+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 август 2008, 03:00

Гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез охшаш

Июль ахырында Кыргызстанның башкаласы Бишкәктә “туган тел” татар һәм башкорт мәдәни үзәгенең 20 еллыгына багышланган юбилей чаралары үтте. Чарада республикадан Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Сәгыйтов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Үткән гасырның 80нче еллары ахырында Кыргызстан башкаласында яшәүче татар һәм башкорт интеллигенциясе вәкилләре бергә тупланып, “Туган тел” милли-мәдәни үзәге оештыра. Үз туган җиреннән читтә яшәүче ике тугандаш халык милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, җыр-моңнарны, телне югалтмау, аны киләчәк буынга тапшыру максатында, әлбәттә, бик саваплы эш башкара. Кыргызстанда ул чорда яшәүче 70 меңгә якын татар һәм башкортны бер урынга туплауда Харрис Торна, Энгель Сафин, Илдар Сәмигуллин кебек үз милләте өчен янучы ир-егетләр күп көч сала, алар тәүгеләрдән булып кыргыз халкын Башкортстан, Татарстан республикаларының тарихы, мәдәнияте һәм әдәбияты белән таныштыра.


Кыргызстанда 80нән артык милләт һәм этник төркем яши. Башкортлар күп түгел, ике меңнән артык кына. Әмма алар күпсанлы башка милләтләр арасында югалып калмаган, кыргыз, татар һәм башка милләт вәкилләре белән берлектә тату гомер итә. Хәтта үзара кода-кодагый да булалар.
Башкортстан белән Кыргызстан арасында күптән инде мәдәни бәйләнеш булдырылган.
“Туган тел” милли-мәдәни үзәге янында якшәмбе мәктәбе эшли, анда туган тел укытыла, дөрес, әлегә татар теле генә өйрәнелә. Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Үлмәсколова әйтүенчә, башкорт телен яхшы белүче укытучылар юк, әмма ул киләчәктә бу проблеманы уңай хәл итәрбез, дип ышандырды.
Шулай ук А. Нуртдинов җитәкчелек иткән аксакаллар коры уңышлы эшли, хатын-кызлар советын исә Н. Харрасова җитәкли. Бу ике оешма инвалидларга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә төрле четерекле мәсьәләләрне хәл итүдә булыша. Ә табиб Л. Сәйдәшева милләттәшләренә һәрчак медицина ярдәме күрсәтергә әзер.
Милли-мәдәни үзәк янында оештырылган “Яшьлек” һәм “Туган тел” үзешчән сәнгать коллективлары кыргызлар арасында да абруй яулаган. Республикада, өлкәдә һәм шәһәрдә үткәрелүче бер генә бәйрәм чарасы да аларсыз үтми.
Кыргызстанда яшәүче татар һәм башкорт халкы 2002 елдан алып туган телдә дәүләт радиосы һәм телевидениесе аша милли-мәдәни үзәк тарафыннан әзерләнгән 20шәр минутлык тапшырулар тыңлау һәм карау мөмкинлегеннән файдалана. Милләттәшләребез Башкортстанда, Татарстанда һәм башка илләрдә яшәүче ватандашларыбызның язмышы, тормышы белән “Туган тел” гәзите аша таныша ала.
Кыргызстанда урта белем алып, арытаба югары белем алырга теләүче татар һәм башкорт балаларына тарихи илләрендә уку мөмкинлеге тудырылган. Былтыр, мәсәлән, Башкортстанның югары уку йортларына алты кеше укырга кергән. Аларның өчесе — Уфа дәүләт нефть техник, берсе — Башкортстан дәүләт, икесе Уфа дәүләт авиация техник университетларында белем ала. Ә Бишкәк шәһәрендәге “Манас” халыкара кыргыз-төрек университетында безнең республикадан биш студент укый.
“Туган тел” татар һәм башкорт милли-мәдәни үзәге менә 20 ел инде — сабантуйлар, мөселманнарның барлык дини бәйрәмнәрен оештыра. Мондый чараларга милләттәшләребез зур теләк белән йөри. Шулай ук язучылар һәм шагыйрьләр Мостай Кәримнең, Мәҗит Гафуринең, Шәехзадә Бабичның һәм башкаларның иҗатына, тормышына багышланган иҗади кичәләр оештырылган. Узган елда Башкортстанның үз теләге белән Русия дәүләтенә керүенең 450 еллыгына багышланган юбилей чаралары да оешканлык белән һәм файдалы үткән.
— Кыргызстанда яшәүче башкорт, татарлар үзара бик тату яши. Кайгыны да, куанычны да бергә кичерәбез. Милли җыр-биюләрне, аеруча курай моңын сагынабыз, — ди Гөлсинә Үлмәсколова. — Ике республика хөкүмәтенә дә рәхмәтебез зур, аларның ярдәмен тоеп яшибез.
Бишкәк шәһәрендәге “Туган тел” татар һәм башкорт милли-мәдәни үзәгенең олы юбилеена шәһәр татарлары һәм башкортлары бик ихлас җыелды. 850 кешегә исәпләнгән Кыргыз дәүләт драма театры бинасы шыгрым тулды, урыннар җитмәгәч, басып караучылар да бихисап иде.
Әйе, кунакчыл һәм гади кыргызлар җирендә яшәүче милләттәшләребезнең милли җыр-биюгә, моңга сусаганын, аларда милли үзаңның югалмавын күреп куаныч кичердек. Бәйрәмгә килүчеләр Башкортстаннан килгән делегацияне зур алкышлар белән каршылады. Салават Сәгыйтов Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимовның котлау сәламен укып ишеттерде, үзәк җитәкчелегенә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Чыгышы соңында ул милли-мәдәни үзәккә уңышлар теләде һәм “Урал” җырын башкарды.
Кыргызстан Республикасының мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Тамара Абозова, “Туган тел” татар һәм башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчелегенә бәйрәмгә чакырганнары өчен олы рәхмәт белдереп, болай диде: “Кыргыз, татар һәм башкорт халыклары гасырлар буена дус һәм тату яши. Безнең телебез дә якын, мәдәниятебез дә охшаш, гореф-гадәтләребез дә уртак. Киләчәктә дә бу уңай сыйфатлар югалмасын, дуслык җепләре ныгысын”. Кыргызстан Республикасының Чит ил эшләре министрлыгы хезмәткәре Абдүлбәк Бакыев та башкорт һәм татар халыкларының тырыш, уңган һәм эшсөяр булуын әйтеп үтте. “Башкортстанда булганым юк, әмма сезнең республиканы барып күрү теләге зур”, — диде һәм Башкортстан халкына җылы сәламнәрен тапшырды. Кыргызстан халыклары ассамблеясе рәисе Тологон Рахманов башкорт, татар һәм кыргыз халыкларының бердәм һәм тату булуларын билгеләде.
Бәйрәм вакытында котлау сүзләре бик күп булды. Русия Федерациясенең Кыргызстандагы илчесе урынбасары Семен Посохин да милләттәшләребез хакында тик җылы сүзләр җиткерде, киләчәктә дә тыныч тормышта һәм бердәмлектә яшәвебезне теләде.
Бәйрәмгә җыелган халык Башкортстаннан килгән җырчылар Сәйдә Ильясова һәм Илмир Әбүбәкеровның, яшь курайчы Илшат Ишморатовның, биючеләр Юлия Габитова белән Рафаэль Сәгыйтовның чыгышын яратып карады, сәхнәгә кат-кат чакырды. Күпләргә, шулай ук, кыргыз егетенең башкорт һәм татар телендә җырлавы, туган моңнарыбызга сусаган өлкән яшьтәге абзый-апаларның җырчыларга кушылуы, биюе бәйрәмгә ямь өстәде.
Икенче көнне шәһәрнең ял һәм мәдәният паркында үткән сабантуйга да халык күп җыелган иде. Барысы да төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында катнашты. Көрәш батырын күрергә теләүчеләр милли тәм-томнан авыз иткәннән соң көрәш яланына җыелды. Аллага шөкер, милли көрәш Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез арасында онытылмаган, киресенчә, ел саен үсә бара, яшьләр дә бу ярыш төрендә зур теләк белән катнаша.
Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез ерак Башкортстаннан, Татарстаннан килгән кадерле кунакларны бик җылы кабул итте, тагын килүебезне сорады. Илләр, халыклар арасында тынычлык булса, бу бәйрәм дә соңгысы булмас әле.
Читайте нас: