+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2008, 03:00

Калмашбаш самавыры авылга ямь бирә

Элек-электән татар халкы чәйне самавырдан эчкән. Ләкин заман белән бергә халыкның самавырга булган карашы үзгәрде. Кулланышка электр чәйнекләре керүгә, хуҗабикәләр аны читкәрәк алып куйды. Ләкин әле алар бар. Чакмагыш районының Калмашбаш авылына баргач мин зур самавырга тап булдым. Бу гадәти булмаган самавыр-колонка узган елдан авылга ямь биреп тора.


Үзенчәлекле самавырны фотога төшергән арада көянтәсенә чиләкләр асып бер апа суга килде. Мөслимә Нургалиева гомер буе колхозда бухгалтер булып эшләгән. Әле хаклы ялда. Аның белән сүзне бу самавырның авыл уртасында ничек пәйда булуы тарихыннан башладык.
— Безнең авыл хакимияте башлыгы Равилә Хөсәенованың иҗат җимеше бу самавыр. Ул 2006 елда хакиимят башлыгы булып билгеләнгәч тә, җиң сызганып авылны төзекләндерү эшенә тотынды. Узган елны ул: “Үзәк урамга зур самавыр эшләп утыртыйк әле”, дигән тәкъдим белән чыккач, авылдашлар аны дәррәү күтәреп алды. “Калмаш” җәмгыятендә эретеп ябыштыручы булып эшләүче авылның алтын куллы ир-егете Илдар Хәнәфин Рәвиләбезнең идеясен чынбарлыкка әйләндерде. Самавырны бизәкләү эшләрен авыл мәдәният йорты директоры Равис Сабитов башкарды. Тәүге мәлләрдә бу сәнгать әсәренә карап сокланып туялмадык. Суны да кирәгеннән артыграк ташыдык, — ди Мөслимә апа.
Мөслимә апаны авылдашлары үз итеп “Үзәк урам киленнәренең икенче бианасы” дип йөртәләр. Киленнәрнең җитешмәгән якларын вакытында күреп, яхшы киңәшләр биреп тора икән.
— Урамыгызда үзенчәлекле самавырдан су алырга килүче яшь киленнәр күпме? — дип кызыксынам.
— Аллага шөкер, урамыбыз киленнәргә бай. Фәнүзә Дәүләтшина, Рәсимә Зиннәтуллина, Вәсилә Гыймаева, Флүрә Гыймаева, Гөлзәмия Ганиевалар гомер буе биана белән яшәүче киленнәр. Аларның дус-тату яшәвенә бөтен авыл соклана. Мин киленнәрне: “Самавырга су алырга матур күлмәкләрегезне киеп килегез” дип, гелән искәртеп торам. Хатын-кыз өйдә йөргән киеме белән урамга чыгарга тиеш түгел, минемчә. Бер матурлык икенчесен тудыруга этәргеч бирергә тиеш, — ди ул самавырга ымлап.
Мөслимә апа үзе дә ике килен бианасы икән. Тагы ике улына килен төшерәселәре бар.
— Алла боерса, булачак киленнәремә су юлын биредә күрсәтәчәкбез, — ди ул самавырлы урамда яшәвенә куанып.
Калмашбаш — чишмәләре белән дә дан тота. Тирә-ягында йөздән артык чишмә бар икән. Авылның үзендә генә 12 чишмә челтерәп ага. Самавырлы колонкага су Бәгдетдин чишмәсеннән килә. Шуңа да самавырлы колонканың суы искитәрлек тәмле.
— Чишмәләрне тәртиптә тоту мәктәп укучылары өстендә, — дип сүзгә кушыла башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәсилә Гыймаева. — Без иртә яздан аларны чистартырга чыгабыз. Авыл советы депутатлары Равис Сабитов белән Салават Гыймаев та чишмәләрне тәртиптә тотуга зур өлеш кертә. Читкә китсәк, үзебезнең салкын чишмә суын сагынып кайтабыз. Берүк чишмәләребезнең суы саекмасын иде, — ди ул.
Калмашбаш авылында унлап колонка бар. “Калмаш” җәмгыяте башлангычы белән аларның һәркайсы әйләндереп алынган, капланмалар ясатылган. Тиздән Иске Биккенә авылы колонкаларына шундый ук капланмалар эшләү планлаштырыла.
Чакмагышта авылларны төзекләндерүгә, чыннан да, игътибар зур. Калмашбашны самавыр бизәсә, Уйбулат авылына кергәндә биеклеге унбиш метрдан да ким булмаган ләкләк сыны каршы ала. Кое буен шулай ямьләгәннәр уйбулатлылар. Теләк белән иҗади караш булса, матурлыкны һәммәбез тудыра ала.
Читайте нас: