+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2008, 03:00

Тәртип сакларга әзербез

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көнендә башкалада Уфа гарнизонының сафта йөрү гомумшәһәр смотры узды. Анда шәһәрнең патруль-пост, ведомстводан тыш хезмәт, юл-патруль, ОМОН хезмәткәрләре, участок милиционерлары — барлыгы 721 кеше катнашты. Шушында ук кинологлар да, Октябрь районының атлы взводы да килгән иде.


Министрлыкның җәмәгатьчелек иминлеге милициясе начальнигы урынбасары Ришат Йосыпов аларны бүгенге оператив хәл белән таныштырды. Шунысы куанычлы, бердәм җитди һәм җаваплы эш итү нәтиҗәсендә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда җинаятьчелек дәрәҗәсе бераз кимегән. Бу эштә аеруча активлык күрсәтүчеләр министрлык бүләкләренә лаек булды. Милиция хезмәткәрләре алдында министрлыкның, шәһәр эчке эшләр идарәсенең башка вәкилләре дә чыгыш ясады. Соңыннан Рәис хәзрәт белән протоиерей Олег атакай милиция хезмәткәрләре эшенә фатыйха бирде.
— РФ Эчке эшләр министрлыгы приказына ярашлы, моннан соң ай саен гомум инструктажлар бирү, личный составның тышкы кыяфәтен, һөнәри осталыкларын тикшерү, эзсез югалганнарны, җинаятьчеләрне тоту өчен ориентировкалар бирү өчен шушындый чаралар үткәреләчәк, — диде Ришат Йосыпов. — Мондый җыеннар хезмәткәрләрне тәртипкә өйрәтә, таяныр иптәшләре булуына ышаныч өсти. Иң мөһиме, республика гражданнары тыныч булсын, аларны яклар һәм саклар кешеләр бар.
Шушындый чаралар ай саен һәр районда һәм шәһәрдә дә уздырылачак.
Читайте нас: