+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2008, 03:00

Учалы — Көньяк Урал энҗесе

Үткән шимбә Учалы шәһәре халкы өчен икеләтә бәйрәм булды. 5 июльдә учалылылар шәһәрнең 45 еллыгын һәм шәһәргә нигез салучы предприятие — Учалы тау-баектыру комбинатының 40 еллыгын билгеләде. Башкортстан Президенты М. Г. Рәхимов та килде бу бәйрәмнәргә. Эш сәфәрендә аны БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Ш. Х. Вахитов озатып йөрде.


Тантаналар башланыр алдыннан республика башлыгы районның күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, социаль һәм икътисади өлкәләр объектларында булды. Аерым алганда, ул районның иң зур авыл хуҗалыгы предприятиесендә — “Бәйрәмгол” агрофирмасы комплексларына барды.
Гомумән, бөтен районның һәм шәһәрнең тормышы Учалы тау-баектыру комбинаты белән тыгыз бәйләнгән. Менә “Бәйрәмгол” агрофирмасы да — Учалы тау-баектыру комбинатының аграр бүлекчәсе буларак оештырылган булган һәм әле дә комбинатның турыдан-туры катнашлыгында үстерелә. Оста сәнәгать сәясәте, шактый зур инвестицияләр һәм инновация эшләмәләре предприятиегә өлкәдә алдынгылыкны алырга һәм төбәкне терлекчелекнең сөтчелек продуктлылыгы кебек күрсәткече буенча иң югары дәрәҗәдә чыгарырга мөмкинлек бирде.
Мәсәлән, Октябрьский авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасы чех технологиясе буенча төзелгән. Бу гаять зур терлекчелек комплексы 1280 баш малга исәпләнгән. Әмма терлек саны биредә 1700гә җиткән — яңа туган бозаулар “партиясе” кайтарылган.
Барлык эшләр дә тулысынча автоматлаштырылган. Бик сизгер махсус датчиклар малларның сәламәтлек торышындагы гына түгел, кәефендәге кечкенә үзгәрешләрне дә пультка тапшыра. Кирәк булган очракта малларны карау-тәрбияләү шартлары приборлар күрсәтмәләре нигезендә үзгәртелә.
Шунысы игътибарга лаек, урындагы терлекчеләр фермада психологик шартларга зур игътибар бирә. Белгечләр “мораль” факторның җитештерү күрсәткечләренә турыдан-туры йогынты ясавын билгелиләр. Мәсәлән, сыерлар биредә тынычландыручы көйләр астында савыла. Өстәвенә, сыер гомум саву залына чыгарыр алдыннан аерым блокта яраклашу үтә. Әйткәндәй, “Бәйрәмгол” — шундый новаторлык идеяләрен гамәлдә файдаланучы аз санлы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе. Барлык тотылган вакыт һәм средстволар малларның югары продуктлылыгы белән аклана, дип раслый терлекчеләр. Мәсәлән, биредә һәр сыердан еллык савым уртача тугыз мең килограмм тәшкил итә.
Президент агрофирма хезмәткәрләре белән аралашты, хезмәт шартлары, эш хакы күләме белән кызыксынды. Ул Башкортстан дәүләт аграр университетының җәйге практика үтүче студентлары белән дә сөйләште. “Сез уңдыгыз, чөнки заманча авыл хуҗалыгы комплексында, югары технологияле терлекчелек производствосында һөнәри күнекмә аласыз”, — диде Мортаза Гобәйдулла улы.
Ә Ураз авылында товарлыклы-сөтчелек фермасының бозаулату бүлеге төзелешенә символик старт бирелде. Ул да “Бәйрәмгол” агрофирмасы бүлекләренең берсе. Заманча комплекс 1280 баш малга исәпләнгән. Биредә ике сыер абзары, саву блогы, бозаулату бүлеге, ике бозау абзары төзү, барлык кирәкле инженер коммуникацияләрен үткәрү планлаштырыла. Беренче блок августта ук сафка басачак.
Республика Президентының авыл хуҗалыгы предприятиесендә фараз ителгән җитештерү күрсәткечләре турындагы сорауга белгечләр, үзләренең исәпләүләре буенча, һәр сыердан еллык савым уртача 8,5 мең килограмм тәшкил итәчәге турында белдерде. Тәүлегенә уртача савым 30 килограммга җитәчәк.
Мортаза Рәхимов бу хуҗалык басуларында да булды. Анда мал азыгы хәзерләүчеләр отряды эшли иде. Президентка мал азыгы хәзерләү техникасы үрнәкләрен күрсәттеләр һәм аны хәзерләү барышы турында сөйләделәр. Үсемлекчеләр республика башлыгын, мал азыгы хәзерләү иң уңайлы агротехник срокларда тәмамланыр, дип ышандырдылар.
Республика башлыгы фикеренчә, Учалы тау-баектыру комбинаты, шәһәргә нигез салучы предприятие буларак, социаль мәсьәләләрне актив хәл итә. Комбинат торак йортларның, мәктәпләрнең, балалар йортларының, клубларның, поликлиникаларның, спорт корылмаларының төп өлешен төзегән. “Бу малтабарлыкның социаль җаваплылыгының уникаль мисалы, бөтен республика өчен үрнәк”, — диде Мортаза Рәхимов.
Республика башлыгы юбиляр предприятиедә дә булды. “Учалы тау-баектыру комбинаты” ачык акционерлар җәмгыятенең 40 еллыгын бәйрәм итү кысаларында символик әһәмиятле 140 миллионынчы тонна руда эшкәртүгә озатылды. Кырык ел эчендә комбинат рудадан 3,2 миллион тоннадан артык цинк, 1,4 миллион тоннага якын бакыр, 40 тонна алтын, 1500 тонна көмеш алган.
Республика башлыгы шулай ук биредә 2000-2007 елларда берничә этапта үткәрелгән реконструкцияләү нәтиҗәләре белән дә кызыксынды. Барлык эшләр дә эшкәртү күләмнәрен киметмичә, җитештерүне туктатмыйча алып барылды. Бүгенге көндә фабриканың төп корпусында 244 РИФ флотокамерасы урнаштырылган. Яңадан җиһазлау нәтиҗәсендә фабриканың хезмәт җитештерүчәнлеге проект куәте белән чагыштырганда 16 процентка арттырылып, елына 5 миллион тоннага җитте.
Учалылыларны һәм комбинат хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлаганда республика башлыгы шәһәр һәм район эшчәннәренең Башкортстанны социаль-икътисади үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләде. “Учалы — иң имин һәм тотрыклы үсүче шәһәрләрнең берсе, төп икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда тора, биредә милли проектлар актив гамәлгә ашырыла, социаль өлкә үстерелә, — диде БР Президенты. — Икътисади үсеш нигезендә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын арытаба күтәрү дәвам итә. Шәһәрдә зыянга эшләүче предприятиеләр дә, хезмәт хакы буенча бурыч та юк. Ә район икътисадын ныгыту буенча барлык чараларның да максаты бер — барлык учалылыларның, һәр гаиләнең тормышын яхшырту”.
Башкортстан Президенты шәһәрнең иң алдынгы хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшырды. Үзе дә бүләксез калмады. Ачыклануынча, комбинат бригадаларының берсе аның үзенең бригадиры итеп сайлаган һәм хәтта хезмәт хакы күчергән. Республика башлыгы өчен бу көтелмәгән хәл булды. Ул үзенең хезмәт хакын шәһәрнең балалар йорты фондына күчерүләрен үтенде. “Әгәр мөмкинлек тапсагыз, бу сумманы ун тапкыр арттырып күчерә аласыз”, — диде Мортаза Гобәйдулла улы.
Күптән түгел үзгәртеп төзелгән “Горняк” стадионы комбинатның социаль мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашуының янә бер дәлиле булды. Бу стадион шул исемле һөнәри футбол клубы өчен йорт мәйданы булды. Әйтергә кирәк, стадионны яңадан җиһазлау эшләре Учалы тау-баектыру комбинатының заказы буенча алып барыла. Объектның смета бәясе 37 миллион сум тәшкил итте.
Аның трибуналары 3800 тамашачыны сыйдыра. Бүген биредә җылытыла торган ясалма газон салу тәмамланган. Киләчәктә 2000 кешегә исәпләнгән өстәмә трибуна төзелә башлаячак.
Учалыда коттедж поселогы төзелә. Биредә 120-160 квадрат метр мәйданлы 54 йорт булачак. Төзелеш гыйнварда ук башланган, хәзер исә төзелеш өчен нигез салынган. Учалыда яңа сәүдә үзәге дә төзелгән. Ул урындагы бюджетны тулыландырудан тыш, яңа эш урыннары булдырып, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта шәһәр күтәрелештә һәм үсеш тизлеге буенча фикер йөрткәндә, тиздән республикада алдынгы урынга чыгачак. Республика башлыгы билгеләвенчә, Учалы хәзер хаклы рәвештә Көньяк Урал энҗеләренең берсе.
Читайте нас: