+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2008, 03:00

Башкортстан Осетия халкы белән

Башкортстан Президенты М. Г. Рәхимовның кушуы буенча республика Хөкүмәте Грузия-Көньяк Осетия бәрелешендә зыян күргән Көньяк Осетия халкына гуманитар ярдәм җыюны оештырды. “Башкортстан мондый хәлләрдә беркайчан да читтә калмады һәм бәлагә тарыган кешеләргә һәрвакытта да ярдәм итте. Без Грузиянең кораллы һөҗүменнән зыян күргән Көньяк Осетия халкына ярдәм итәргә, гуманитар һәлакәтнең арытаба көчәюенә юл куймаска тиешбез. Барлык оештыру чараларын кыска вакыт эчендә үткәрергә һәм Көньяк Осетиягә гуманитар ярдәм белән Башкортстан колоннасын җибәрергә кирәк”, — диде М. Г. Рәхимов.


Бу төбәк халкына гуманитар ярдәм күрсәтү максатында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте боерыгы чыгарылды. Аңа ярашлы рәвештә, Уфада туклану продуктлары һәм башка тәүге кирәк-ярак әйберләр җыю оештырылды. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, инвестиция һәм инновация сәясәте министры Ю. Л. Пустовгаров җитәкчелегендә республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, шулай ук янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе оештыру чаралары белән шөгыльләнә. Бөтен гуманитар йөк Уфа шәһәренең Бикбай урамы, 11нче йорт адресы буенча махсуслаштырылган янгын сүндерү частена җыелачак.
Республика ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре ярдәм итү турында чакыруга беренчеләрдән булып җавап бирде. Аерым алганда, Уфа нефть эшкәртү заводы Көньяк Осетиягә 120 тонна дизель ягулыгы җибәрә. Бу ягулык Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Русия Кызыл Хачы, медицина хезмәтләре автотранспортын ягулык белән тәэмин итү өчен файдаланылачак. Стәрлетамактан “Сода” җәмгыяте 256 тонна шифер бүлә. Төбәккә шулай ук республика электротехника предприятиеләреннән кабель продукциясе озатылачак. Төзелеш материаллары җимерелгән йортларны һәм корылмаларны тергезү өчен файдаланылачак.
Моннан тыш, осетин балалары һәм өлкәннәр Башкортстаннан шешәгә салынган су, ярмалар, көнбагыш мае һәм акмай, шикәр, куертылган һәм киптерелгән сөт, он, консервалар һәм башка туклану продуктлары алачак. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы фаҗигаләрдән саклану медицина үзәгеннән дарулар җибәрәчәк.
Явыз һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә шулай ук балалар әйберләре, шәхси гигиена, ашау-эчү һәм йоклау әйберләре, дарулар һәм башкалар кирәк.
Колонна якын көннәрдә оештырылачак һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе 14 августта — пәнҗешәмбе көнне иртән гуманитар ярдәм белән йөкләрне Көньяк Осетиягә җибәрәчәк. Бара торган юл 2100 чакрым тәшкил итә, 44 сәгатькә якын юлда булырга туры киләчәк.
Моннан тыш, Башкортстан Финанс министрлыгы Көньяк Осетия халкына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча халыктан һәм физик берәмлекләрдән акча җыю өчен махсус исәп ачты.

БР Президентының матбугат хезмәте.

Читайте нас: