәкимов, Туймазыдан Т. Елагин бар. Күргәзмәнең баш комитеты Сәгыйтьҗан Әминевны, аның энесе Закир Әминевны алтын медаль белән бүләкләгән. Кушнаренко МТСы трактор бригадасы бригадиры, СССР Югары Советы депутаты Рөстәм Әхмәтдин улы Гаделшин 1938 елда 15 ат көчле трактор белән 1748 гектар җир эшкәрткән һәм 10 тонна чамасы ягулыкны янга калдырган.
Онытылып барган исемнәрне һәм фактларны яңартырга теләвемнең сәбәбе гади: әгәр Бөек Ватан сугышына без көчле рух белән килеп кермәсәк, дошманны тез чүктерә алыр идекме икән? Хәер, сугыш барган елларда да ул рух төшмәгән. Без Дүртөйле МТСы тракторчысы Фәүзия апа Каһарманованың шушы чорда никадәре каһарманлыклар күрсәтеп эшләвенә бераз хәбәрдарбыз. Уңганнарны дәүләт тә бәһали белгән. 1944 елда, мәсәлән, Илеш районының Чеверев исемендәге колхозы рәисе Андриан Белоусов, Дәүләкән районының “Кызыл Урал” колхозы рәисе Нигъмәтбай Зарипов, Чакмагыш МТСының трактор бригадасы бригадиры Исмәгыйль Кашаев, Яңавыл районының “Урал” колхозы рәисе Галимә Мөҗипова, Баймак районының “Зилаер” совхозы комбайнчысы Василий Солонин, Гафури районыннан 69 яшьлек савучы Хәдичә Рәҗәповалар дәүләтнең иң югары Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Урамда, йокыдагы каргаларны өркетеп, Кытай петардаларын аталар. Һәрбер яшь кешенең диярлек кулында — төрекләр ачыткан сыра. Егетләр дәүләт әләмен кызларның биленә урый. Кырык бишнең маенда минем Яһүдә Ибраһимов бабаем, танкист һәм офицер, беренчеләр рәтендә Берлинга кергән. Берничә көн үтүгә Мишкә районы егете сержант Гази Заһитов илебезнең кызыл әләмен Рейхстаг түбәсенә элгән. Аннан күпкә алдарак, 1813 елда, башкорт атлылары бөек немец шагыйре Гетега ук-җәя бүләк иткән. Туп тибү милли мәртәбәне күтәрәме-юкмы, иллә иген игү һәм ил саклау шул мәртәбәнең иң югары ноктасы булуына инанганмын.
Тормышыбыз ыгы-зыгы белән үтә. Без изге хәтерне сугыш батырлары турында ясалма хәстәрлек алмаштырган каһәрле заманга туры килдек. Яугирләребез Сталинград янындагы сугышларга һәм Берлинны алганда имин калып та, үзләре коткарган илдә һаман мохтаҗлык кичерә, үтенүче рәвешендә йөри. Бәлки, бервакыт бу да үтәр. Тик ул вакытта без якын күргән кешеләр дә, үзебез дә булмасбыз, бу җирдә сезне ташлап китәргә теләмәгән җаныбыз гына калыр.
Читайте нас: