+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2008, 03:00

Кавказдан — уралга

Уфа шәһәренең Ленин урамындагы “Урал” галереясында Башкортстанда чечен мәдәнияте көненә багышланган кичә булып узды. Урамда кояш көйдерә. Үзең дә искәрмәстән күләгәдән күләгә эзләргә тырышасың. Биредә, Халыклар дуслыгы йорты ярымподвалында, ниһаять, рәхәт салкын һава каршы алды. Горур тау халкына хас ярсу-ашкынулы көй аһәңе, диварлардагы күргәзмәләр игътибарны били. Үзең дә сизмәстән, якын да, мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре ифрат үзенчәлекле дә халык мохитенә аяк басасың кебек. Башкортстандагы “Барт” чечен иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе Лом-Али Исраилов тау халкына хас ихлас кунакчыллык, ачык йөз белән каршы ала. Аның бөтен килеш-килбәтеннән, сөйләшү һәм үз-үзен тотышыннан үз бәясен белү һәм ихтирам бөркеп тора.

Дөньяда танылган биюче, Мәхмүт Әсәмбаевка багышланган күргәзмә янында тукталабыз. Фоторәсемнәр бөек Чечен биючесе тормышының төрле чорларын яктырта. Менә ул чечен-ингуш биюе “Ватанга мәхәббәт”не башкара (1958 ел), башкорт биюе, һинд биюе. Соңгы рәсем Мәхмүт Әсәмбаевның Башкортстан дәүләт филармониясендәге тоташ бер концертын хәтергә төшерде. Биюче тамашачы белән “син дә мин” сөйләшә. Мәскәүдә КПССның чираттагы съезды бара. Сәхнәдән М. Әсәмбаев: “партия әгъзасы булсам, мин дә бүген анда булыр идем”, диде. Әлбәттә, әнә бит, күкрәгендә Социалистик Хезмәт Герое йолдызы балкып тора. Мәшһүр биюче халыкны: “Мин бәләкәй чакта әти өчен балта миннән кадерлерәк иде, — дип тә көлдерде. Бусы ни хәл тагын? Баксаң, күрше-күлән балта сорап керсә, ата кеше, балтаны югалтмагыз, дип башта озын-озак үгет-нәсыйхәт укый. Мәхмүтне сорап килсәләр, ләм-мим. Ә биюче малайны кем туйга, кем кайда дигәндәй сорап кешеләр еш килә.
М. Әсәмбаев сөйли: “әгәр, ди, хәзер мин бу биюне биемәсәм, һе, Мәхмүт картайды, хәзер һинд биюен бии алмый, дип әйтәчәкләр”, ди. Чыннан да, бию башында сәхнә түреннән кояш күтәрелүе сурәтләнә. Әнә алтын нурлар таратып кояш, яки аны сынландыручы биюче күтәрелә. Күтәрелә, ә күтәрелүе бөтенләй сизелми. Һәм менә шул күтәрелү биш минут чамасы дәвам итә. Илаһи бию алласыдыр Мәхмүт Әсәмбаев! Башында — каурыйлардан таҗ, киемнәрендә — алтын төс балкышы! Бер мизгелдә ул сәхнәдә әйтерсең дә, җанны савыктыра торган гүзәл давыл булып әверелә. Соңрак залдан кемдер биюченең туклануы белән кызыксынды. “Көнгә бер стакан шулпа, бер телем икмәк”, диде
М. Әсәмбаев.
Хәзер күпме гомер узды, инде М. Әсәмбаев та мәрхүм, ә менә “бер стакан шулпа, бер телем икмәк”кә һаман ышанырга да, ышанмаска да белмим. Гомерлек табышмак булып калды шикелле әлеге фотокүргәзмәдә сурәтләнгән бөек биюче белән гомердәге бердәнбер очрашу.
Чечен мәдәниятенә багышланган кичәдә чечен халкының милли кием үрнәкләре, чечен кораллары белән танышырга мөмкин иде. Биредә шулай ук “Чечен сугышы хакында чын һәм ялган” дигән ун томлыкның китаплары куелган. Авторы — Хизар Әхмәдов, Чечняда туган режиссер, драматург, халык көйләрен җыючы. Чечен Халык академиясе, Халыкара рухи бердәмлек академиясе әгъзасы итеп сайланган.
Башкортстандагы чечен иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе Лом-Али Исраилов сөйләвенә караганда, оешма 1994 елда барлыкка килеп, өч елдан соң теркәлгән. Хәзерге вакытта оешмага кергән 150 кешенең сиксәне — студентлар. “Барт” үзәге аларны даими күз уңында тота, матди ярдәм күрсәтә. 1996-2004 елларда Чечняга гуманитар ярдәм оештыра. Мәдәни үзәк унъеллык сугыш чорында өзелгән элемтәләрне җайга салу өстендә эш алып бара.
— Безнең яшьләр белән сезнең яшьләр арасында нинди аерма бар? — дип сорыйм Лом-Али әфәндедән.
— Безнең халыкка да, сезнекенә дә рухи тамырлардан аерылу куркынычы яный, — диде ул. — Менә нәрсәгә юл куярга ярамый безгә. Ә яшьләргә килгәндә, безнекеләр, бигрәк тә кызлар, тәмәке тартмый, шәраб авыз итми.
Кызганычка каршы, безнекеләр бу өлкәләрдә әллә ни мактана алмый. Кичәгә чечен егетләре, кызлары җыела башлады. “Соңыннан куып таратуы да кыен аларны”, — дип Лом-Али әфәнде канәгать елмаеп куйды.
Читайте нас: