+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2008, 03:00

Балбабай

Ибраһим авылыннан аталы-уллы Зәйнетдин һәм Мансаф Килмөхәмәтовлар шәхси хуҗалыгында 240 умарта тотаГафури районы хакимияте башлыгы Әхәт Шаһиев белән очрашып сөйләшкәндә үзеннән-үзе төбәктә умартачылыкның үстерү, табигать бүләге булган юкә балын күбрәк җитештерү хакында сүз чыкты.— Хәзер бу үзенчәлекле һәм файдалы эш белән, нигездә, шәхси хужалыклар шөгыльләнә. Безнең районда югары сыйфатлы юкә балын тонналап алган алдынгы умартачылар күп. Шулай да мин сезгә Ибраһим авылында булып, Зәйнетдин абый Килмөхәмәтовның тәҗрибәсенә һәм осталыгына күз салырга тәкьдим итәр идем. Аның умартачылыкның продуктлылыгын арттыру, бал кортларының популяциясен саклау һәм үрчетү буенча эшчәнлеге бик тә мактауга лаек, — диде Әхәт Хызыр улы.Әйе, көмеш сулы Җилем елгасы буенда урнашкан Ибраһим авылы электән Гафуридә умартачылар төяге санала. Зәйнетдин абый да шушы эшнең серләрен бала чагыннан ук үзенең булмышына сеңдергән.


— Безнең авылда өй саен диярлек бал корты күчләрен тоталар, — ди ул . — Минем әти умартачылык белән шөгыльләнгән. Элек бит түмәр умарталар була торган иде. Аннан соң даданнарга күчтек. Заманында үзем башлы-күзле булгач шушы эшне бер күчтән башладым. Аннан әвәсләнеп китеп, 20 башка җиткердем. Соңрак кече улым Мансаф бу эшкә кушылды. 1999 ел колхоздан бүленеп чыктык. Авыл янында Әймәш дигән иркен аклан бар. Безнең умарталык шунда урнашкан. Үзебезнең көч белән ул урында әлеге умарталык хуҗалыгы оештырдык. Ике умарта өе, келәт төзедек. Шушы яланда мең төпкә якын агач утыртканбыздыр. Хәтта Себердән кедр үсентеләрен алып кайттык. Безнең җиргә беректеләр, тамыр җибәреп үсеп киттеләр.

Озакламый сигезенче дистәсенә аяк басучы Зәйнетдин абый хәзер умартачылык хуҗалыгында “ дилбегә”не кече улы Мансафка тапшырган. “ Колхозда да 7 ел бергә эшләдек, мин аның ярдәмчесе булдым”, — дип кенә җибәрә ул.
Мансаф армия сафына алынганчы ук Михайловка авыл һөнәрчелек-техник училищесында укып, умартачы һөнәрен алып чыга. Тәү башта колхозда аңа ышанмыйчарак карыйлар, бу яшь егетнең кулыннан эш килерме икән соң, диләр. Шулай да умарталыкны аңа бирәләр, соңыннан инде кортчылыкның уңган кулларга күчүенә куанып бетә алмыйлар.
— Мин алганда 39 умарта бар иде, 2-3 елда аны 120 башка җиткердем, — ди Мансаф Килмөхәмәтов. — Колхозда 15 ел эшләдем, районда алдынгы умартачылар рәтенә чыктым. Балны ел да 3 тоннадан ким биргәнем булмады. Кызганычка каршы, 90нчы елларда күмәк хуҗалык бөлгенлеккә тәште. Акчасын да түләми башладылар. Уйлаштык та үзаллы хуҗалык итү яхшырак булыр дигән фикергә килдек. Әтием телгә алганча, тугыз ел элек үзебезнең умартачылык хуҗалыгын булдырдык. Хәзер бөтен көчебезне һәм тәҗрибәбезне шуңа салабыз. 50 баш умарта белән чыккан идек, бүген инде бал корты күчләре 240 башка җитә.
— Мансаф, минем моңарчы шундый зур шәхси умарталыкны күргәнем юк иде. Сез үзегез нинди популяцияле бал кортларын үрчетәсез? — дип кызыксынабыз.
— Белүемчә, бездә төп башкорт кортларының урта урыс токымлы популяциясе саклап калынган. Бу катнаш токым чыдамлылыгы, эшчәнлеге, авыруларга бирешмәве белән аерылып тора. Алар яхшы үрчи. Үзебезнең умарталыкта 4-5әр тонна бал алган еллар булды. Хәзер инде мин товар балы җитештерүгә артык исәп тотмыйм. Корт үрчетүне төп шөгыльгә әйләндердем. Шул күзлектән караганда, быелгы мизгел безнең өчен уңышлы гына булды. 110 баш тирәсе корт яптык. Ибраһимда, якын-тирәдәге авылларның шәхси хуҗалыкларында, нигездә, без үрчеткән кортларны асрыйлар. 80нче елларда бал корты беткән, тик бездә генә калган иде бит. Күп районнарга күчләр саттык. Кырмыскалыдагы ике күмәк хуҗалыктан килеп, 20шәр баш умарта алып киткән иделәр. Әле дә безгә юлны онытмыйлар. Быел Учалы якларыннан токымлы бал корты эзләп килеп чыктылар. Безнең кортларны күрделәр һәм ошаттылар. Шуннан 60 баш умарта күчен төяп алып киттеләр. Безнең уңышлы эшләвебезнең бернинди сере юк. Кышка керер алдыннан умарталарны иренмичә яхшы итеп җылытырга кирәк. Без, гадәттә, даданда 9-10 рам калдырабыз, өстән дә, кабыргасыннан да әйбәтләп җылытып куябыз. Шуңа безнең умарта күчләре 100 проценты белән кыш чыга.
Күбрәк корт үрчетсәләр дә, тәҗрибәле һәм егәрле умартачылар югары сыйфатлы продуктны да аз җитештерми. Әлбәттә, хәзер базарда көндәшлек артканлыктан, балны сату авырракка төшә. Ярминкәләргә барсалар да, бер-ике феләк кенә татлы продукция сатып кайталар. Кем Килмөхәмәтовлар кудырып алган балның сыйфатын, тәмен, тазалыгын, хуш исен яхшы белә — алар Ибраһимга ешрак килә. Яңарак Мәскәүдә яшәгән яхшы бер танышлары авылга сугылган. Мансаф әйтүенчә, башкала кунагы югары сыйфатлы натураль продуктны ел да алардан гына сатып алырга күнеккән.
— Бездә юкә балы да, чәчкә балы да бар, — ди Зәйнетдин абый. — Кайсыберәүләр чәчкә балын хуплый, чөнки аны кыйммәтле дару продукты сыйфатында куллана. Ә ашарга тәмлерәк булганы өчен юкә балын алырга тырышалар.
Зәйнетдин абыйның тормыш иптәше Клара апа авыл җирендә яшәгән өч улының да эш сөючәнлегенә, матур итеп дөнья көтүләренә куанычын яшерми. Инде әтиләренең тәҗрибәсен һәм осталыгын кабул итәргә Мансафның ул һәм кызлары үсеп җиткән диярлек. Абыйлары Илгиз һәм Марат кебек Миләүшә белән Гүзәл дә корттан курыкмыйлар, киресенчә, буш вакытларында умарталыкка килергә, битлек киеп, аларны үрчетүнең үзенчәлекләрен өйрәнергә әвәсләр.
— Үзаллы хуҗалык итүгә бер 10 ел элек тотынырга кирәк булган. Колхозда бушка эшләдек бит инде. Ул заманда бал да базарда үтемле товар санала иде. Хәзер хакы түбәнрәк. Әммә колхоздан аерылып чыгып, үз көнемне үзем күргәнгә үкенмим. Бүген умарта тотып, корт үрчетеп һәм бал җитештереп, авылда матур итеп яшәргә була, — ди умартачы һөнәренең данын күтәргән Мансаф Килмөхәмәтов.
Читайте нас: