Шаһитлар күрсәтүенчә, 26 яшьлек Марина Садыйкова бу мәлдә кесә телефоныннан сөйләшеп торган. Яшен вакытында телефоннан сөйләшүнең куркыныч булуын белде микән ул? Монысы билгеле түгел. Яшен шунда ук кызны сугып үтергән. Ничек кенә сәер тоелмасын, үзенең хуҗасының гомерен өзгән телефонга зыян килмәгән. Ә менә кызның муенындагы алтын чылбыр тулысынча эреп беткән.
Яшен 10 метрлы ком баганасы күтәргән. Ул берничә минут эчендә бөтен пляжны каплап алган. Давыл тынгач, ял итүчеләр 14 яшьлек Женя Поповның һәм аның 15 яшьлек дусты Толя Медведевның хәрәкәтсез ятуын күргәннәр. Малайларга ярдәм итәргә соң булган — шул ук яшен аларның да гомерен өзгән.
Тагын алты кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән: аларның йөрәк ритмы бозылган, тәннәре янган, күкрәк читлеге сынган. Каза күрүчеләрнең барысы да Маринадан 20 метр ераклыкта булганнар. Бу урында илледән артык кеше булган. Башкаларның исән калуы — могҗиза.
Шундый фаҗигаләр кабатланмасын өчен исегездә тотыгыз: яшен вакытында кесә телефоныннан файдалану, радио тыңлау катгый тыела. Елга-күлләрдән ераграк китегез һәм ялгыз агач янында тормаска тырышыгыз. Машинадан чыкмасагыз да була. Радионы, двигательне сүндерү һәм антеннаны машина өстеннән алу да җитә.