+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август 2008, 03:00

Фотоларда тарих тупланган

Бөек Ватан сугышыннан кайткач, туган авылымда урта мәктәп директоры булып эш-ләдем. Шул чорда белем алган укучылар белән бүген дә элем-тәдәбез. Күптән түгел шул елларда укыган Рима Кинзинадан күләмле хат алдым. Ул күптән лаеклы ялда инде, фамилиясе дә Гайнуллина. Әмма минем өчен ул һаман да укучым Кинзина. Истәлекләре белән бергә ул гаиләсе архивында сакланган фоторәсемнәр дә җибәргән. Шуларның берсе мине яшьлегемә алып кайтты, шул чордагы кайбер вакыйгаларны күз алдыма китерде.


Бу фотода Чакмагыш районының Үрнәк авылы мәктәбендә 1940 елда эшләгән укытучылар. Еллар үтте. Гомер елгасы ага да ага. Әнисенең итәгендә утыручы кечкенә Римадан башкалар инде дөнья куйган. Әмма аларның белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә күрсәткән изгелекләре шәкертләре күңелендә озак еллар буе саклана.
1931 ел. Мәҗбүри башлангыч белем бирү турында законны гамәлгә ашыру йөзеннән мәктәп яшендәге барлык балаларны да укуга җәлеп итү бурычы куелды. Ике генә бүлмәле мәктәп өч мәчетле зур авыл өчен бик бәләкәй иде, әлбәттә. Авылның көньяк мәчете янында халык телендә “избач” дип йөртелгән йорт бар иде. Аның кечкенә бүлмәсендә китапханә урнашкан, ә чагыштырмача зур залында сәхнәсе дә бар. Кичләрен анда яшьләр җыелып күңел ача. Ул вакытта авылга электр үткәрелмәгән иде әле. Электр тогы бирүче кечкенә мотор урамда тыкылдый башласа, күчмә кино килгән, дип, яше-карты телсез фильм карарга җыела. Артистлар килгәндә утыру түгел, басып торырга да урын җитми. Менә шул бинаны көндез балалар укыту өчен файдаланырга булдылар.
Беренче уку елы. 8дән 18 яшькәчә кырыктан артык баланы бергә җыйдылар. Алты гына яшь-тә булсам да, мин дә дусларымнан калмадым. Әлбәттә, мине исемлеккә кертмәделәр. Шулай да һәр көн укырга йөрим.
Дәресләрне Гадел абый алып барды. Соңыннан гына аның тулы исем-фамилиясе Гаделгәрәй Терегулов булганын белдем. Укытучыбыз яшь кенә, уртача буйлы. Буйчанрак шаян малайлар аны бик тыңлап та бармый. Алар белән эшләү яшь укытучыга җиңел булмагандыр. Дәрестә җавап бирә алмаган иптәшләремә бел-мәгәннәрен әйтә идем. Бервакыт укытучы мине беләгемнән тотып, класстан чыгарып җибәрергә маташты. Кая ул?! Озын буйлы, көче ташып торучы егетләр укытучы белән минем арага кереп, “Тотынма ятим балага!” дип яклады.
Бер дәрестә арабыздагы иң зур гәүдәле малай тактага Б хәрефен яза алмый торды.
— Әй, бәләкәч, язып күрсәт әле үзенә, — дип укытучы миңа эндәшмәсенме?! Мине санга сугуы шулдыр, дип сөенеп такта янына йөгереп чыктым да “Бала” дип язып та куйдым. Шуннан соң “сыйныфташларым” мине үз итә башлады.
Безнең гаилә фәкыйрьлектә яшәде. Кышын өскә-аякка кияргә юк. Ярый әле мәктәп якын, күршедә генә диярлек. Яланаяк кар өстеннән йөгереп барам. Керү белән иптәшләрем миңа мич яныннан урын бирә.
Беренче уку елы тәмамланганда күп кенә укучылар икенче сыйныфка күчерелмәде. Ә мине исә, программа материалын тулысынча үзләштергән бала буларак укучылар исемлегенә керттеләр.
Шул чордан соң беренче укытучым Гаделгәрәй Терегуловның үзен түгел, фотосын да күргәнем булмады. Менә әле Рима Кинзина җибәргән фотога карап утырам. Гаделгәрәй Терегулов беренче рәттә утыра. Алар фотога май аенда төшкәндә мин Кушнаренкода булганмын. Сентябрьдә мин Үрнәккә кайтып укыта башлаганда ул авылдан киткән иде инде.
***
Без өченче сыйныфка күчкәндә “избач” дигән мәктәбебезгә ике сменада сыймый идек. Яңа бина кирәк булды.
Безнең төбәктә иң бай кеше булып Мөхәммәтсафа Мостафин исәпләнә иде. “Үрнәк авылы тарихы” дигән китапның 92нче битендә аның мөлкәте тасвирлана. Хуҗалыгында 9 ат, 16 сыер малы, 74 сарык-кәҗә һәм 98 дисәтинә җире, тегермәне булган. Сәүдәгәр буларак, кибет тоткан. Умарта кортлары булып, алардан күпләп бал суырткан. Хуҗалыктагы эшләрне башкару өчен 15 хезмәтче яллаган. Коллективлаштыру барышында аның милкен колхозга тартып алып, үзен сөргенгә озатканнар. Алардан калган йортны мәктәп ясадылар. Без шунда укый башладык. Яңа мәктәпкә күрше Аблай авылыннан яңа укытучы китерделәр. Фотода ул арткы рәттә уртада басып тора. Чибәрлеге белән Мәрьям апа барчабызны үзенә гашыйк итте. Аның шомырттай кара күзләре, кыйгач кара кашлары, тасмалап үргән чәч толымнары, аннан да бигрәк үзенә игътибарны тартып торган мөлаем елмаюы укучыларны хәйран калдырды. Дәрес барышында үз итеп башымнан сыйпап киткәндә бөтен кайгылар онытыла.
Мәрьям Сафарова Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлап килгән Мансур Шәй-мөхәммәтовка кияүгә чыкты. Мансур Нурмөхәммәт улы безне 5-7нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан укытты.
***
Фоторәсемнең икенче рәтендә уңнан икенче булып Гыйлемҗан Батыев утыра. Моңа кадәр миндә аның фотосы юк иде. Ә бит тормышымда аның йогынтысы бәһаләп бетергесез зур булды.
Совет-фин сугышы тәмамлангач, фашистик Германия илебезгә һөжүм итүгә әзерлеген кискен көчәйтте. Безнең хөкүмәт тә оборонаны ныгыту чаралары күрергә мәҗбүр булды. 1940 елда студентларга стипендия бирү туктатылды. Шул стипендия исәбенә генә диярлек яшәгән студентлар читтән торып укуга күчеп, өйләренә таралышты. Алар арасында мин дә бар идем.
Өйгә кайтып, иртә белән дәреслекләр укып арыгач, тугайга уйнарга чыгам. Мәктәптән кайткан укучылар белән шар сугабыз.
— Зәки, кайт әле тиз генә! — дигән әнием тавышын ишетәм. Кайтып керсәм, мәктәп директоры Гыйлемҗан Батыев минем өстәлдә калдырган язмаларымны карап утыра.
— Читтән торып соңгы курста укыйсың икән, — дип башлады пәһлеван гәүдәле директор. — Сиңа педагогик практика үтәргә кирәк бит. Әле бездә андый мөмкинлек бар. Ун көн укыткач, практика үтте, дип танытма бирербез. Иртәгә мәктәпкә кил, — дип китеп тә барды.
Әниемнең бер энесе иске ботинкасын бирде. Икенчесе алган ике метр бумазидан әнием төн эчендә кулдан гына чалбар тегеп кидерде.
Иртән мәктәпнең укытучылар бүлмәсендә: “Менә безнең яңа укытучы, таныш булыгыз”, дип, директор мине коллектив белән таныштырды. Ир-егетләрне фронтка алу сәбәпле, укытучылар җитешми. Өлкән пионервожатый Наҗия Әюповага беренче сменада — икенче, төштән соң өченче сыйныфларда дәрес уздыруны йөкләткән булганнар. Директор икенче сыйныфны миңа бирергә кушты. Наҗия Фәррах кызы зур канәгатьлек белән миңа эш планнарын, дәреслекләр бирде, укучыларга өйгә нинди эш бирелгәнен һәм нинди темаларга барып җиткәнен аңлатты. Өйгә кайтып, алдагы көнгә дәрескә әзерләнә башладым. Кушнаренко педагогия училищесында укыганда районның Әхмәт мәктәбендә дәрес биргәнем бар иде. Шулай да төн буе йоклый алмыйча, дәресләрдә әйтәсе һәр сүземә кадәр язып, конспектлар төзедем.
Иртә белән тагын мәктәптәмен. Коридор буйлап бар да, сулга борылгач, сезнең сыйныф булыр, диделәр. Кыңгырау шалтырагач, сыйныф бүлмәсенә барып кердем. Парталар өстеннән бер-берсен куышучы укучылар минем каршыга килеп төште. Әгәр тайпылмасам, килеп бәрелүләре дә ихтимал иде.
— Зәки, син нишләп йөрисең? Тизрәк чыгып кит, апа килсә, ачуланыр, — дип әйтеп салмасыннармы?! Авылдашлар бит. Бер-беребезне беләбез. Бер сүз дә әйтми чыгып киттем.
Укытучылар бүлмәсендә нәрсәдер язып утыручы мәктәп директоры мине күреп, гаҗәпләнеп:
— Нигә син дәрестә түгел? — дип сорады.
— Әлегә укытмыйм, язга таба практика узармын әле, — дидем.
— Әйдә әле, — дип кулымнан җитәкләп, директор мине коридор буйлап җилтерәтеп алып китте. Ул баһадир янында мин кечкенә малай. Аның бер адымын миңа өч атларга туры килә.
Сыйныф бүлмәсенә барып керүебез булды, тынлык урнашты. Тик тузан баганасы гына тәнәфес вакытында монда ниләр булганы турында сөйли.
— Менә сезгә яңа укытучы. Яхшы укысагыз, сез дә аның кебек укытучы булырсыз, — диде дә директор мине 42 укучы янында калдырып, чыгып китте.
План буенча дәрес алып барам. Алдан уйлаган сүзләрем бетте. Каушап хафалана башлавымны сизептер, ахры, укучылар бер-берсенә караша, елмаеша башлады. Нәкъ шулчак кыңгырау тавышы мине коткарды.
Менә шулай укыта башладым. Дәрес артыннан дәрес. Ун көн узганын сизми дә калдым. Ай үтте. Беренче хезмәт хакы алып кайтып, гаиләне сөендердем. Әмма практикаң бетте диюче юк. Мин дә ул турыда сүз башламыйм. Эшләвемне дәвам итәм. Хәрефләрне белә торып та иҗекләп укырга өйрәнә алмаганнар икенче, хәтта өченче елга да калдырылган булганнар. Алар белән өстәмә махсус күнекмәләр уздырып, укырга өйрәттем. Ул балалар чиксез сөенде, канатланып йөрде. Минем күңелдә исә киләчәккә өмет чаткылары кабынды. Нәтиҗәдә сыйныфтагы укучылар барысы да өченче сыйныфка күчерелде. Ата-аналары да рәхмәт сүзләрен яудырды.
Язын Кушнаренкога барып имтиханнар тапшырып, диплом алып кайттым. Мәктәп директоры: “Сине даими эшкә алу турында район мәгариф бүлеге былтыр ук приказ язган иде”, дип белдерде. Укытучылар җитмәгәч, педагогик уку йортларының соңгы курсларын ташлап киткәннәрне эзләп табып, укыту эшенә җәлеп итәргә Мәгариф министрлыгы күрсәтмә биргән булган икән. Теге чакта безнең өйгә килгәндә үк Батыев кулында приказ булган. Тик мине, яланаяклы малайны күргәч, укыта алмас бу, дип уйлаган да, практика үтәрсең, дию белән генә чикләнгән икән.
Шулай замана мине 15 яшемдә укытучы итте.
Гражданнар сугышында сәяси комиссар булып дан казанган, аннан кайткач Тайняш авыл Советы рәисе булып сайланган Гыйлемҗан Батыев өлкә партия мәктәбендә белем алган. Аннары Рәҗәп, соңыннан Ярмәкәй волостьлары партия комитетларына җитәкчелек иткән. Соңрак Гыйлемҗан Гыйлемхан улы Батыев Бакалыга прокурор итеп тәгаенләнгән.
Башкортстан Республикасының иҗтимагый оешмалар архивында сакланган материаллар белән кызыксындым. Яраткан беренче директорым бит. Аңа Бакалыда хулиганнар һөҗүм иткән. Үзен саклау максатында корал кулланырга мәҗбүр булган. Шул аянычлы очрактан соң Гыйлемҗан Батыев Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына китә. Чакмагышка кайтып, район Советында эшли. Заманына күрә ярыйсы гына матди база булдырып, безнең авылда 1940 елда урта мәктәп ачуга ирешә. Ул искитмәле оратор булды. Авыл клубында бернинди кәгазьгә карамыйча сәгатьләр буе чыгыш ясый иде.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ул фронтка китте. Мәскәү оборонасы дип аталган утлы өермәдә гомере өзелде. Ләкин аның турында истәлек безнең күңелдә һаман саклана.
***
Фоторәсемдә өченче рәттә сулдан икенче булып басып төшкән Хәмдия Сөләйманова ул елларда Үрнәк мәктәбендә укыту-тәрбия бүлеге мөдире булып, директорның уң кулы иде. Ул Бөре педагогия техникумын тәмамлап килгән, борчадай җитез, үткен телле, гадел, таләпчән оештыручы һәм педагог иде.
Минем дәресләргә ул бик еш кереп, үтә эчтәлекле анализ ясады. Син бер генә төрле тон белән сөйлисең, дип “монотонлыгыңнан ваз кич” дигән таләп куйды. Дәрестә артист булырга кирәк. Фикереңнең мәгънәсенә туры китереп, тавышыңны берчә югары, кирәк урында түбәнәйтеп сөйлә. Эчке тойгыларыңны белгертүче мимика, кул, күз, каш, бит хәрәкәте дә укучыларны үзеңә һәм сөйләгән фикерләреңә җәлеп итәргә тиеш, дигән сүзләре гомерем буе күңелемнән китмәде. Укытканда гына түгел, хәтта фронтта һәм аннан соң армия сафында политрук буларак тәрбияви эш алып барганда, соңрак җитәкчелек эшендә дә аның бу киңәшләре миңа ярдәм итте.
Сугыш елларында Хәмдия Карам кызын МТСның сәяси бүлегенә үрләткәннәр. Аннары райсовет рәисе урынбасары вазыйфасына сайлаганнар. Берничә ел район мәгариф бүлегенә җитәкчелек иткән. Мин районга кайткан елда ул район үзәгендәге урта мәктәп директоры Зәбир Биктимеровка кияүгә чыгып, укытучы эшенә күчкән иде.
***
Фоторәсемдә икенче рәттә, мәктәп директорының уң ягында өлкән яшьтәге укытучы Гыйлемҗан Ахунов утыра. Аның кызы Халидә белән 5-7нче сыйныфларда бергә укыдык, әле дә хәбәрләшеп торабыз.
Гыйлемҗан Ахунов — авыл балаларына белем бирү өчен 1910 елда мәктәп ачтыруга ирешкән шәхес. Мәктәпнең беренче укытучысы да булган. Революцион үзгәреш елларында авырлыклар да кичергән. Сәнәкчеләр фетнәсе чорында аны авылның астын-өскә китереп эзләгәннәр. Тик ул Уфада булып, очраклы рәвештә исән калган. Коллективлаштыру чорында аның менә дигән йортын сүтеп алып, мәктәп бинасы итеп күчереп салалар. Хәтере калса да белдерми. Шул ук мәктәптә укытуын дәвам итә. Хезмәт юлын тулысынча бары тик башлангыч сыйныфларда укытуга багышлады. Сугыш алды елларында аның белән бергә эшләдек. Аның укыту алымнарын үземә үрнәк итеп алдым. Сугыштан соң мәктәпкә директор булып кайткач та аның үзе һәм укытучы кызлары белән бергә эшләдек. Педагогик хезмәтенә 40 ел тулган елда аны Ленин ордены белән бүләкләделәр. Ә атказанган укытучы дигән мактаулы исем аңа кадәр үк бирелгән иде.
Аның кызларының берсе — укытучы Нәсимә бу фоторәсемдә өченче рәттә уңнан икенче булып төшкән.
***
Гыйлемҗан Ахунов янында фотода укытучы Әхмәт Шәрипов утыра. Мин элек укытучыларны бик җитди, үтә җаваплы кешеләр, дип уйлый идем. Бер коллективта эшли башлагач, аларның да ял минутларында шаярып күңел ачуларына таң калдым. Бер тәнәфестә, башкаларны көлдерү өчендер инде, шаянлык йөзеннән Әхмәт агабыз башына транспортир кигән. Атка камыт кидерәләр, сезгә ошыймы, дип барыбызны да көлдерде. Тик дәрескә барырга кыңгырау шалтырагач, ул транспортирдан башын чыгара алмый җәфаланды. Муенга транспортир кигән килеш дәрескә барып булмый бит. Барыбыз да аны сырып алдык та, көч-хәл белән башын “әсирлектән” коткардык һәм дәрескә йөгердек. Шуннан соң аңа “транспортир камыт” дигән кушамат гомерлеккә ябышты.
***
Мәктәп директорыннан сулда Солтан Кинзин утыра. Аның алдында хатыны Маһира кечкенә кызы Рима белән. Бик якын күргән укытучыларым һәм хезмәттәшләрем булсалар да, аларның фоторәсемнәре дә моңача миндә юк иде.
Солтан Садретдин улы Казанда финанс-икътисад техникумы тәмамлаган. Бөтен хезмәт юлын мәктәпләрдә математика укытуга багышлаган. Үрнәккә урта мәктәп ачылган чорда килеп йорт салдылар һәм шушы авылда төпләнделәр.
Маһира һәм Солтан Кинзиннар бик кунакчыл иде. Алар хезмәтнең һәр төрен игътибар һәм зур теләк белән башкарды. Мәктәп артындагы куакларны төпләп, ихаталап, алмагач, чия, карлыган, крыжовник, кура җиләге утыртуга, түтәлләрдә кишер, кәбестә, чөгендер, помидор, кыяр үстерүгә укытучыларны һәм укучыларны да җәлеп иттеләр. Укучылар шунда хезмәт тәрбиясе алды һәм үстергән ризыкларны үзләре дә тәмләп ашады. Хезмәт нәтиҗәсе күчтәнәче, дип ата-аналарына да биреп җибәрә идек.
Әнисе итәгендә утырган Рима әтисенең гомерен вакытыннан алда өзгән чиргә каршы көрәшергә сүз биргән. Медицина институтын тәмамлап, хезмәт юлын сәламәтлек саклауга багышлады.
***
Моннан 68 ел элек төшерелгән фото күңелемдәге шундый хатирәләрне яңартты. Моңа охшаш фоторәсемнәр һәр гаиләдә бардыр, дип уйлыйм. Алар альбомнарда лаеклы урын алган. Соңгы чорда ул фотоларны компьютерларга да урнаштыра башладылар. Искергән фотоларыгызны ташламагыз диясем килә. Аларда тарихыбыз тупланган.
Читайте нас: