+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2008, 03:00

1 августта Кояш тотылганны карагыз

Галимнәр Русия территориясендә 1 августта Кояшның тулысынча тотылуын елның төп астрономик вакыйгасы дип атый. Уфа планетарие методисты Тамара Денисова әйтүенчә, бу көнне 200дән 350 чакрымга кадәр озынлыкта тулысынча Кояш тотылу киңлеге Русияне төньяктан көньякка кисеп үтәчәк.

Шунысы үзенчәлекле, Кояшның тулысынча тотылуы (Русия территориясендә күренгәннәре) тиз генә булмаячак — 2033 һәм 2043 елларда көтелә. Шул ук вакытта алар илебезнең ерак төньяк-көнчыгышында гына күренәчәк. Русиядә (һәм Европада) күзәтә алырлык тулысынча Кояш тотылу 2061 елның 20 апрелендә генә булачак! Әйтергә кирәк, бездә 1961 елның 15 февралендә булган тулысынча Кояш тотылудан соң төгәл 100 ел үткәч кенә Башкортстанда да күренәчәк. Башкортстанда әле өлешчә Кояш тотылу гына күренәчәк, ләкин без тотылуның шактый зур фазасына эләгәбез: Ай Башкортстан өстендә Кояшның 75 процентын каплаячак. Уфада Кояш тотылу Уфа вакыты белән 15 сәгать 21 минутта башланачак: Кояшка өстән уң яктан Айның шәүләсе төшә башлаячак. Моны күрү өчен Кояшка нык караңгы яктылык фильтры аша карарга кирәк булачак. Пыяланы ачык ут өстендә тотып яки фототасма файдаланып, үзеңә дә ясарга мөмкин, шулай ук эретеп ябыштырганда кия торган күзлек тә ярый. 16 сәгать 29 минутта Кояш тотылуның иң зур ноктасы җитәчәк: Ай Кояшның 0,75 өлешен каплаячак. Бу вакытта шактый караңгы булачак, хәтта игътибарсыз кешеләр дә гадәттән тыш хәлне сизә алачак. Моннан соң Ай Кояштан “төшә” башлаячак һәм 17 сәгать 35 минутта елның төп астрономик вакыйгасы тәмамланачак.
Читайте нас: