+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2008, 03:00

Әхмәт СӨЛӘЙМАНОВ: Фән колы булып калам...

Галимнең галимлеген, беренче чиратта, нәрсә билгели: аның югары гыйльми дәрәҗәләреме, әллә фән үсешенә керткән өлешеме? Мантыйк буенча гыйльми дәрәҗә, югары исемнәр фән кешесенә аның тармак үсешендәге хезмәтләреннән чыгып бирелергә тиеш кебек. Әмма һәрвакытта да әлеге тәртип сакланамы? Һәрхәлдә берничә югары исем, югары гыйльми дәрәҗә иясе булып та, фәндә телгә алып сөйләрлек бер генә җитди хезмәте булмаганнар да юк түгел. Фәнни мохиттә, галимнәр арасында гыйльми хезмәтләре, фикер тирәнлеге белән киң танылу алып, абруй казанып та ни сәбәпледер бернинди югары исемнәргә, дәрәҗәләргә ирешә алмаганнар да бар. Баксаң, фәндә үз сүзеңне эзлекле итеп җиткерү, аның үсешенә нәтиҗәле хезмәт итү өчен дәрәҗә дә, хезмәт тә бердәй кирәк икән. Канун шулай. Дәрәҗәсе, югары исеме булмаган галим сүзенә колак салучы сирәк булган кебек, бер түгел дистә исеме булып та кулга алырлык хезмәте юк икән, андый галимнән фәнгә ни файда?


Филология фәннәре докторы, профессор, Русия гуманитар фәннәр академиясе академигы, республиканың мәгариф алдынгысы һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт Сөләймановның тәрҗемәи хәле һәм Башкортстан фәненең алтын фондына кергән 400гә якын гыйльми монографияләре һәм хезмәтләре белән танышканда, кичекмәстән, шундый уйларга бирелдем. Русия фәне үсешендә шушы рәвешле гаять тирән эз калдырган, хезмәтләре үзе без зур гыйльми лаборатория булырлык галимнәр күпме бүген? Галим дәрәҗәсе әүвәлге югарылыкта каламы, сыйфаты төшмәдеме аның? Бу уңайдан Башкортстанда хәл ничек тора? Башкортстан дәүләт педагогия университетының башкорт әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры, “Этнопедагогика һәм халык иҗаты” лабораториясе җитәкчесе Әхмәт Мөхәммәтвәли улы Сөләйманов белән шушы һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.

— Әхмәт Мөхәммәтвәлиевич, республика җәмәгатьчелеге Сезне, тәү чиратта, башкорт фольклоры үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең берсе буларак белә. Фәннең илленче елларга кадәр өйрәнелмәгән әлеге тармагына алынырга Сезне нинди сәбәпләр этәрде?
— Әйтергә кирәк, фәнгә килү юлларым шактый урау булды. 1957 елда туган төягем Бөрҗән районы Байназар урта мәктәбен тәмамлап чыкканда, һичшиксез, журналист булачагыма ышанган идем. 1958-1961 елларда Төркестан хәрби округында хәрби хезмәт үткән вакытымда әлеге теләгем тагы да ныгынды. Ул гына түгел, хезмәтем ахырында дивизиянең “Танкист”, Төркестан хәрби округының “Фрунзовец” хәрби гәзитләренең актив авторына әйләндем. Шушы ук чорда Уральск университетының журналистика факультеты хакында белешмәләр дә җыйдым. Полк командирының сәясәт буенча урынбасары майор Макаров исә Львовтагы югары хәрби-сәяси училищеның журналистика бүлегенә барырга тәкъдим ясады. Әмма абыемның Башкортстан дәүләт университетының филология факультетына укырга керергә өндәп язган хаты барлык планнарымны үзгәртте. Хәрби хезмәтем тәмамланыр елда вузга керергә теләүчеләрне, хезмәтенең барышына карап, алдан демобилизацияләделәр. Мин шул ук елны Башкортстан дәүләт университетына юлландым. Һәм, әйтергә кирәк, моңа һич кенә дә үкенмим. Университетта Җәлил Киекбаев, Гали Сәетбатталов, Мидхәт Гайнуллин, Лев Бараг, Кирәй Мәргән, Марат Минһаҗетдинов кебек галимнәр белән очрашу, аларның гыйльми мәктәбен үтү барлык гомер кыйбламны билгеләде, үз асылымны табарга ярдәм итте. Әле 1962 елда, беренче курста укыган вакытта ук гыйльми эш белән шөгыльләнә башладым дисәм дә хата булмастыр. Остазыбыз Марат Минһаҗетдинов җитәкчелегендә фольклор практикасына чыгып, башкорт халкының байтак авыз иҗаты үрнәк-
ләрен туплап кайтырга ирештем. Бу эшне алдагы елда да дәвам иттем. Сабакташларым Вафа Әхмәдиев, Нәфыйк Хәмитов һәм Биктимер Шәриповлар белән Әбҗәлил районына барып, айга якын шул төбәктә гомер итүче авыл халкының күп кенә фольклор үрнәкләрен кәгазьгә төшердек. Бу уңайдан Кырдас авылында Шәфыйк чәчән Әминевның якын кардәшләре белән җылы очрашулар, Аскарда Мөгалләм чәчән Мирхәйдәров белән җанлы әңгәмәләр, Яңа Балапанда Ишмөхәммәт чәчән Морзакаев хакында хәтер яңартулар бүген дә күңел түрендә кадерле истәлекләр булып саклана. Арытаба инде туган халкымның фольклорын, рухи мирасын өйрәнү, туплау, үстерү чын-чыннан төп эшемә әверелде. 1966 елда беренче курс студентлары белән Зианчура районында фольклор экспедициясенә чыктык. Әйтергә кирәк, нәкъ шушы экспедицияләр барышында тупланган бай материаллар башкорт фольклоры буенча тәүге китаплар нигезенә ятты.
Дүртенче курста укыган чагымда башкорт әдәбияты кафедрасы башкорт халык иҗаты буенча студентлар өчен дәреслек әзерләү башлангычы белән чыкты. Бишенче курс студенты Биктимер Шәрипов белән мине, остазларыбыз Кирәй Мәргән, Марат Минһаҗетдинов, Салават Галиннар белән беррәттән, авторлар коллективына керттеләр. Кызганычка каршы, ул башлангыч тормышка ашмады. Аның каравы, шул дәреслеккә яраклаштырып язган “Башкорт легендалары” дигән темага диплом эшем Кирәй Мәргән һәм Марат Минһаҗетдиновлар катнашлыгында башкорт фольклоры буенча тәүге укыту кулланмасы рәвешендә БДУ нәшриятында 1969 елда дөнья күрде.
Кыскасы, университетны тәмамлаганнан соң ныклап торып фән белән шөгыльләнергә иде исәбем. Аннары курсташым, бүгенге көндә билгеле галим Тимергале Килмөхәммәтов белән диплом эшләребез Куйбышев шәһәрендә студентларның гыйльми эшләре күргәзмәсендә югары бәһа алып, үзебезне аспирантурага да тәкъдим иткәннәр иде. Әмма язмыш башкачарак булып чыкты. Курсташым укуын Мәскәү дәүләт университетында дәвам итсә, миңа университет аспирантурасында вакансия булмаганлыктан, Бөрҗән районына кайтып китәргә туры килде. Нәкъ шушы елда, авылдашларымның юллавы буенча, Халык депутатларының Бөрҗән район советы туган авылым Нәби башлангыч мәктәбен сигезьеллыкка әйләндерү турында карар кабул итте. Тормыш иптәшем Флүрә Гобәйдулла кызы белән миңа һәм яңа гына педагогия училищесын тәмамлап кайткан Мәрьям Сафинага әлеге мәктәпне аякка бастыру бурычы куелды. Шулай итеп, биш ел дәвамында директор урынбасары буларак, мәгариф учагын аякка бастыру, белем бирү сыйфатын яхшырту, укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләндем. Шул ук вакытта гыйльми мохиттән шактый ерак торсам да, студент вакытта башлаган гыйльми эзләнүләремне дә дәвам иттем. Шушы рәвешле университеттагы остазларым Җәлил Киекбаев, Кирәй Мәргән, Марат Минһаҗетдиновларның киңәшләрен тотып һәм рухи ярдәмен тоеп диплом эшемне арытаба үстереп, аны кандидатлык диссертациясе дәрәҗәсенә җиткердем. Ә инде 1972 елда ректор Ш. Чанборисов чакыруы буенча, Башкортстан дәүләт университетының башкорт әдәбияты кафедрасында эш башладым. Ярты елдан, ягъни 1973 елның кышында университетның гыйльми советында “Башкорт халкының топонимик легенда һәм риваятьләренең тарихи нигезләре, эстетик вазыйфалары” дигән темага фольклор фәне буенча кандидатлык диссертациясе якладым. Менә шулай катлаулы да, кызыклы да урау юллар үтеп, тормыш сабаклары туплап килдем мин фәннең әлеге тармагына.
— Аның каравы, республикада фольклор фәне үсешенә керткән өлешегез буенча Сезгә тиңләшүчеләр бар микән?! Күпсанлы хезмәтләрегез үзе бер зур гыйльми лабораторияне тәшкил итә...
— Башкортстанда гомер итүче халыкларның авыз иҗатын, фольклор үрнәкләрен туплау бер эш. Әмма алар гыйльми дәрәҗәдә тиешенчә өйрәнелми, анализланмый, системага салынмый икән, бу бары тик чимал булып кына кала һәм теге яки бу халыкның арытабангы рухи-мәдәни үсешенә тоемлы йогынты ясый алмый. Шуңа күрә гыйльми эшчәнлеккә алынган тәүге көнемнән үк тупланган һәр мәгълүматны эзлекле анализлап, системага салып, әсбап яки гыйльми китап рәвешендә киң катлам укучыларга җиткерүне төп максат итеп куйдым. Шунсыз рухи-мәдәни үсеш тә, фәнни үсеш тә була алмый. Бу уңайдан узган вакыт эчендә 400гә якын гыйльми хезмәтем дөнья күрде. Шуларның егермеләбе — монография, кырыктан артыгы төрле дәреслек, уку әсбабы, методик кулланмалар. Атап әйткәндә, башкорт халык иҗаты тупланмалары томнарын әзерләү буенча күләмле эш башкарылды. Узган гасырның 70-80нче елларында дөнья күргән унсигез томлыкның өчесен үзем, берсен Нур Зарипов белән төзедек. Урыс телендәге унике томлык тупланманың да ике томы минеке. “Башкортстан халыкларын милли-мәдәни үстерү программалары турында” Башкортстан Президентының 1998 елдагы Указы кысаларында “Башкортстан Республикасы халыкларының фольклорын өйрәнү, тергезү һәм үстерү турында программа”га ярашлы, бүгенге көндә әзерләнүче илле биш томлыкның дөнья күргәннәренең бер томын Розалия Солтангәрәева белән, калган дүрт томның өчесен өлешләтә Мөхтәр Сәгыйтов, Зәйтүнә Шәрипова, Гайса Хөсәенов һәм Миңнегале Нәзергулов ачыклаган материалларны файдаланып төзедем. Әлеге көндә З. Биишева исемендәге китап нәшриятында үзем төзегән өч том, Р. Солтангәрәева белән берлектә урыс телендә әзерләгән “Йола фольклоры” томы чират көтеп ята. Моннан тыш соңгы чорда гына күренекле якташыбыз — Мифтахетдин Акмулла иҗатында фольклор традицияләре турында һәм шушы мәшһүр мәгърифәтче-шагыйрьне биргән Мең кавеме фольклоры үрнәкләреннән торган гыйльми китабым дөнья күрде. Әйткәндәй, ул китапта кайчандыр Миякә районына фольклор экспедицияләре барышында тупланган бик күп материаллар да урын алды. Бер сүз белән, минем фикеремчә, фәндә һәр мәгълүмат гыйльми дәрәҗәдә эзлекле анализланып, гыйльми системага салынып, гыйльми материал буларак чагылыш табарга тиеш. Мин шушы максатны тотам һәм башкалардан да шуны таләп итәм.
— Әхмәт Мөхәммәтвәлиевич, Сез — башкорт фольклорын тирәнтен өйрәнгән, аны тәүгеләрдән булып эзлекле анализлаган, системага салган галимнәрнең берсе. Сезнеңчә, башкорт фольклоры гомум төрки халыклар фольклорында нинди урын били?
— Үзең хакында беләсең килсә, чит җирләрдә йөреп кайт, дигән әйтем бар. Узган гасырның 80 елларында мәшһүр якташым, фольклорчы Мөхтәр Сәгыйтов башкорт халкының тарихы, мәдәнияте, фольклоры буенча кайчандыр Әхмәтзәки Вәлиди, Абулкадыйр Инан (Фәтхелкадыйр Сөләйманов) төрек күңеленә чәчкән гәүһәрләрне яңгыратуга зур өлеш керткән иде. Узган гасырның 90нчы еллары уртасында ул салган сукмакны миңа яңарту бәхете тиде. Шәкертләрем Гайнислам Ибраһимов, Әхәт Салиховлар белән мәртәбәле җыеннарда катнашуым төрки дөньясында башкорт халкының тарихына, фольклорына, әдәбиятына, мәдәниятенә кызыксыну гаять зур булуын тоярга ярдәм итте.
Яңа гасыр башлануга Анкарада Ататөрк исемендәге мәдәният үзәге 36 томлык “Төрки дөньясының уртак әдәбияты” дигән тупланма чыгара башлады. Төркиягә өч баруда аның 32 томын алып кайттык. Тупланманың иң күп томнары “Әдәбиятчылар энциклопедиясе” дип атала. Бер блогы фольклор, әдәби әсәрләр үрнәкләреннән тора, бер блогы — әдәби терминнардан, янә берсе — фольклор гыйлеме, әдәбиятлар тарихыннан тора. Проектның җитәкчесе доктор-профессор Садыйк Туран мине шушы тупланманың башкорт фольклоры, әдәбиятына караган өлеше буенча координатор итеп тәгаенләде. Аны әзерләүгә Г. Хөсәенов, М. Гайнуллин, Р. Баемов, З. Шәрипова, Г. Кунафин, Ф. Нәдершиналар зур өлеш кертте. Әйткәндәй, бу тупланманың соңгы томнары шушы арада дөнья күрәчәк. Китапханәләрдә аның электрон варианты белән дә танышу мөмкинлеге бар.
Шушы тупланма һәм аңа кадәр Гайнислам Ибраһимов әзерләп Анкарада төрек телендә “Урал батыр” эпосын, М. Акмулла, С. Юлаев шигырьләрен бастырып чыгаруы да төрек гыйлемендә һәм төрки дөньяда башкорт халык иҗатына, әдәбиятына кызыксынуның артуына булышлык итте.
“Башкорт халык иҗаты”ның яңа күптомлыгын әзерләгәндә “Урал батыр” эпосының моңа кадәр бастырыла килгән текстын яшь текстолог Шәүрә Шәкүрова архивта сакланган төп нөсхәсе белән чагыштырып, тиешле төзәтмәләр кертте. Эпосны өч телдә нәшер итәргә булгач, тәрҗемәчеләр шушы вариантны үз күрде. Әйткәндәй, бик тә җаваплы бу эшне Башкортстанның халык язучысы Әхияр Хәкимов белән филология фәннәре кандидаты Зөһрә Рәхимова башкарды: тәүгесе – урыс теленә, икенчесе инглиз теленә тәрҗемә итте. “Информреклама” басмасыннан (2003) аермалы рәвештә, “Китап” нәшриятында чыккан басмада әсәр сүзмә-сүз тәрҗемә ителде. Бу исә әсәрнең эчтәлеген бүтән телдә сөйләшүчеләргә түкми-чәчми җиткерү мөмкинлеге бирә һәм идеясенә хилафлык китерүгә юл куймый.
Әлеге көндә “Урал батыр” эпосының “Китап“ нәшрияты басмасын бенга телендә чыгару турында сүз бара. Яңарак ЮНЕСКОда Башкортстанның презентациясе вакытында да “Урал батыр” белгечләрдә зур кызыксыну уяткан.
Күптән түгел генә Гайнислам Ибраһимов белән Төркиядән кайтып төштек. Бездә бөтен халык Җиңү көнен билгеләгән көннәрдә алтмыш мең генә кеше яшәгән Акшәһәрдә дөньяга даны таралган мәшһүр комик Хуҗа Насретдиннең тууына 800 ел тулуга багышланган гыйльми симпозиумда катнаштык. Төрек Республикасы җитәкчелеге, атап әйткәндә, Ататөрк мәдәният, тел һәм тарих Корымы, Ататөрк мәдәният мәркәзе һәм Акшәһәр хакимияте оештырган чарада егерме бер илдән, шул исәптән Русиянең Башкортстан, Татарстан, Карачай-Балкар республикаларыннан йөздән артык тикшеренүче ике көн дәвамында Хуҗа Насретдин турында анекдот, көләмәч, мәзәкләрнең үзенчәлекләре, таралу даирәсе, образлылыгы, тарихи нигезе хакында кызу дискуссияләр алып барды. Бу данлыклы дөнья комигына шәһәр мәйданнарында һәйкәлләр ачылган. Хуҗаның төрбәсе шәһәр уртасындагы зиратта икән. Анда да булып, мәшһүр көлкечегә зиярәт кылдык. Хуҗа Насретдингә багышланган гыйльми форум да башкорт халкының рухи-мәдәни үсешендә мөһим башлангычлар белән билгеләнер дип ышанам.
Кыскасы, башкорт фольклорына, рухи-мәдәни мирасыбызга төрки дөньясында гаять зур игътибар, кызыксыну булуыннан чыгып кына да, аның төрки дөньясында нинди зур урын биләвен ачык күзалларга мөмкин. Чит илләрдә моны аңлыйлар, данлыйлар, исәпләшәләр. Ә менә без рухи мирасыбызны саклау, үстерү буенча тиешле дәрәҗәдә эш алып барабызмы — монысы икенче мәсьәлә.
— Ул мәсьәләгә дә тукталып китү урынлы булыр. Башкортстан халыкларының рухи-мәдәни мирасын саклау, үстерү юнәлешендә нинди эш алып барыла? Бу өлкәдә хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар?
— Илнең элекке Президенты Владимир Путин Русия халыкларының мәдәни мирасын саклау, барлык этно-мәдәни төркемнәргә дә үсеш өчен тигез шартлар тудыру мәсьәләсенә дәүләт дәрәҗәсендә игътибарны арттыру зарурлыгын 2006 елның 26 декабрендә үткән Дәүләт Советы утырышында ассызыкласа, Башкортстанда бу юнәлештә эш 90нчы еллардан ук алып барыла. Бу уңайдан, әле 1998 елның 23 гыйнварында ук республика Президенты Мортаза Рәхимов “Башкортстан халыкларын милли-мәдәни үстерү программалары турында” Указга кул куйды. Указ кысаларында республика Хөкүмәтенең махсус боерыгы чыкты. Аңа ярашлы Тарих, тел һәм әдәбият институтына “Башкортстан Республикасы халыкларының фольклорын өйрәнү, тергезү һәм үстерү турында программа” эшләргә йөкләтелде. Кыска гына вакыт эчендә мин, коллегаларым Ф. А. Нәдершина, Р. С. Сөләйманов һәм Х. С. Ихтисамова белән берлектә бу эшне башкарып чыктым һәм ул, тиешле тикшерүләрне үткәннән соң, 2002 елның 23 декабрендә Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан расланды.
Әлеге программа башкорт фольклорының 55 томлыгын төзүне күз уңында тота. Шулай ук, биредә республикада гомер итүче башка милләт халыкларының фольклоры да киң чагылыш табачак. Аларның фольклор репертуарын чагылдырган әсәрләрдән төзелгән томнар планлаштырылган. Кыскасы, әлеге Программаны тулы куәтендә тормышка ашыру бары тик республика халыкларының милли-мәдәни үсешенә, алар арасында дуслык-татулык җепләрен арытаба ныгытуга гына булышлык итәчәк.
Әмма, кызганычка каршы, бу эш гаять сүлпән бара. Программа эшләүгә һәм кабул ителүгә байтак вакыт үткән булуга карамастан, бүгенге көнгә нибары ун гына том дөнья күрде. Юридик яктан аны Программаны гамәлгә ашыру буенча башкарылган эш дип булмый. Ни өчен дигәндә Программа хакында сүз чыкканчы, атап әйткәндә, 1994 елда ук “Китап” нәшрияты белән Тарих, тел, һәм әдәбият институты 30-35 томлык “Башкорт халык иҗаты” тупланмасын чыгару хакында килешүгә кул куйган иде, графигы да расланды. Бу тупланма Русия Фәннәр академиясе планына кертелеп, дәүләт теркәү саны алды. Шуңа күрә дә 55 томлыкның, асылда, килешүдә күрсәтелмәгән өлеше генә Программага карый булып чыга. Димәк, Президентның указы һәм Хөкүмәтнең Программа әзерләү хакындагы указы чыгуга быел ун ел тула, ә бу юнәлештә кулга алырлык хезмәт юк дәрәҗәсендә.
Үз гомеремдә башкорт халык иҗаты буенча башкорт-урыс телләрендә 14 том, башкорт, татар, урыс, инглиз телләрендә биш җыентык, Төркиядә берничә том чыгаручы буларак шуны раслый алам: хуҗаларча карасак, Программа мотлак үтәләчәк. Бу максатта Башкортстан Фәннәр академиясе каршында яңа ачылган Гуманитар-тикшеренү институтында Башкортстан халыклары фольклоры бүлеген я үзәген оештыру да уңай нәтиҗә бирер иде.
– Димәк, Сезнең фикерегезчә, республика халыкларының фольклорын, рухи-мәдәни мирасын саклау һәм үстерү өлкәсендә эшчәнлекне бермә-бер активлаштырырга кирәк.
— Әлбәттә, шулай.
— Әхмәт Мөхәммәтвәлиевич, республика халкы Сезне, хөрмәтле профессорыбыз Кирәй Мәргәннән соң төгәл утыз ел үткәч, ягъни 1991 елда, Башкортстанда тәүгеләрдән булып башкорт фольклоры буенча фән докторы дәрәҗәсенә ирешкән галим буларак кына түгел, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе сыйфатында күпьеллык актив җәмәгать эшчәнлегегез аша да белә. Галим кеше өчен иҗтимагый эшчәнлек алып бару нәрсә ул?
— Чыннан да, галим кешенең рухи дөньясы да, эшчәнлек даирәсе дә, беренче чиратта, фән булырга тиештер. Чөнки ике якка бүлгәләнү энә белән кое казу кебек булган фәнни эшчәнлектә файдага түгелдер, дип уйлыйм. Шәхсән үзем барлык эшчәнлек чорымда да диярлек бары тик фән һәм педагогика белән шөгыльләндем. 1972 елдан алып Башкорт дәүләт университетында укыткан вакытта да, 1991 елда Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының фольклор һәм сәнгать бүлеге мөдире итеп сайланганнан соң да игътибар үзәгендә фәкать фән һәм студентларым да халкыбызның матди булмаган мәдәни комарткыларына мәхәббәт тәрбияләү максаты булды. Шунлыктан 2002 елда II Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан бертавыштан Халыкара җәмәгать берләшмәләренең Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе итеп сайланганнан соң, бу эшнең никадәр җаваплы һәм авыр икәнен исәпкә алып, фәнни эшчәнлекне, шулай ук, нәтиҗәле дәвам иттерә алырмынмы, дип шөбһәләнеп тә куйган идем. Шөкер, көнне төнгә ялгап эшләү нәтиҗәсендә ике юнәлешне дә җиренә җиткереп алып барырга тырыштым дигән фикердәмен. Башкарма комитет рәисе вазыйфасында шушы чорда халыкның рухи-мәдәни үсешендә бик күп уңышларга ирешсәк, чит төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребез белән бәйләнешләрне бермә-бер ныгытсак, гыйльми эшчәнлектә дә өзеклек булмады. Алда аталган хезмәтләрнең зур өлеше нәкъ әнә шул чорда эшләнде. Әмма, әйтеп үтүемчә, ике зур тармакны бертигез, нәтиҗәле итеп алып бару бик күп көч һәм энергия, сәламәтлек таләп итә. Мин фәнне сайладым. 2006 елда үз теләгем белән Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе вазыйфасын калдырдым. Аның каравы, фән белән дә, аспирантларым белән дә нәтиҗәлерәк шөгыльләнү өчен вакыт бермә-бер артты. Форсаттан файдаланып, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының элекке директоры Нурмөхәммәт Хисамов, хәзерге җитәкчесе Ким Миңнуллин, фольклор бүлеге мөдире Фатих Урманчеев йөзендә диссертация советы әгъзаларына рәхмәтемне белдерәм. Минем аспирантларымның күпчелеге шунда диссертация яклап, фольклор гыйлеме буенча фән кандидаты булуга өлгәште. Заманында Салават Галин, Марат Минһаҗетдинов, Марат Зәйнуллиннар салган, 1993 елда БДУның татар филологиясе кафедрасы доценты Риф Мөхәммәтҗанов белән берлектә минем тарафтан яңартыла башлаган гыйльми кадрлар әзерләү өлкәсендәге сукмагы менә шулай киңәя төште.
Алда аталган Программа кысаларында башкорт халкының фольклор томлыкларын туплау өстендә дә эш дәвам итә, Башкортстан әдипләре әсәрләрендә фольклор традицияләрен өйрәнү буенча да берничә мөһим башлангыч бар. Болары инде эштән соң, кич төнгә авышкач, өйдә, эш бүлмәсендә талгын гына лампа уты астында тормышка ашырыла...
Кыскасы, җитмеш яшь үренә аяк басканда да фән колы булып калам. Һәм йөрәктә көч бар вакытта бу эштән бер генә мизгелгә дә читләшергә исәбем юк. Кемгәдер бу эш — шөгыль генә, кемгәдер — хобби. Минем өчен ул — яшәүнең үзе. Хөрмәтле остазларым Кирәй Мәргән, Җәлил Киекбаев, Марат Минһаҗетдинов, Лев Бараглар күндерде бу яшәү кредосын миңа. Шуңа да аларга һәрчак рәхмәтлемен.
Читайте нас: