+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2008, 03:00

“Цитадель” операциясенең һәлакәте

Сталинград янындагы җиңү совет гаскәрләренә киң фронт булып һөҗүм ясарга юл ачты. 1943 елның гыйнвар-мартында Ленинградтан алып Кавказга кадәр гомум һөҗүм башланды, фронт сызыгы көнбатышка таба 600-700 чакрымга күчте. Зур җиңелүләргә карамастан, фашист армиясе 1943 елның җәендә көчле иде әле. Гитлер һәм аның тирәсендәгеләр Сталинград янында җиңелгән өчен үч кайтарырга, яңадан өстенлеккә ия булырга һәм сугыш барышын үз файдасына борырга омтылды. Рейх командованиесе немецлар биләгән Курск, Орел һәм Белгород янындагы стратегик әһәмиятле территориядә Үзәк фронт совет гаскәрләренең эре көчләрен камап алуны планлаштыра. Бу урын Курск дугасы дигән исем ала. Немецлар хәлиткеч һөҗүм ясау өчен “Цитадель” дигән махсус операция әзерли һәм 1943 елның языннан аңа җентекле әзерләнә башлый. “Цитадель” планы буенча һөҗүмнең бишенче көненә фашист гаскәрләре Орел һәм Белгородтан һөҗүм ясап, Курскидан көнчыгыштарак бергә кушылырга һәм безнең гаскәрләрне уратып алырга тиеш була.Совет командованиесе дошманның мәкерле планнарын тиз ачыклый. Шуңа Курск дугасы янында ныклы оборона оештырыла, ул дошманның теләсә нинди һөҗүменә дә чыдарлык һәм каршы һөҗүм өчен шартлар тудырырлык хәлдә була.


Совет армиясенең хәрби разведкасы фашистларның 5 июль таңында һөҗүмгә күтәреләчәге турында белешмә ала. Безнең полководецлар дошманның һөҗүменә юл куймаска карар итә. 2 сәгать 30 минутта Үзәк фронт командующие генерал Рокоссовский немецлар позицияләренә ут ачарга боерык бирә. Меңнәрчә орудиеләр һәм реактив минометлар утыннан төнге күк йөзе яп-якты була. Һөҗүм утыз минут дәвам итә. Гитлер гаскәрләре моны көтмәгән була. Дошман зур югалту кичерә. Немец солдатлары һәм офицерлары төшенкелеккә бирелә. “Хәлиткеч” һөҗүм планының ачылуы, урысларның аны кире кагарга әзер торуы ачыклана.
Гитлерчылар мондый хәл-шартларда ничек эш итәчәк? Һөҗүмне башлаячаклармы, юкмы? Фашистлар үз гаскәрләрен сәгать ярым-ике сәгатькә соңлап һөҗүмгә кузгата. Аларның составында сайлап алынган частьлар була. Гаскәрләрнең исемнәре генә дә күп нәрсә турында сөйли: “Адольф Гитлер”, “Рейх”, “Үле баш” СС танк дивизияләре, “Бөек Германия” мотоциклчылар дивизиясе. Алдан “тигр”лар һәм “фердинанд”лар бара, алар артыннан “пантера”лар, башка танклар һәм үзйөрешле орудиеләр килә.
Дошман Курск дугасындагы операциягә барлыгы 50 дивизия, шул исәптән 16 танк һәм мотоциклчылар дивизиясе туплый. Дошман гаскәренең гомум саны 900 меңгә якын солдат һәм офицер, 10 мең орудие һәм миномет, 2700 танк һәм 2 меңнән артык самолет тәшкил итә. Шушы көч Курск дугасында совет гаскәрләренә каршы юнәлтелә.
Дошман гаскәрләре совет частьлары позицияләренә берничә көн буе котырынып һөҗүм итә. Әмма аларның төп һөҗүме аеруча ныгытылган участокларга туры килә. Очучылар ярдәмендә безнең пехотачылар, танкистлар, артиллеристлар үз позицияләрен батырларча саклый, югары чыдамлылык һәм сугышчан осталык күрсәтә.
Орел һәм Белгород ягыннан һөҗүм ясап, немецлар аерым урыннарда безнең оборонага 10-15 чакрымга үтеп керә, әмма арытаба үтә алмый.
1943 елның 12 июлендә бүген бөтен дөньяга киң билгеле, зур булмаган Прохоровка станциясе янында Курск белән Белгород арасында танкларның Икенче Бөтендөнья сугышындагы иң эре алышы була, анда ике яктан 1200 танк һәм үзйөрешле орудие катнаша. Бу чын тәмуг, мәхшәр була. Танклар танкларга каршы сугыша. Сугышчан машиналарын югалткан танкистлар кул сугышына ташлана.
“Көн уртасында кояш тотылган кебек булды. Ул тузан болытлары артына яшеренде. Танклар һәм пушкалар атуыннан җир ярылды, моторлар гүләде, тәгәрмәч чылбырлары чыңлады. Алыш караңгы төшү белән генә тынды”, — дип язды бронетанк гаскәрләре маршалы Михаил Катуков.
Рәсми мәгълүматлар буенча, гитлерчылар көрәшнең беренче көнендә 400гә кадәр танк һәм 10 меңнән күбрәк солдатын һәм офицерын югалта. Совет гаскәрләре дә шактый зур югалту кичерә.
13 июльдә сугыш дәвам итә. Ләкин дошман уңышка ирешә алмый һәм оборонага күчәргә мәҗбүр була. Тиздән безнең гаскәрләр һөҗүме нәтиҗәсендә ул чигенә башлый. Дошманның каршы торуын җиңә барып, Совет Армиясе күп сәгатьлек алышлардан соң, 5 августта Орел һәм Белгород шәһәрләрен азат итә. “Цитадель” операциясе тулысынча тар-мар ителә.
Курск дугасындагы сугышта Башкортстаннан меңнәрчә яугир катнаша. Дошман танклары һөҗүмен кайтаруда якташларыбыз арасыннан Мансур Абдуллинның, Мәхмүт Хәбировның, Закир Әсфәндияров һәм башкаларның орудие расчетлары аеруча батырлык күрсәтә. М. Хәбировның сугышчан расчеты оборона сугышларының тәүге өч көнендә генә дә дошманның 12 танкын, шул исәптән данлыклы 5 “тигр”ны юк итә. Кече сержант Нурмөхәммәтов аеруча оста һәм кыю көрәшә. Биш көн эчендә танкка каршы мылтыгы белән ул фашистларның 11 танкын сафтан чыгара. Бронебойщик Мөхтәр Әмиров бер көн эчендә дошманның алты машинасын яндыра. Алар барысы да югары сугышчан бүләкләр белән бүләкләнә, орудие расчеты командиры Мансур Абдуллинга Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә.
Курск дугасында артиллеристлар тиңдәшсез батырлык, каһарманлык һәм чыдамлылык күрсәтә. Данлыклы маршал К. К. Рокоссовский сугыштан соң болай дип яза: “Дошманның бронялы явы артиллеристларның чыдамлылыгына каршы тора алмады. Алар, каһарман артиллеристлар, мактаулы “тигр”ларны һәм “фердинанд”ларны янган металл өеменә әверелдерде”.
Дошман танкларының һөҗүмен кире кагып, меңнәрчә артиллеристлар үзләрен аямыйча, соңгы сулышка кадәр алыша. Орудие расчеты командиры якташыбыз, Зилаер совхозының элекке тракторчысы Иван Пименовның тиңдәшсез батырлыгы моның ачык мисалы. Сугыш барышында аның орудие расчеты сафтан чыгарыла. Ул үзе өч тапкыр яралана, әмма көрәшне дәвам итә һәм берничә танкны яндыра. Снарядлар бетә, ә дошман танклары өскә килүен дәвам итә. Шул чакта канга баткан артиллерист кулына гранаталар бәйләмен ала, ләкин аларны ыргытырга хәле калмаган була. Гранаталарны күкрәгенә кысып, ут чәчеп килгән машина янына шуышып барып җитә һәм тәгәрмәчләр астына ята. Шулай итеп, ул үз гомерен биреп, дошманны туктата. Иван Тимофеевич Пименовка һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Уфа шәһәрендә туып-үскән очучы-штурмовик Александр Кобелев, Әлшәй районы егете укчы Игорь Копейкин, укчылар батальоны командиры Федоровка районыннан Федор Елисеев та Курск дугасындагы сугышларда күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булалар.
Курск янындагы алышта дошманның стратегик өстенлекне кайтару һәм Сталинград өчен үч алуга соңгы тырышлыгы юкка чыгарыла.
Сугыш елларындагы каһарманлык елъязмасындагы бер әһәмиятле фактны искә алып үтәргә кирәк. 1943 елның 5 августында Орел һәм Белгородны азат итү хөрмәтенә Мәскәүдә беренче тапкыр артиллерия салюты яңгырый. Башкаланың төнге күк йөзе төрле утларга күмелә. 120 орудиедән залп яңгырый. Шул вакыттан алып Совет Армиясенең җиңүләре хөрмәтенә Мәскәү салютлары матур традициягә әверелә.


Читайте нас: