+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2008, 03:00

Мөмкинлекләр күп. Теләк кирәк.

Бүген авыл яшьләре арасында, укуын тәмамлагач, нинди һөнәр иясе булуына карамастан, шәһәрләрдә эшкә калучылар күп. Авылда зур файда китерерлек белгечләр нишләп вакытлыча фатирда гомер уздыра соң? Яшь белгечләр авыл җирендә нинди ташламалардан файдалана ала? Шушы һәм башка сораулар белән Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының бүлек җитәкчесе Урал Килсенбаевка мөрәҗәгать иттек.


— Урал Таһирович, Башкортстанда авылларның картаю, анда яшь гаиләләр саны азаю проблемасы кискен тора. Сезнең моңа карашыгыз?
— Бу проблема, беренче чиратта, районнар җитәкчелегенә бәйле. Чөнки тиешле шартлар тудырылганда бу юнәлештә дә уңай нәтиҗәгә ирешелә бит. Әйтик, туган ягында эш, торак көтеп торса, беркем дә шәһәрдә, вакытлыча фатирда калмаячак. Яшь гаиләгә килгәндә хәл башкачарак. Яңа гына кулына диплом алучылар никахлашып берәр авылга кайтты, ди. Аларга яшәр урын тәкъдим итсәләр дә, дөньяларын корып җибәрү өчен акча кирәк. Ишле мал асрап, шуны сатып көн күрүчеләр СССР заманында тернәкләнеп калган. Ә һәр нәрсә өчен түләргә кирәк булган бүгенге көн яшьләренә нәрсә эшләргә? Абзар, мунча салу, терлек сатып алу да матди хәлеңә кайтып кала. Кредит алсаң да кесәң калын булырга тиеш. Димәк, авыл җиренә кайткан яшь белгечләргә, беренче чиратта, тиешле эш хакы түләнергә тиеш. Ул чакта башка мәсьәләләр үзеннән-үзе хәл ителәчәк.
— Яңа буын алдында авылларның абруе төшүе, аларның туып-үскән җирләреннән читләшүенең сәбәбе нидән гыйбарәт? Бу хәл кайчан башланган?
— Русия борын-борыннан авыл хуҗалыгы үсешкән ил саналган. Аның составына кушылганнар да игенчелек, терлекчелек белән даими шөгыльләнә башлаган. Авыл яшьләре шәһәрләргә башлыча белем алу өчен килгән. Фән дөньясына чумганнары шунда торып калган. Яңа шәһәрләрнең заводларына эшче көчләрнең күпчелеген дә авыл биргән. Кыскасы, авыл белән шәһәр яшьләр өчен тарткалашса да, җиңүче дә, җиңелүче дә булмаган. Үзгәртеп кору еллары барсын да астын-өскә китерде. Яшь белгеч яшәү, яңа үрләр яулауга дәртләндерү чыганагын, эш хакын бик аз ала башлады. Чагыштыру өчен: көне-төне басудан кайтып кермәүче югары белемле агрономнар шәһәрдә өч көнгә бер вахтада утыручы сакчылардан да азрак эш хакы алды. Мондый гаделсезлекне кабул итмәүче яшьләр шәһәрләргә омтылды. Алар алдында авылның абруе да шул чакта төште. Хәзер хөкүмәт бу хатаны төзәтү өчен зур көч түгә. Һәм теләгенә ирешә дияргә кирәк. Чөнки ”беренче карлыгачлар” саны елдан-ел арта бара.
— Бүген яшь белгечләр авылларга ничек җәлеп ителә? Гомумән, аларның торак, эш мәсьәләсе ничек хәл ителә? Гаилә корганда нинди ташламалардан файдалана ала?
— Әлеге юнәлештә күпкырлы эш башкарыла. 2007 елдан “Башкортстан Республикасының педагогия кадрлары” программасы кысаларында мәгариф өлкәсенә килгән яшь белгечләргә “подъемный” түләнә башлады. Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты былтыр “Башкортстан Республикасының яшь белгече” дип аталган максатлы программа эшләде. Аның максаты — кулына диплом алучыларга эшкә урнашырга, коллективта үз урынын табарга булышлык итү. Төрле бәйгеләр дә оештырылачак. Шуларның берсе — ”Яхшылардан яхшы” конкурсының ”Иң яхшы тәрбияче” номинациясендә, мәсәлән, ике буын дуслашып, үз һөнәрләре осталары тәҗрибәсен үзләштерә ала. Программа хөкүмәт тарафыннан раслангач гамәлгә ашырылачак. Авылдагы яшь белгечләр аерым игътибарга алына. Мәсәлән, Әбҗәлил районы хакимияте якташ студентлары белән даими рәвештә очрашулар оештыра. Булачак белгечләргә акчалата бүләктән тыш, эш тә тәкъдим итә. Мондый игътибар көтелгән нәтиҗәне бирә. Күп кенә районнарда дипломлы белгечләргә йорт төзү өчен ташламалар белән җир участоклары бүленә, алар вакытлыча яшәү өчен тулай тораклар, махсус йортлар белән тәэмин ителә.
“Авылларны социаль үстерү” федераль максатлы программа кысаларында гаиләсез яшь белгечләр дә өстенлекләрдән файдаланып йорт төзи ала. “Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү” республика программасы да нәтиҗәле эшли. Аның кысаларында яшь гаиләләргә торак төзү яки сатып алу өчен субсидия бирелә. Мәсәлән, быел авылда йорт тергезүче яшь гаиләләргә 300 мең сум күләмендә субсидия тәкъдим ителә. Аларның бу акчаны кире кайтармаулары да зур әһәмияткә ия.
Күренүенчә, катлаулы тормышта тәүге адымнарын ясаучыларда иртәгәсе көндә ышаныч уятырлык төрле программалар бар. Ләкин авылга яшьләрне җәлеп итү өчен алар гына җитми. Район хакимиятләре үз студентлары белән бәйләнешне өзмәсә, аларны кире туган якларына кайтару юлларын эзләсә авыллар күзгә күренеп яшәрәчәк. Без исә, үз чиратыбызда, урындагы хакимиятләр эшләгән программаларны рәсмиләштерергә һәм башка төрле ярдәм итәргә һәрчак әзербез.
— Хәзерге вакытта авыллар нинди һөнәр ияләренә кытлык кичерә?
— Беренче чиратта табиблар җитешми. Яхшы хирургларны һәм башка белгечләрне һәр районда көтеп торалар. Авыл хуҗалыгына, мәгариф өлкәсенә дә дипломлы белгечләр кирәк. Әлеге мәсьәлә аеруча төпкел авылларда бик кискен тора.
— Шәһәр һәм авыл яшьләренең уй-хыялларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен чагыштырганда нәтиҗә беренчеләре файдасына килеп чыга. Бу аерманы бетерү өчен нәрсәләр эшләнә һәм нинди тәкъдимнәр бар? Бәлки авыл җирендә дә (район үзәгендә генә түгел) фитнес-клублар, тренажер заллары урнаштыру кирәктер.
— Мин авыл яшьләренең мөмкинлекләре чикләнгән димәс идем. Чөнки авыллардан бик күп мәдәният, сәнгать осталары, спортчылар һәм башка танылган кешеләр чыккан бит. Шәһәрдә дә илке-салкы йөрүчеләр бар. Үзеңнең нинди дә булса сәләтеңне вакытында тоеп, аны үстерү — һәркемнең шәхси тырышлыгына бәйле.
Авылларда фитнес –клублар ачылса, аларга йөрүче булыр микән соң? Баштагы мәлләрдә халык күнекмәләрне кызыксынып ясаса да, соңыннан читләшергә мөмкин. Яшьләрне кичен тәмәке көйрәтеп, сыра, көмешкә чөмерүдән саклап калуның гадирәк юлы да бар. Мәктәп спорт залларында кичләрен волейбол, баскетбол уйнау — шуның бер ысулы. Әлеге эшне оештыручы итеп урындагы хакимият берәр җаваплы кеше дә беркетсә, мондый командалар осталыкларын чарлап, арытаба район, хәтта республика күләмендәге ярышларда да призлы урыннар алырга мөмкин. Теләк булса, мәктәпләрнең спорт залларына тренажерлар да урнаштыру кыен түгел. Моның өчен акчаны каян табарга дисезме? Сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар санын арттыруга малтабарлар да, матди яктан ярдәм итеп, үз өлешен кертсә, бу мәсьәлә дә хәл ителәчәк.
Иң мөһиме — республика икътисады үсешсен, гомумдәүләт проектлары уңышлы тормышка ашырылсын. “Рощинский”, “Алексеевский” кебек базар шартларына яраклашкан тотрыклы хуҗалыклар артса, аларда эшләргә теләүче яшь белгечләр дә табылачак. Шул рәвешле авылларга яңа буын вәкилләре дә күпләп кайтып, йортлар салып, төпләнәчәк. Кем ничектер, мин әлеге мәсьәләне хәл итү юлын шулай күзаллыйм.
Читайте нас: