+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2008, 03:00

Яңа кибет — урам күрке

Сәетгалиевларны Благовар районында, иң беренче чиратта, төзелеш материаллары һәм хуҗалык әйберләре кибете буенча беләләр. Ике ел ярым элек арендага бина алып, район үзәге Языковода сәүдә ноктасы ачкан иде алар. Хаклары “тешләшмәгән” кибетне халык тиз арада үз итте, төрдәшләренә караганда якынрак күрде. Моңа исә янә бер сәбәп бар. Кибеткә сатып алучыларны арзанрак хак белән бергә сатучыларның ягымлылыгы да тарта. Кибетнең хуҗабикәсе Екатерина Наумовна Сәетгалиева коллективка тик ачык күңелле һәм кешегә игътибарлы сатучылар туплаган. Болар барысы да Сәетгалиевлар кибете турында уңай фикер тудырды.

Малтабарлыкка һәркем кабатланмас һәм үзенчәлекле юллар белән килә. Илфат Сәетгалиев бу җәһәттән гомерлеккә сайлаган төзүче һөнәренә бурычлы. Чакмагыш районының Яңа Почкак авылында туып-үскән бу егет 90нчы еллар башында тормышын Благовар районы белән бәйли. Хезмәт юлы исә биредәге кошчылык фабрикасының төзелеш цехында башлана. Ул чорларда предприятиедә төзелеш киң колач белән барды. Шуңа да үзен эштә күрсәткән белгечнең тиз арада хезмәт баскычлары аша үтеп, төзелеш мастеры, прораб дәрәҗәсенә күтәрелүе гаҗәп түгел. Ничек кенә булмасын, төзүче буларак тәүге адымнарын ясаган коллективта Илфат Рәшит улын бүген дә олы хөрмәт белән искә алалар.
Моннан тыш Илфат Сәетгалиев “Башэлеваторстрой”, “Башремстрой” кебек абруйлы төзелеш оешмаларында җитәкче вазыйфаларда, бай тәҗрибә туплый. Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлап югары белем алу аның өчен яңа мөмкинлекләр ача. энәсеннән-җебенә кадәр төзелешнең бар нечкәлекләрен үзләштергән белгеч 2000 елда үз эшен ачарга карар итә. Шәхси малтабарлар арасында ул чорда төзелешкә алынучылар күп түгел иде. Чөнки эш өчен исәпләшүләр җайга салынмаган бу чорда эре һәм шактый тотрыклы тоелган төзелеш оешмалары да банкротлыкка чыкты. Әмма тәүге мәлләрдә “АРКИ”, аннары исә “Башспецстрой” исеме алган Сәетгалиевның шәхси төзелеш фирмасы заман сынауларын уңышлы үтте. Сәетгалиев төзүчеләре районның берничә авылында урнашкан мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә реконструкция ясады, җылылык челтәрләрен алыштырды. Шәхси төзелеш оешмасы эшчәнлегендәге янә бер юнәлеш — йортларга газ кертү булды. Благовар районындагы шәхси төзелеш оешмалары арасында Сәетгалиевның “Башспецстрой” фирмасы бүген дә әйдәүче урынны били. Объектлардагы теләсә нинди катлаулы эшләрне дә сыйфатлы башкарып чыга Сәетгалиев егетләре. Нәтиҗәдә заказчылар канәгать, ә шәхси төзелеш фирмасы үз эшчәнлеген янә киңәйтә бара. Коллектив та үсә, биредә, яллаган эшчеләрне дә кертеп, хәзерге вакытта иллегә якын төзүче исәпләнә.
Шәхси төзелеш оешмасының абруе үсүе аңа карата район хакимиятенең ышанычын да ныгытты. Озын сүзнең кыскасы шул: район хакимияте шәхси фирмаларга район үзәгендә райпога караган элекке суыткыч бинасына реконструкция ясап, анда төзелеш материаллары һәм хуҗалык товарлары кибете ачу тәкъдиме белән чыга.
— Мин моны бик тә җитди кабул иттем, — ди Илфат Рәшит улы. — Чөнки бинаның мәйданы да ярыйсы гына — 400 квадрат метр тирәсе. Икенчедән, бина элекке технологияләргә нигезләнеп, сиксәненче елларда салынган. Эчке яктан яңарту гына да гаять зур чыгымнар салуны сорый.
Үз көченә ышанып, гаиләсенең таянычын тоеп эшкә алына төзүче малтабар. Яңа объектта төзелеш-монтаж эшләре бер ел дәвамында барды. Шунысы икеләтә куанычлы, элек ташландык урынны хәтерләткән бина хәзер район үзәгенең Балкан урамына ямь биреп тора. Әйткәндәй, тышкы бизәкләү эшләре биредә хәзер дә дәвам итә.
Әмма алар яңартылган кибетне ачып, аны файдалануга тапшыруга комачаулык итмәде. Кибетнең сәүдә мәйданы 100 квадрат метрдан артыграк тәшкил итә. Яңартылган сәүдә залында сатып алучылар үзләрен заманча кибеттәге кебек хис итә. Ассортимент искиткеч бай. Киштәләрдә 2 меңләп төрле товар урын алган.
— Район үзәгендә шушы юнәлештәге кибетләр юк түгел, — ди район хакимиятенең шәхси малтабарлар эшчәнлеге белән шөгыльләнүче белгече Халидә Хәмидуллина. — Яңа кибет исә алар арасында көндәшлекне арттыра. Ә бу инде сатып алучылар файдасына. Икенчедән, яңа кибет унга якын эш урыны да бирде. Җирле бюджетка салым кереме дә артачак.
Булачак тормыш иптәше Екатерина белән Илфат Сәетгалиев Нефтекама шәһәрендә төзелештә таныша. Хәзерге вакытта гаиләдә ике ул — Руслан һәм Артем үсә. Шәхси кибет төзелешендә аларның да турыдан-туры катнашы бар. Әмма хәзер сәүдә ноктасының эшен оештыру Екатерина Наумовнага йөкләтелгән. Гомумән, Сәетгалиевлар эштә сынатмый. Сатып алучылар мәнфәгатен алга куеп, алар халык өчен тырыша.
Читайте нас: