+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2008, 03:00

Спортчыларга зур бүләк

Октябрьскийда бүген 36 меңнән артык кеше физик культура белән актив шөгыльләнәБашкортстан Республикасы Президенты М. Г. Рәхимов Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасында билгеләп үтүенчә, бездә спортны һәм физкультураны үстерүгә зур игътибар бирелә. Физик культура белән шөгыльләнүчеләрнең санын арттыру, төрле ярышлар һәм турнирларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен республикабызның күп төбәкләрендә заманча спорт-савыктыру корылмалары төзелә.


Октябрьский шәһәре дә үзенең спорт традицияләре белән дан тота. Быел гына төрле спорт чараларында 42 меңнән артык кеше катнашкан. Кышын аеруча “Русия чаңгы юлы” ярышлары биредә киң колач белән үтә. Быелгы шушы спорт бәйрәмендә 12 мең кеше стартка чыккан иде. Нефтьчеләр һәм машина эшләүчеләр шәһәре язын шулай ук спорт ориентирлашуы буенча “Русия азимуты-2008” массакүләм ярышларында катнашучыларны да кабул итте.
Шуны әйтергә кирәк, шәһәрдә электән спорт көрәше буенча сәләтле тренерлар эшли. Алар тарафыннан тәрбияләнгән класслы спортчылар хәзер халыкара ярышларда һәм Русия беренчелегендә уңышлы чыгыш ясый. Үзен келәмдә күптән танытырга өлгергән Тимур Галләмов самбо көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы титулын яулады. Быел аңа атказанган спорт мастеры дигән мактаулы исем бирелде. Алмаз Хәбибуллин былтыр ушу буенча дөнья кубогын яулауга иреште. 2007 елның 11-12 октябрендә билбау көрәше буенча Уфада үткәрелгән дөнья беренчелегендә Октябрьскийдан Ринат Еникеев белән Ләйсән Балгазина пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр һәм алтын медаль белән бүләкләнделәр. Ә Татьяна Худобко үз авырлыгы категориясендә көмеш медальгә лаек булды. Танылган көрәшчеләр быел да ил дәрәҗәсендәге ярышларда Октябрьскийның һәм республиканың спорт данын уңышлы яклый. Ләйсән Балгазина Татарстанда үткәрелгән Бөтенрусия турнирында җиңү яулады. Тимур Галләмов Владивостокта уздырылган дөнья кубогы этабында беренче урынны алды.
Әйткәндәй, 2007-2008 елларда гына Октябрьскийда бер атказанган спорт мастеры, бер халыкара класслы спорт мастеры, 23 спорт мастеры һәм 93 спорт мастерлыгына кандидат әзерләнгән. Бүген шәһәрдә 36172 кеше спорт һәм физик культура белән актив шөгыльләнә.
Шушы көннәрдә Октябрьскийның спорт тарихында яңа бер бит ачылды. Биредә заманча универсаль спорт-тамаша залы файдалануга тапшырылды. Бу соклангыч объектны төзүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 86 миллион сумнан артык акча тотынылган. Мөһим эштән “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе дә читтә калмаган. “Тиз корылучы спорт-савыктыру комплексларын төзү” социаль проекты кысаларында Октябрьскийдагы яңа обьектка 10 миллион сумлык җиһазлар кайтарылган.
— Универсаль залның гомум мәйданы 3578 квадрат метр тәшкил итә. Аның трибуналары 1000 кешене сыйдыра, — ди шәһәр округы хакимиятенең физкультура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе Дмитрий Данилов.— Яңа залда волейбол, баскетбол, гандбол, бадминтон, зур теннис, регби, мини-футбол, авыр атлетика, көрәшнең барлык төрләре буенча массакүләм спорт ярышлары үткәрергә бөтен мөмкинлекләр бар. Ул гына да түгел, без хәзер Октябрьскийда Русия чемпионатларын һәм халыкара турнирларны югары дәрәҗәдә оештыра һәм үткәрә алачакбыз. Яңа залда танылган сәнгать осталары да үзләренең концерт программалары белән чыгыш ясаячак.
Әйе, спорт һәм физкультура безнең тормышыбызга елдан-ел ныграк үтеп керә. Яңа универсаль комплекс Октябрьскийда хәзер спортның күп төрләрен үстерүгә, үзләрен ил һәм халыкара дәрәҗәдә танытырлык югары класслы спортчыларның яңа буынын тәрбияләүгә зур этәргеч бирәчәк.
Читайте нас: