Билгеле булганча, Октябрь инкыйлабы һәм Гражданнар сугышыннан соң, 1920 елларда Русия үзенең бик күп зыялыларын югалта. Большевиклар эзәрлекләвеннән качып бик күп язучылар, галимнәр, сәяси эшмәкәрләр чит илләргә китәргә мәҗбүр була. Мөһаҗирлек тормышы аларга җиңелдән бирелми, гомер буе туган илгә кайтырга теләп, сагынып яшәгән эмигрантлар күп була арада. Чит илләрдә дә туган ил, милләт язмышы өчен борчылып яши алар. Язучылар әдәбияттан, галимнәр фәннән баш тартмый. Аларның мирасы безгә Советлар Союзы таркалгач кайта башлады. “Ләкин бу юнәлештә бик күп эзләнүләр алып барасы бар әле безгә”, — диде Әмир Морзагали улы. Күптән түгел Уфада аның эшкәртүендә өч мөһаҗир галимнең хезмәтләрен, хатирәләрен берләштергән “Ахыргача хезмәт итү” дип аталган китабы чыкты. Бу китапта, аерым алганда, Зәки Вәлидинең моңа кадәр Русиядә дөнья күрмәгән хатирәләре, Галимҗан Таганның “Башкортлар Байкал артында” дигән хезмәте һәм этнограф Габделкадыйр Иманның Ататөрек белән очрашулары турындагы язмалары тупланган.
– Әгәр урыс халкының “Сугыш һәм солых” әсәре булмаса, урыс мәдәниятенә нидер җитмәс иде кебек. З. Вәлидинең бу хатирәләре дә башкорт халкы өчен шундый ук әһәмияткә ия. Аның хатирәләрендә тарих халык массалары булып гәүдәләнми, ә аерым шәхесләр булып күз алдына баса. З. Вәлидинең төп хезмәтләрен төрек теленнән тәрҗемә итәсе, халыкка кайтарасы бар. Аны Париж, Вена, Берлин галимнәре белгән, аны көтеп алганнар. Ә без аның шәхесен һаман да белеп бетә алмыйбыз әле, — диде Әмир Юлдашбаев китап белән таныштыру вакытында.
– Мәдрәсә белеме белән дөнья фәне дәрәҗәсенә күтәрелгән мөселман галимнәре күп түгел. Мәсәлән, Колчак армиясендә Маньчжурия, аннан соң Япониягә мөһаҗирлек иткән Габделхәй Корбангалиев үз акчасына шунда беренче мәчет төзетә, мәдрәсә ача, нәшрият ачтыра, анда “Япон мөхбире” дигән журнал чыгара, Коръән Кәримне бастыра. Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура кебек галимнәрне санап үтәргә була. Кыскасы, чит илләргә киткән русиялеләр үзләренең бар көчен, акылын кирәкле эшкә җигә. Алар көчле рухлы, ташып торган егәрле, янып торучы кешеләр булган.
Ерак Көнчыгышта Русиядән киткән татар-башкорт мөһаҗирләренең яшәешен өйрәнү өчен моннан җиде ел элек Казан журналисты Лариса Усманова грант алып Япониягә китә. Ул анда социология-политология факультетында укып, япон телендә диссертация яклый. Галимнәр аның Япониядә яшәгән мөһаҗирләр турындагы китабын сенсацион хезмәт буларак бәяли. Китап озакламый урыс теленә тәрҗемә ителәчәк.